Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Играда – озак көтелгән очрашу
8.08.2019

Играда – озак көтелгән очрашу

Һәр атнаның җомга көнендә уза торган җыелышта мөхәрриребез Рәмзия Илдус кызы: “Тиздән Игра районына барачакбыз”, — дигәч, сөенеп куйдым. Удмуртиянең бик күп районнарында, шәһәрләрендә булганым бар, ә биредә татарларның күпләп яшәвен белми дә идем. 2010 елда алынган халык исәбе буенча районда 1000гә якын татар яши икән. 1990нчы елларда биредә милләттәшләребез бик актив булганнар. Наилә Касимова җитәкчелегендә милли чараларны еш уздырганнар. Тик заманалар үзгәргән саен, милли тормыш та сүлпәнләнә. Газетабызны яздырып алучылар саны да дистәгә генә якын монда. Игра татарлары белән очрашуның максаты – алар белән якыннан танышу, булган проблемаларны уртага салып сөйләшү, киңәшләшү, ярдәм кулы сузу иде. Түгәрәк өстәл артында бик җанлы әңгәмә булды ул көнне. Очрашуда район хакимияте башлыгы урынбасары Любовь Сунцова һәм Халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе Елена Петухова катнашуы да сөендерде. Димәк, милләттәшләребез биредә ялгыз түгел. Җитәкчеләр милли оешманың эше җанлануын теләүләрен, бу эштә ярдәм итәргә әзер булуларын да белдерделәр. Очрашу турында алдагы санда тулысынча укый алырсыз.

Эльвира ХУҖИНА.