Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Төп язма - Ижауда «Фәнни коллаборация йорты» ачылды
28.10.2020

Ижауда «Фәнни коллаборация йорты» ачылды

Хәзерге вакытта теләге булган мәктәп укучылары өчен әллә нинди түгәрәкләр эшли. Өстәмә белем бирү сертификатлары буенча гына да 5 төрле бушлай түгәрәккә язылып була. Бала үзен кайсы өлкәдә сынап карыйсы килә, шунда барып өстәмә белем алу мөмкинлегенә ия. Мәктәптәгеләреннән тыш, Кванториум, “ТАУ” кебекләренә дә йөрергә була.
26 октябрьдә «В.И.Вернадский исемендәге Фәнни коллаборация йорты» (“ДНК” – “Дом научной коллаборации”) өстәмә белем бирү үзәге ачылды. Әлеге өстәмә белем бирү үзәге Удмурт дәүләт университеты базасында урнашкан. Ул РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә ашырылучы «Мәгариф» милли проекты кысаларында барлыкка килгән.

«Удмуртия федераль финанслау алган һәм «Һәр баланың уңышы» проектын гамәлгә ашырган 30 төбәкнең берсе булды. Шулай ук университет хисабына аудиторияләр төзекләндерелде. 10 млн сумнан артык федераль акчалар заманча җиһазлар сатып алуга юнәлдерелде. Бу республикада югары уку йорты базасында оеш­тырылган балаларга өстәмә белем бирүче бердәнбер үзәк», — дип билгеләп үтте вице-премьер Анастасия Муталенко.
“Фәнни коллаборация йорты”нда 5-9 нчы сыйныф укучылары өчен “Балалар университеты”, 10-11 нче сыйныф укучылары өчен “Кече академия” эшләячәк. Алар «Геомәгълүмат системаларында пилотсыз очу аппаратлары», «Мехатроника нигезләре», «Реверсив инжиниринг», «Цифрлы системалар белән идарә итү», «Молекуляр биология һәм системалы физиология», «Биохимия нигезләре» кебек юнәлешләр буенча белем алачак.
Аудиторияләр заманча җайланмалар белән җиһазландырылган. Биредә лазер станоклары, пилотсыз очу аппаратлары, стерео һәм цифрлы микроскоплар, заманча планшетлы спектрофотометр һәм башкалар тәкъдим ителгән. «Барлык дәресләр дә бушлай үткәрелә. Түгәрәкләргә «Удмуртия Республикасы персоналаштырыл­ган өстәмә белем бирүнең портал-навигаторы» мәгълүмат системасы аша язылырга була. Шулай ук мәктәпләр үзләре гариза бирә ала. Барлыгы 40 мәгариф программасы каралган, аларның һәркайсы 72 сәгатькә исәпләнгән. Хәзер үк биредә 400гә якын бала шөгыльләнә», — дип сөйләде Удмуртия мәгариф һәм фән министры Светлана Болотникова.
Удмурт дәүләт университеты ректоры Галина Мерзлякова мәктәп укучылары, ата-аналар, укытучылар арасында проектка кызыксыну көннән-көн артуын билгеләп үтте. «Елына без 400 баланы дәүләт йөкләмәсе нигезендә әзерләргә тиеш. Бу проектка зур кызыксынуны исәпкә алып, бу сан әле берничә тапкыр күбрәк булыр дип уйлыйм», — диде ул.
“Фәнни коллаборация йорты”ның тагын бер мөһим юнәлеше — «Педагог К21» проекты кысаларында мәктәп педагогларының квалификациясен күтәрү. Мәйданчык эшенең максаты — мәктәптә инновацияләрне гамәлгә ашыру өчен биология һәм технология укытучылары компетенцияләрен үстерү. Төп бурычларның берсе — төбәк өчен кадрлар әзерләү.
“Фәнни коллаборация йорты” өстәмә белем бирү йортындагы лабораторияләрнең мөдире Рөстәм Әхкәм улы Сәрвәров белән дә аралаштым. Ул: “Укулар 1нче сентябрьдән башланган иде. Моңа кадәр алар 3нче корпусның 2нче катында шөгыльләнделәр. Ниһаять, бүген ремонтланган, якты, чиста кабинетларны тантаналы рәвештә ачтык. Әлбәттә, биредәге барлык технологияләр дә заманча. Укучылар квадрокоптерларны да үзләре җыялар. Аннан шуңа үзләре программа урнаштыралар. Ә роботларны телефонда махсус программа урнаштырып, шуның белән ”җанландырып” була”, — диде.
Удмуртия мәгариф һәм фән министры билгеләп үткәнчә, төбәктә милли проектлар ярдәмендә мәгариф системасы үзгәрә, педагоглар һәм балалар үсеше өчен яңа мөмкинлекләр барлыкка килә. «Быел гына да 42 авылда “Үсеш ноктасы” (“Точка роста”) ачылды, “ТАУ” белем бирү үзәге эшли башлады, урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә яңа заманча остаханәләр барлыкка килде. Ноябрь ае ахырында Ижауда “IТ-Куб” цифрлы белем бирү үзәге эшли башлаячак», – диде ул. Хәзерге замана балаларына мәктәптә укуны авыр дип исәпләсәк тә, алар өчен барлык уңайлыклар да тудырылган. Мондый өстәмә белем бирү үзәкләрендә алган белемнәр, мәктәпне тәмамлагач, балаларга күңелләренә якын һөнәрне сайларга да ярдәм итәчәк.

Гөлнара Вәлиева.