Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Ижауга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен бирү өчен имзалар җыю башланды
12.03.2020

Ижауга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен бирү өчен имзалар җыю башланды

5 мартта “Аксион” заводында әлеге инициативаны хуплау өчен булдырылган иҗтимагый штабның беренче утырышы булды.

«Ижау, һичшиксез, мондый мактаулы исемгә лаек. 2020 елда Бөек Җиңүнең — 75 һәм шәһәргә нигез салынуның 260 еллыгы буларак, бу аеруча мөһим. Удмуртия — Бөек Ватан сугышы елларында фронтны корал белән тәэмин иткән. Сугышка кадәрге чорда Ижау шәһәре 2 мең винтовка җитештергән булса, ә инде 1942 елның гыйнварында тәүлеккә бер ату һәм бер авиация дивизиясен коралландырган», — диде Республика Башлыгы.

Ижау заводлары фронтка 12 миллионнан артык корал җибәргән. Бу АКШның бөтен сәнәгате кадәр. Удмуртия эвакуацияләнгән 30 завод һәм фабриканы кабул иткән. Шулай ук зур тыл госпиталь базасы булдырылган – сугыш елларында Ижауда барлыгы 20 госпиталь оештырылган.
«Аксион-Холдинг» Ижау мотозаводы»ның генераль директоры, Удмуртия Республикасының Мактаулы гражданины Геннадий Кудрявцев билгеләп үткәнчә, чыннан да, Ижауның горурланырлыгы бар. Бу — сугыш елларында заводларда хезмәт куйган һәм республикада яшәгән барлык кешеләрнең дә фидакарьлеге. Сугыштан соң да ижаулылар үз хезмәтләре белән илне торгызу эшенә зур өлеш керттеләр.
Ату коралы конструкторы Владимир Ярыгин сүзләренчә, Ижауга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исеме бирелү — җиңүләрне тану һәм шәһәрнең киләчәгенә зур өлеш кертү ул. «Станоклар артына фронтка киткән ир-атлар урынына пенсионерлар, балалар баскан. Хатын-кызлар ир-ат һөнәрләрен иярләделәр. Өлкәннәр белән беррәттән 10-15 яшьлек яшүсмерләр дә хезмәт куя. Моны истән чыгармаска кирәк. Бу безнең ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, республика алдындагы бурычыбыз”, — диде ул.
«Ижауда 648 мең кеше яши. Республикадан читтә дә ватандашларыбыз күп. Ышанып әйтәм: алар да үз шәһәрләренә ярдәм итү өчен акциягә кушылачаклар. Безнең бурыч — предприятиеләрдә, бюджет өлкәсе учреждениеләрендә, студентлар арасында, мәдәният, спорт учреждениеләрендә, сәүдә-күңел ачу үзәкләрендә имзалар җыюны оештыру. Ягъни үз имзасын куярга теләк белдергән кеше моны кайда эшләргә мөмкин икән дип эзләргә тиеш түгел», — диде Ижау башлыгы Олег Бекмеметьев.
6 март көнне Ижауда “Бердәм Россия” партиясенең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе базасында имзалар җыю үзәге ачылды. Мин дә барып, үз имзамны куйдым. Биредә ул көнне депутатлар, җитәкчеләр дә имзаларын куярга килгәннәр иде.
Ижауга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен бирүне хуплаучы һәркем үз имзасын кую мөмкинлегенә ия. Имза җыю муниципаль берәмлекләрдә “Бердәм Россия” партиясенең иҗтимагый кабул итү бүлмәләрендә оештырыла.

«Ижау шәһәре бу исемгә лаеклы. Тылда җиңү яулаган кешеләр турындагы истәлекләрне без мәңгеләштерергә тиеш. Бүген безне “Бердәм Россия” партиясе җитәкчелеге һәм Дәүләт Думасында депутатлар да хуплый. Ижау халкы да хуплар, дип уйлыйм. Бүген яшьләр дә, өлкәннәр дә үз имзаларын куярга килделәр. Бу республика халкының ватанпәрвәрлеген аңлата”, — диде Удмуртия төбәк бүлеге сәркатибе Владимир Невоструев.

Белешмә өчен: 2020 елның 1 мартында Россия Федерациясе Президенты «Хезмәт батырлыгы шәһәре» Россия Федерациясенең мактаулы исеме турында» 41нче санлы Федераль законга кул куйды. Әлеге исем Россия Федерациясендәге шәһәрләргә генә бирелә. Мактаулы исемне алу өчен анда яшәүчеләр Бөек Ватан сугышы вакытында шәһәрнең сәнәгать предприятиеләрендә хәрби һәм гражданлык продукциясе җитештереп, хезмәт батырлыгы күрсәткән булырга тиешләр, предприятиеләрнең яки аерым хезмәткәрләрнең фидакарь хезмәт өчен дәүләт бүләкләренә, Дәүләт оборона комитетының күчмә Кызыл байрагына ия булуы, шулай ук 1941-1945нче елларда шәһәр халкының хезмәт батырлыгын раслаучы документлар булуы шарт. Исем бирү турындагы тәкъдимне җирле үзидарә органнарына гражданнар яисә иҗтимагый берләшмәләр кертә һәм алар республика хакимиятенә чыга, ә респуб- лика хакимияте Президентка мөрәҗәгать итәчәк. Шуннан соң гына шәһәргә исем Президент указы белән бирелергә мөмкин. Закон проекты нигезендә, моны май аенда эшләү планлаштырыла.«Хезмәт батырлыгы шәһәре» исеменә лаек булган шәһәрдә шәһәр гербы сурәте һәм әлеге исемне бирү турында Россия Федерациясе Президенты указы тексты язылган стела урнаштырылачак.

Гөлнара Вәлиева.