Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Сәхнә тормышы - Ижауда — театраль яз
28.02.2018

Ижауда — театраль яз

2017 елда — татар драматургиясе һәм театры тарихында тирән эз калдырган, үзенең мәктәбен оештырган, аларның үсеш-үзгәрешенә әсәрләре белән генә түгел, бәлки үзенчәлекле артист, оста оештыручы, талантлы режиссер, театр сәнгате белгече буларак һәм күпсанлы тәнкыйть мәкаләләре аша да зур өлеш керткән, яңа рух өргән олы шәхес — Кәрим Тинчуринның 130 еллык юбилее булып узды. Әлеге уңайдан Татар иҗтимагый үзәге узган ел ук “Зәңгәр шәл” республикакүләм үзешчән театрлар фестиваль-конкурсы игълан иткән иде. Быелның февраль аенда конкурсның сайлап алу туры үтте. 4-6 мартта Ижау шәһәрендә йомгаклау өлеше булачак. Бу уңайдан фестиваль-конкурс кысаларында төрле кызыклы чаралар узачак.

Кәрим Тинчурин театры бездә кунакта!

6 мартта Тимерьюлчылар мәдәният йортында Кәрим Тинчурин театры Хәй Вахитның “Кияүләр” музыкаль драмасын тәкъдим итә. Башлана 19.00 сәгатьтә. Музыкаль драма туй алдыннан гына егет белән кыз арасыннан кара мәче үтүе белән башланып китә. Туйга дип күпме ризык әзерләнгән, күпме кунак чакырылган! Авылдан әби белән бабай да килеп җиткән! Ләкин әле аларның кияүне күргәннәре юк. Инде нишләргә? Кунаклар һәм әби-бабай киткәнче генә туйда икенче берәүне кияү итеп утыртып торудан башка чара юк! Әнә шундый кызыклы эчтәлекле музыкаль драма тамаша кылачаксыз ул көнне. Белешмә өчен телефон: 49-35-44, 8904-319-27-86.
Фестиваль-конкурска әзерлек барышында без РФнең атказанган артисты, ТРның халык артисты, Кәрим Тинчурин театры актеры, режиссер Зөфәр Харисов белән телефон аша тыгыз элемтәдә тордык. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, әңгәмәбезнең бер өлешен сезгә тәкъдим итәбез.

Зөфәр Харисов: “Театрдан каерып алсалар, канатсыз кош төсле булыр идем”
“Мин Мөслим районының Түбән Табын авылында туып-үстем. VIII сыйныфтан соң әти-әни мине, Таһир исемле авылдаш абыйга ияртеп, Казанга озатты. Икәү фатирга урнашкач Таһир абый, мине — ундүрт яшьлек малайны — училище ишеге төбендә бастырып калдырды. Коридорда бер җан иясе юк, тып-тын! Тәрәзә янында унбиш минут чамасы торгач, кисәк авыл, йортыбыз, әниләр күз алдыннан йөгереп узды да, елап та җибәрдем. Шунда беренче тапкыр сагынуның никадәр әче икәнен тойдым. Фатир хуҗасы кызганып үземне аэропортка илтеп куйды, ә анда билетлар сатылып беткән, икенче көнгә — кичкә генә урыннар бар. Дүрт көннән соң Түбән Табынга кайтып җиттем. Моннан соң беркая да бармыйм, яшәсен авыл, дип тәүбәләсәм дә, урта мәктәпне тәмамлагач, фикерем үзгәрде. Безгә концерт белән сүз остасы Илдус Сафин төркеме килгән иде, ул: «Нәрсәгә сиңа училище? Туп-туры институтка кит, югары белемең дә була», — диде. 1978 елда Мәдәният институтының режиссерлар әзерләүче бүлеген тә­мам­ладым. Җитәкчебез танылган Ширияздан Сарымсаков иде. Кесәмә дипломымны салгач, мин ул елларда «күчмә» дип аталган театрга бардым. Аның директоры Сәет Шәкүров иде. «Улым, — ди абзый, – әлегә бездә вакансия юк, ә менә режиссер ярдәмчесе вазифасына кеше кирәк», — ди. Икеләнеп тә тормадым: «Ярдәмче кем инде, пәрдә ачтырып, пәрдә яптыручы гына бит», — дип баш тарттым. Иҗат бәхете эзләп киттем Әлмәт калаларына. Гали абый Хөсәенов: “Бишкуллап алабыз”, — диде. Режиссер Рөстәм Абдуллаев «Ач тәрәзәң» (Фоат Садриев) спектаклендә миңа Булат ролен тәгаенләде. Шул беренче ролем иде. Башта миңа — яп-яшь егеткә — режиссерлар 50-60 яшьлек агайлар ролен бирәләр иде. Мин хәтта берничә тапкыр Земфира апа Дасаеваның ирен уйнадым! Кайсы гына ролемә тукталсак та, һәммәсен дә тигез күрәм. Шулай да, иң яратып уйнаганнары: Аяз Гыйләҗевнең «Ефәк бау­лы былбыл кош»ында — Әдһәм, Мостай Кәримнең «Җәяүле Мәхмүт»ендә — Инсаф, Узеир Гаджибәковның «Аршин мал алан»ында — Гаскәр, Мольерның «Галиҗәнап де Пурсоньяк»ында — Пурсоньяк, Наил Гаетбаевның «Әстәгәфирулла»сында — Азат, Нур­мөхәммәт Хисамовның «Йо­сыф-Зөләйха»сында — Йосыф. Җәм­гысе җитмешкә якын роль «хуҗасы» мин. Режиссер була­рак, Нәбирә Гыйматдинованың «Сихерче», Хәбир Ибраһимовның «Бәхетле килен», Ризван Хә­мид­нең “Исәнлеккә-саулык­ка”, Л.Вәлиевнең “Париж еге­те Әлфәнис” әсәрләрен сәхнә­ләштердем.
Театр — минем җаным, үземне аңардан каерып алсам, канатсыз кош төсле бәргәләнер идем. Яшьрәк чакта алты көндә җиде спектакльдә уйный идем. Дүшәмбе — безнең ял көне, ул миңа бик озак тоела, ә чираттагы ялларда эшемне сагынып үлә идем. Сәнгать корбаннар сорый. Актер күрсеннәр, бәяләсеннәр өчен җиде кат тир түгеп, көн-төн тырышырга тиеш. Эшләгәнгә күрә — иң зур бәхетемне тамашачыларның мәхәббәтен яулаганмындыр”.
Менә шундый киңкырлы талант иясе, Кәрим Тинчурин театрының әйдәп баручы актеры Зөфәр Харисов Ижау шәһәрендә 4-5 мартта үзешчән артистларга үзенең дәресләрен бирәчәк һәм 6 мартта Хәй Вахитның “Кияүләр” музыкаль драмасында уйнаячак. Милләттәшләребезне спектакльләргә көтеп калабыз!

Фестиваль-конкурста катнаштылар:

Балезино районы Кистем авылы мәдәният йорты драма түгәрәге коллективы — «Һинд кызы» (Гафур Каюмов), Камбарка районы Кама поселогы “Җидегән чишмә” ансамбле — «Ана йөрәге» (Муса Җәлил), Ижау шәһәре «Асылъяр» җыр һәм бию ансамбле — «Милләтебез хәзинәләре» театраль-музыкаль композициясе, Ижау шәһәре «Чулпан» үзешчән театры — «Әбиләргә тагы ни җитми?» (Флорид Бүләков), Можга шәһәре “Очкын” үзешчән театры — “Егерме ел үткәч” (Шәриф Хөсәенов).

Сезне спектакльләр көтә!

4 мартта “Спартак” халык иҗаты йортында 13.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Ижау шәһәре «Асылъяр» җыр һәм бию ансамбле — «Милләтебез хәзинәләре» театраль-музыкаль композициясен, Балезино районы Кистем авылы мәдәният йорты драма түгәрәге коллективы — «Һинд кызы» (Гафур Каюмов) спектак­лен тамашачыга тәкъдим итәчәкләр, 16.30 сәгатьтә — Кәрим Тинчурин театры актеры, РФның атказанган артисты, ТРның халык артисты, режиссер Зөфәр Харисов һәм үзешчән артистлар катнашында әлеге спектакльләр турында фикер алышу булачак. Белешмәләр өчен телефон: 74-16-06, 78-35-43.

Остаханә

5 мартта — УР мәдәният хезмәткәрләренең белемнәрен күтәрү үзәгендә 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр режиссерлар, үзешчән артистлар өчен актерлык осталыгы буенча Зөфәр Харисов тарафыннан остаханә үткәрелә. Укулар тәмамлангач, катнашучылар “Актерлык осталыгы нигезләре” таныклыгы ала­чаклар. Белешмә өчен телефон: (3412) 400-211.

Рәфилә Рәсүлева.