Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Игелек кылырга ашык!
11.01.2018

Игелек кылырга ашык!

Сарапул шәһәренең «Иман» татар яшьләре берлеге игелекле гамәл кылды: Уральский поселогындагы «Шәфкатьлелек йорты» приютына бардык.
Халыктан җыелган акчага шактый гына әйберләр сатып алынды: подгузниклар, кер юу порошоклары, ашамлыклар. Сигаево поселогында яшәүче Римма апага зур рәхмәтебезне белдерәбез: ул 9 зур капчык кием-салым, аяк киеме җыеп тапшырды.
Анда килеп төшүгә безне Вера исемле хезмәткәр каршы алды. Приют эшчәнлеге һәм анда яшәүчеләр турында сөйләде ул. Приютта 42 кеше яши икән. Араларында 2 татар да бар. Берсенең исеме — Фәния, аңа 82 яшь, приютта инде 10 ел гомер кичерә. Балалары юк, аның янына туганы Салих килеп йөри икән. “Татарлар киләме сезгә?” — дигән сорау­га Фәния апа: “10 елга бер яшь пар килгән иде, алары да русча сөйләште”, — дип җавап бирде. Һәм үзенең безнең белән саф татарча сөйләшүенә чиксез шатлануын белдерде.
Икенче милләттәшебез Рамил исемле. Ул приютта нибары 3 ай яши, аның янына хәлен белергә хатыны килә. Кырымда яшәүче улы белән скайп аша сөйләшеп торалар икән.
Приюттагы тормыш, яшәеш шарт­лары безгә бик ошады: чис­талык–пөхтәлек, тыныч, дусларча мөнәсәбәт. Тик боларның берсе дә гаилә җылы­сын, якыннарның тәрбиясен, мәхәббәтен алыштыра алмый шул. Мондый акцияләр уздырып, өлкәннәргә, авыруларга күңел җылыбызны бераз булса да бирә алганбыздыр дип ышанабыз.

Рөстәм Сөләйманов, Сарапул шәһәренең “Иман” яшьләре берлеге рәисе.