Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Ижауда — «Матрешка Fest»
20.06.2019

Ижауда — «Матрешка Fest»

Ижауда беренче тапкыр Россия көне һәм Шәһәр көне уңаеннан 12 июнь көнне «Матрешка Fest» гаилә фестивале узды. Яр буенда уен мәйданчыклары эшләде, анда һәркемгә милли уеннарда катнашырга, аниматорлар белән бергә күңел ачарга һәм төрле мастер-классларда катнашырга мөмкин иде.

Россия көне Ижауда зурлап бәйрәм ителде. Шәһәрнең һәр почмагында диярлек бәйрәмнәр гөрләп торды. Без дә иртәдән үк гаилә белән Ижау буасы яр буенда рәхәтләнеп бәйрәм иттек. Бәйрәм күңелле җыр-моңнар белән башланып китте. Шунда ук «Бежим с Кузей» дип аталган ихтиоз авырулы балаларга ярдәм итү максатыннан хәйрия акциясе оештырылган иде. Бирегә халык агылды гына. 1,6 км арага йөгерүдә 3нче урынга Владивостоктан килгән малай лаек булды. Милләттәшләребез дә сынатмады. Рузилә Насретдинованың бу көнне туган көне булса да, рәхәтләнеп акциядә катнашты. 14 яшькә кадәрге балалар арасында 1,6 км йөгереп, Лиана Шәрәфетдинова 3нче урынга лаек булды.
Олысы-кечесе бәйрәм итте бу көнне. Удмуртиянең төрле районнарыннан — Дебес, Воткинск, Глазов, Красногорск, Игра, Якшур-Бодья һәм Кече Пурга районнарыннан килгән осталар үзләренең сувенирларын, кул эшләрен күргәзмә-сатуда тәкъдим иттеләр. Мин әлеге эшләрне сокланып карадым. Шунда ук сәүдә нокталары урын алган. Шулай ук бәйрәмгә килүчеләргә Россия флагы төсләрен чагылдырган тасмаларны күкрәкләренә тагып, фотозонада фотосурәт ясап, #ЯлюблюРоссию#ЕР18 хэштегы белән конкурста катнашырга мөмкин иде.
Мәдәният хезмәткәрләре милләтләр дуслыгын, үзара татулыкны чагылдырган программа
әзерләгәннәр. Иҗат коллективлары сәхнә бизәге булдылар. Шәһәребезнең “Вертикаль”, “Янушки” һ.б. иҗат коллективлары чыгышларын, “Матрешка” биюен һәркем алкышлап каршы алды. Халыклар дуслыгы йорты хезмәткәрләре матрешкаларны төрле милли орнаментлар белән бизәргә, магнитлар ясарга ярдәм иттеләр. Алар әнә шулай бәйрәм кәефе бүләк иттеләр. “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Алия Абдуллина татар, үзбәк милли баш киемнәре белән таныштырды. Ул: “Россия көне — Россиядә яшәүче барлык халыкларның дуслыгын, уртак тарихыбызны чагылдыручы бәйрәм. Ижауда Шәһәр көне дә бәйрәм ителә. Икеләтә бәйрәм. Без биредә кәгазьдән баш киемнәре ясыйбыз: калфакны, түбәтәйне милли орнаментлар белән бизибез. Шулай итеп, башка милләтләрне, балаларны милли костюмнарыбыз белән таныштырабыз“, — диде. Яр буенда 30 зур матрешка урнашкан иде. Төсле буяулар белән аларның төрле милли костюмнарын бизәргә, ясарга мөмкин иде. Әлеге матрешкалар милли гаилә аллеясы символына әверелде. 10 гаилә татар, рус, удмурт, эстон, әрмән, грузин, мари матрешкалар бизәде. Фестиваль символын күп санлы мастер-классларда да (барлыгы 40 тан артык) тегәргә була иде. Оештыручылар хәбәр иткәнчә, шәһәрдә барлыгы 2000 гә якын матрешка ясалган. Рес­публика халкына һәм башкала кунакларына беренче тапкыр төрле милләт матрешкалары тәкъдим ителде. (Соңгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, Удмуртиядә 130дан артык милләт вәкилләре яши).
Милләттәшем Гөлнара Нәбиева да ике улы белән килгән бәйрәмгә. «Шәһәребездә бәйрәм чаралары күп булса да, без яр буена килергә булдык. Биредә бәйрәм барышын карарга уңайлы. Чирәмгә утырып та күзәтергә була. Балалар өчен мәйданчыклар саны күп. Элек монда шундый бәйрәмнәрне күргән юк иде. Зур матрешкалар бик ошады. Улларым рәсем ясарга яраталар, төсле буяулар белән ул матрешкаларны буяуда катнаштык. Мастер-класслар күп бүген”, — диде.
7 өлештән торган матрешкалар җыю буенча турнир аеруча кызык­лы узды. Җиңүче аларны 15 секунд эчендә җыеп, рекорд куйды. Безнең балалар «Шишки, желуди, орехи» уенында катнаштылар, агач таякларга (ходули) басып йөреп карадылар, «Нюркин песня» фольклор коллективына кушылып биеделәр һәм алман, фин-угыр биюләре буенча остаханәдә катнашып, биюләрнең хәрәкәтләрен өйрәнделәр.

Белешмә:

12 июнь — Россия көне — яшь бәйрәм булып саналса да, аның барлыкка килү тарихы календарьда кызыл белән билгеләнгән башка даталар кебек үк кызык­лы. Әлеге көнне, икенче төрле, Россиянең туган көне дип тә йөртәләр. 1990 елда РСФСРның дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителә. Демократик дәүләт төзү дә нәкъ менә шушы елларда башлана. Әгәр без бүген 12 июньне көтеп алып ял итәбез икән, моңа 1994 елда кабул ителгән Указ сәбәпче. Тора-бара бәйрәмнең атамасы да үзгәртелә. Баштарак ул Бәйсезлек көне дип аталса, 2002 елдан Россия көне дип йөртелә башлый.

Гөлнара Вәлиева.