Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Игелекле гамәлләр кылып яшик
4.07.2018

Игелекле гамәлләр кылып яшик

Изгелек ае – Рамазан үтеп китте. Күпләр Аллаһы Тәгаләбезнең кодрәтенә чиксез ышанып, рәхмәтен өмет итеп, түбәнче­лек белән ураза тотты. Андыйларның күңеллә­ре тынычланып, җаннары, тәннәре сафланып, һичшиксез, тагын бер елга җитәрдәй илаһи көч җыйгандыр. Алдагы Рамазан айларын да исән булып күрергә язсын барыбызга да! Үзләре уразага керә алмаганнар да төрле юллар белән Аллаһыбызга якынаерга тырышалар. Авылыбызда өлкәннәргә һәр көнне күчтәнәч өләшүчеләр дә, ифтар мәҗлесләре оештыручылар да шактый булды. Бу гамәлләрдән бик ерак торганнар да, эчүдән тыелып, халык арасында эчкән килеш күренүдән куркып, үзләренең калебләрендә әз-мәз иман барлыгын сиздерделәр. Кызганыч, әмма авылларда сумка тутырып аракы ташучылар да, әз-мәз салыштырып йөрүчеләр дә юк түгел. Алар арасында хатын-кызларның да булуы — икеләтә аяныч! Үз-үзләрен, балаларын, оныкларын хөрмәт итмәгән әниләргә, әбиләргә Аллаһыбыз каршында оят булырга тиештер инде.
Юк, язмам алар турында түгел. Һәр кешенең Ходай каршында үз җавабы! Бүген мин изге Рамазан айларында иске каберлекне яңартып, үтә дә игелекле гамәл кылган Девятерня авылында яшәүче Фәнис Арсланов турында язам. Фәнис белән Алиянең авыл, халык, балалар өчен дип янып йөрүләрен беләбез инде. Бу юлы аларның шаккатыруы – тарихи эзләрне барлау булды.
“Кады елгасының сул ярында чыршы, миләш агачлары үсеп утыра иде. Бер-берсеннән бик ерак үсмәгән бу агачларга гел игътибар итә идем, — дип сөйли Фәнис. — Күңел эзләнә бит, тарихи документлар актардык, аяклы энциклопедиябез булган Мәүгыйдә апа Айдарованың хәтер төпкелләренә төштек, Гөлсинә апа Ситдыйковадан бик файдалы язмалар алып укыдык, өйрәндек һәм бу урында мари зираты булган биредә 1618 елда күмелгән мари кешеләре ята дигән нәтиҗәгә килдек. Мари зиратын хәтерләүчеләр дә бар. Нишләргә?! Бу урында көтү дә йөри. Шундый уйлар белән башланган эш иде инде бу”.
Әллә изге айда тотынганга, эшләрен озакка сузмыйлар алар. Ярдәмгә килүчеләр дә табыла. Матди ярдәм күрсәткән Илкин Керимовка, үз өлешен керткән Камил Бакировка, тарихи тамырларны барлаучыларга зур рәхмәтле Арслановлар. Бу гаилә һәр эшне бергә башкарырга өйрәнгән, каберлекне торгызып, матур итеп бүлеп алып, буяп, бер тарихи мирас (мари халкыныкы!) тудырганнар алар. Бу инде гомер-гомергә дус булган күрше мари халкына тирән ихтирам булса, үсеп килүче буынга халыклар дуслыгын күрсәтү, ә бу игелекне кылучылар өчен — чиксез зур савап!
Эш беткәч, каберлектә Коръән укылды. Чарада катнашучылар авыл тарихы, бу урыннарның борынгы истәлекләре хакында кызыксынып тыңладылар. Рөстәм хәзрәтнең укыган аятьләре дога өмет итеп ятучы һәр әрвахка барып ирешкәндер, сөендергәндер, дип ышанасы килә.
Игелекле гамәлләр кылып яшик. Ходай безгә хәерле гомерләр, бәрәкәтле мул тормышлар насыйп кылсын!

Әлфирә Низамова, Исәнбай авылы.