Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Ижауда үзәк мәйдан яңартылды
19.09.2019

Ижауда үзәк мәйдан яңартылды

Ижауда үзәк мәйданны — Удмуртия Хөкүмәте йортыннан ЦУМга кадәр ара — төзекләндерү эшләре төгәлләнде. Бу — республикада «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты кысаларында төзекләндерелгән иң зур объект.

17 сентябрьдә 100 меңгә якын кешене сыйдыра ала торган яңартылган мәйданны җәмәгатьчелеккә һәм журналистларга күрсәттеләр. Удмуртия Хөкүмәте Рәисе Ярослав Семенов: «Үзәк мәйданны төзекләндергән чакта, проектны үзгәртү хакында көн саен фикер алышулар, хәтта бәхәсләр дә күп булды. Үзәк мәйданны төзекләндерүне проектлау белән шөгыльләнүче оешманы сайлауга бик игътибар белән карадык. Төзелеш барышында заказчы, подрядчы, төзүчеләр, проект оешмалары катнашында атна саен тикшерүләр уздырылды. Менә хәзер без проектның отышлы килеп чыгуын күрәбез һәм ул миңа бик ошый. Алга таба халык фикере дә булыр. Без барлык тәкъдимнәрне дә туплаячакбыз. Кимчелекләрне төзәтәчәкбез»,- диде Ярослав Семенов.
Төзүчеләр 20 мең кв. метр мәйданда брусчатка һәм плиткалар алмаштырдылар, 7 мең кв.метр җирне яшелләндерделәр. Яңартылган мәйданда 171 яктырткыч барлыкка килде, 112 агач утыртылды, арт-объектлар, яңа эскәмияләр һәм урналар куелды. Яңгыр канализациясе системасы яңартылды, яшел үсентеләр зонасына су сибү автоматлаштырылды. Ә пандуслар сәламәтлекләре чикләнгән кешеләргә тоткарлыксыз йөрергә мөмкинлек бирәчәк.
Шәһәребезнең Үзәк мәйданы хәзер заманча. Үзеңне чит илдә кебек хис итәсең. Урам яктырткычлары торшерлар формасында, өйне хәтерләтә, кемдер душка да охшата.
Хөкүмәт йорты ягыннан караганда, алда ап-ак киңлек җәелеп ята. Яр буе да, Халыклар дуслыгы монументы да күренә. Мәйдан ап-ак таштан эшләнгән. Опера һәм балет театры каршында, рояль клавишасын хәтерләтеп, ак брусчатка кара төстәгесе белән үрелеп бара. Моны реконструкция проекты авторларының берсе Любовь Варламова: “Шәһәрнең үзәк мәйданы – тантаналы урын. Ак төс – матур, тантана төсе. Моннан тыш, ул мәйдан янындагы төп биналар белән гармониядә. Әгәр игътибар иткән булсагыз, безнең Ижауда кояш бик матур бата. Биредә күзәтү мәйданчыклары да бар. Анда утырып, кояш батуны карап, сокланырга була”, — ди. Шәһәр башлыгы Олег Бекмеметьев: «Концепция буенча Үзәк мәйдан Опера һәм балет театрының дәвамы булып тора, шуңа күрә ул гомуми төс гаммасыннан төшеп калмый. Мәйдан архитектурасы буенча үзенчәлекле. Хәзерге вакытта бу территорияне чистарту, җыештыру стандарты эшләнелә, ул октябрь аена кадәр әзер булачак. Кышын биредә Боз шәһәрчеге булачак, ә чыршы узган елдагы урында торачак. Подрядчы «Дельта-строй» компаниясе башкарылган эшләргә 5 ел гарантия бирә. “Коры” фонтанга хезмәт күрсәтүнең гарантия срогы ике ел тәшкил итә, ә яшел үсентеләргә — 3 ел”, — диде.
Удмуртия Башлыгы киңәшчесе Вячеслав Правдзинский фикеренчә, фонтан — Ижау халкының яраткан ял итү урыны булачак. Шул ук вакытта аны кызыклы белем бирү мәйданчыгы буларак файдаланырга мөмкин. Төсле утлы-музыкаль фонтан — “Саклык банкы”ннан (”Сбербанк”) бүләк. Фонтанны 19 сентябрь кичендә Коралчылар көнендә тәкъдим итәчәкләр. Тамашачыларны искиткеч матур лазерлы шоу көтә. Алар Удмуртия турында видеоролик, Ижауның таныл-ган урыннары турында лазер тамашасын күрәчәкләр.

Гөлнара Вәлиева.