Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Игорь Комаров: «Сәләтле яшьләр үз төбәкләрендә калырга тиеш»
14.03.2019

Игорь Комаров: «Сәләтле яшьләр үз төбәкләрендә калырга тиеш»

12 мартта Ижауда Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров округ советы утырышын уздырды. Күчмә утырышта Идел буе федераль округы составына керүче федерация субъектлары башлыклары, федераль министрлыклар һәм ведомс­тволар вәкилләре катнашты. Алар арасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та бар иде.

Киңәшмәнең төп темасы — Идел буе федераль округы төбәкләрендә сәләтле балаларны һәм яшьләрне барлау, аларга ярдәм итү юлларын билгеләү һәм гамәлгә ашыру турында иде. Игорь Комаров әйтеп үтүенчә, округның барлык төбәкләрендә дә уңай тәҗрибәләр бар. Мәсәлән, Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы рейтингында беренче унлыкта Идел буе федераль округының биш төбәге бар. Алар арасында Удмуртия 3нче урында тора. “Аерым мәсьәлә — яшьләрнең үсеше генә түгел, ә талантлы яшьләрне үз төбәкләрендә калдыру. Чөнки күпләр, зуррак шәһәрләргә китү ягына карый. Бу мәсьәләгә без зур игътибар бирдек. Моны хәл итүдә милли проектлар да ярдәм итәр дип уйлыйбыз. Мәгариф үсешенә ярдәм итү, уңайлы шәһәр мохите булдыру, социаль шартларны яхшырту да, һичшиксез, мәсьәләне хәл итәргә ярдәм итәчәк», — диде Игорь Комаров.
Республика Башлыгы Александр Бречалов фәнни-техник иҗат өлкәсендә балаларның сәләтен үстерүгә югары технологияле «Кванториум» балалар технопаркларының йогынты ясавын билгеләп үтте. Регион Башлыгы хәзерге вакытта «Кванториум»нарның Идел буе федераль округындагы 14 төбәкнең 11ендә эшләвен, һәм ел дәвамында шундый ук үзәкләр Саратов һәм Оренбург өлкәләрендә, шулай ук Марий Элда төзү планлаштырылганын сөйләде.
Утырыш барышында субъект җитәкчеләре үз регионнарында тормышка ашырылучы, яшьләргә һәм балаларга кагылышлы проектлар турында сөйләделәр. Татарстанда эшләүче шундый проектларның берсе — «Талантлар университеты» турында Рөстәм Миңнеханов сөйләде. “Проект ел саен мең ярым баланың сәләтен ачыкларга мөмкинлек бирә. Төрле ярышларда җиңгән укучыларны монда аерым, ягъни шәхси программа буенча укыталар. Шуннан соң, яшьләр я билгеле бер оешмага эшкә килә, яки үз эшен башлый”, — диде Президент үз чыгышында. Татарстандагы бу тәҗрибәне Идел буе федераль округының барлык төбәкләрендә дә өйрәнергә тәкъдим ителде.
Үрнәк алырдай проектлар һәм эшләр Удмуртиядә дә бар. «Бүгенге киңәшмәдә әйтелгәннәрне исәпкә алып, әлеге проектларга үзгәрешләр кертеләчәк. Без юл картасын алдык һәм башка төбәкләр тәҗрибәсен исәпкә алып, безгә нәрсә эшләргә кирәклеген аңладык. Милли проектларны гамәлгә ашыру буенча саннарга һәм фактларга килгәндә, әйдәгез, иң мөһимнәрен билгелик. Иң беренче — демография буенча. 2019 елда без балалар бакчаларында өч яшькә кадәрге балалар өчен 2100 урын булдырачакбыз. Менә шушы көннәрдә генә Ува районында 80шәр урынлы ике ясле кулланылышка тапшырылды. 2020-2021нче елларда тагын 2190 урын булдырылачак. Шулай ук быел без сәләтле балаларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү үзәген булдыру буенча бик мөһим проектны гамәлгә ашырабыз. 200 млн сумнан артык акчаны, ә бу республика өчен зур акчалар, әлеге юнәлешкә кертәчәкбез. Безнең башкалада “Кванториум” да уңышлы эшләп килә. Шундый ук проектны Глазовта да гамәлгә ашырырга ниятлибез. Быел Михаил Тимофеевич Калашниковның 100 еллыгы уңаеннан бюджеттан тыш акчаларга яшьләр өчен бөек конструктор исемендәге технопарк ачылачак. Моннан тыш, республикада мәдәният йортларын ремонтлау өчен акча бүлеп бирелә. Район үзәкләрендә робототехника классларын оештырабыз. Талантлы яшьләрне, балаларны барлау бик мөһим, әмма инфраструктураның нинди хәлдә икәнен барыгыз да белә. Шуңа күрә без балалар бакчаларын төзекләндерергә булдык, ә бу 500дән артык объект һәм 3 миллиард сумга якын», — диде Удмуртия Башлыгы.
РФнең мәгариф министры урынбасары Ирина Потехина бүген эш белән тәэмин итүчеләр тарафыннан булачак хезмәткәргә карата куелган төп таләп: “Замана шартларына яраклашып, тиз арада үзгәрә алу”, — дип ассызыклады.
Быел Удмуртия, Башкортстан, Мордовия, Чувашия һәм Түбән Новгород өлкәсе сәләтле балалар өчен үзәкләр ачу һәм инфраструктурасын үстерү өчен федераль бюджеттан субсидияләр алачак.

Эльвира Хуҗина.