Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Ижауда — яңа мәктәп
22.08.2018

Ижауда — яңа мәктәп

Удмуртия Башлыгы Александр Бречалов 1 сентябрьдә ачылачак 46нчы мәктәптә булды. Ул “Мәктәп-2025” федераль программасы нигезендә төзелде. Төзелешкә 433,3 млн сум акча тотылган. Мәктәп 825 укучыга исәпләнгән. Бүгенге көндә 702 укучы биредә белем алырга теләк белдереп, гариза биргәннәр. Шулар арасында 110сы — беренче сыйныф укучылары.
1950 елны төзелгән элекке мәктәптә 385 бала белем алган. Мәктәп директоры Ольга Пушкарева анда медицина блогы, актлар, гардероб, китапханә булмавын әйтте. “Аның урынына 3 катлы яңа мәктәп төзелеп куйгач, уку йорты тамырдан үзгәрде”, — ди мәктәп директоры. Яңа мәктәптә заманча спорт залы, лекция, актлар, бию заллары бар. Химия, физика, информатика, технология кабинетлары заманча җиһазландырылган. Китапханә дәреслекләр һәм уку программасында каралган әдәби китаплар белән баетылган. Медицина блогында балаларның сәламәтлеген ныгыту өчен кирәкле кабинетлар, медиа-үзәк, балаларга иҗат итәргә грифель стена, кәнәфиләр белән җиһазландырылган ял итү почмак­лары бар.
“Мәктәп яхшы җиһазланды­рылган. Киләчәктә дирекциянең техник җиһазларны балаларның таләпләренә туры килердәй итеп игътибар белән сайлауларын теләр идем. Без укыту шартларын һәрвакыт яхшырта гына барырга тиеш”, — диде Александр Бречалов. Ул актлар залына кондиционер, спорт залындагы трибуна янын төрле төсләр белән бизәргә кирәклеген искәртте һәм бу үзгәрешләрне типовой проектка да кертергә кирәклеген әйтте.
Удмуртия Башлыгы октябрьгә кадәр барлык мәктәпләрдә тулысынча инвентаризация үткәреләчәген, тикшерү узганнан соң, кичектергесез төзекләндереләчәк мәктәпләр ачыкланачагын әйтте.

2018 уку елында Ижауда 825 урынлы 46нчы мәктәптән тыш, Алнашта 500 урынлы, ә Завьяловода 160 урынлы мәктәп ачылачак. Ижау­да ике 220 урынлы балалар бакчасы кулланылышка тапшырылачак. Алар Ленин районының Баранов һәм Устинов районының Берш урамнарында урнашканнар. Моннан тыш 15 (1200 урын) бакча-ясле төзелү эшләре башланачак. Республиканың балалар бакчаларында өстәмә 590 яңа урын булдырылган.

Рилия Закирова әзерләде.