Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Ижауда ике экопункт ачылачак
22.08.2019

Ижауда ике экопункт ачылачак

Сентябрь аенда Ижауның ике зур сәүдә үзәге янында Регоператор «Спецавтохозяйство» икенчел чимал кабул итү өчен тәүлек буе эшләп торучы 2 экопункт ачачак. Әлеге экопункт­та Финляндиядән кайтартылган, эчендә автомат рәвештә калдыкларны тыгызлап баручы пресс-компактор булачак. Ул макулатура һәм пластик шешәләрне җыю өчен куелачак. Һәр җиһазның сыйдырышлылыгы 400 кв.м. Калдык­ларны кысу, тыгызлау хисабына әлеге пресс-компактор 1600 чүп контейнерын алмаштыра. “Экология” милли проекты кысаларында сатып алынган техниканың бәясе — 8 миллион сум.
Аларның эшчәнлеген оператор онлайн режимда күзәтеп торачак. Бу пресс-компактор тулгач, үз вакытында чыгаруны планлаштырырга мөмкинлек бирәчәк.
«Спецавтохозяйство» җитәкчесе Иван Маринин: “Әлеге җиһазны финнар уйлап тапкан һәм алар җыйган. Без беренче тапкыр пресс-компакторны Финляндиягә аларның каты көнкүреш калдыклар белән эш тәҗрибәсен өйрәнергә баргач күргән идек. Анда мондый экопунктлар һәр эре сәүдә үзәгендә урнашкан. Ижау халкы да бу җиһазларны бәяләр, дип өметләнәбез”, — ди.
Финляндия тәҗрибәсе һәм җиһазлары Удмуртиядә беренче тапкыр гына кулланыл­мый: ел башында ерак районнарда катнаш чүп белән эшләү өчен 21 пресс-компактор сатып алынган иде инде. Аларда шулай ук калдыклар тыгызлана һәм полигоннарга техника тулы йөк белән җибәрелә. Бу транспорт чыгымнарын оптимальләштерергә мөмкинлек бирә.
Экопунктлар тәүлек буе эшләячәк. Ачылганнан соң беренче ай эчендә алар янында волонтерлар пресс-компакторда икенчел чималны ничек җыярга кирәклеген аңлатачаклар.