Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Ижауның микрорайоннары үсә
1.02.2018

Ижауның микрорайоннары үсә

Удмуртиядә территорияләрне комплекслы үзләштерергә, төзелеш проектларын гамәлгә ашырырга Россия Төзелеш министрлыгы ярдәм итәчәк. Бу хакта 26 гыйнвар көнне Россиянең Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Никита Стасишин хәбәр итте.

Эшлекле сәфәр кысаларында ул Ижау шәһәренең Устинов районының 7нче һәм 8нче Көнчыгыш торак микрорайоныннарында төзелеш эшләре белән танышты. Ул Удмуртиянең Төзелеш, архитектура, торак-коммуналь хуҗалыгы һәм энергетика министры вазифаларын вакытлыча башкаручы Иван Ястреб белән федераль һәм республика бюджеты хисабына төзелгән яңа балалар бакчасында булды. Әлеге микрорайонда социаль инфраструктураны үс­терү максатыннан, 2017 елда республикага “Торак” федераль программасы буенча 220 урынга исәпләнгән заманча балалар бакчасы төзү өчен 129 млн. сум күләмендә субсидия юнәлдерелгән. Бүгенге көнгә бакча балаларны кабул итәргә тулаем әзер, бары тик территорияне төзекләндерү һәм яшелләндерү эшләре калып бара. Иван Ястреб хәбәр иткәнчә, җиден­че микрорайонда 2018-2019 елларда федераль программа кысаларында 1224 урынга исәпләнгән гомуми белем бирү мәктәбе дә төзү планлаштырыла. Әлеге проектны гамәлгә ашыру өчен Россиянең Төзелеш ми­нистрлыгына тиешле заявкалар җибәрелгән. Объект төзелешенең уртача бәясе 905 миллион сумга якын. Микрорайонның гомуми мәйданы 57 гектар тәшкил итә. Җиденче микрорайонда тагын 9-16 катлы 13 торак йорт, сигезенче микрорайонда 5-17 катлы 11 торак йорт төзү планлаштырыла. Кыскасы, барлыгы 315 мең квадрат метрга якын торак төзеләчәк. Биредә балалар бакчасы, мәктәпләр, сәламәтлек саклау оешмалары, кибетләр, ял итү һәм сәүдә-күңел ачу үзәге, православие чиркәве кебек социаль объектлар төзү каралган.

Алданган өлешчеләрнең проблемасы хәл ителә

Бу көнне Никита Стасишин төзелештә өлешләп катнашучылар өчен зур проблемалар тудырган Завьялово районының Хохряки бистәсендәге “Родниковый край” торак комплексында да булды. Әлеге комплекста йортларны төзү эше инде 2015 елда ук туктатылган. Төзүче оешма өлешләп төзүдә катнашучы 172 гаилә алдында үз йөкләмәләрен тулысынча башкармыйча юкка чыккан. Нәтиҗәдә, түбә астына кертелгән ике катлы ике йорт кулланылышка тапшырылмыйча кала. Төзүчегә карата бүгенге көндә җинаять эше кузгатылган. Алданган өлешчеләр берничә тапкыр пикетлар, протест акцияләре оештырганнар. Тикшерүчеләр төзүчене банкрот дип таный. “Бу объектны төзүче оешма банкрот дип танылуга, проблема федераль югарылыкта тикшерелеп, бирегә яңа төзүчене билгеләү турында карар кабул ителде. Әлеге карар Удмуртиянең Арбитраж суды тарафыннан да хупланды. Агымдагы елның март аенда узачак тагын бер суд утырышыннан соң, яңа төзүче оешма биредә тулаем төзү эшләрен башлаячак. Төзүче оешмадан йортларны ел азагына кадәр хуҗаларына тапшыруын сорыйбыз”, — диде Никита Стасишин. Хәзерге вакытта объектлар сак астында, электр белән тәэмин ителгән, төзү-монтаж эшләре бара. Иван Ястреб сүзләренә караганда, Ижау шәһәренең Петров урамында урнашкан шундый ук проблемалы объектны яңа төзүче оешмага бирү планы карала. 2017 елда Удмуртиядә 110 алданган өлешченең проблемасы хәл ителгән. Петров урамы 47а адресы буенча урнашкан йортның 2 секциясе төзелеп, хуҗаларына тапшырылган. Завьялово районының Каменное авылындагы “Зеленодолье” торак комплексында өлешләп төзүдә катнашкан 14 кешегә, төзүче үз йөкләмәләрен башкармау сәбәпле, иминият акчалары түләнгән.

Ләйсән Әхмәтова.