Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Ибраһим Әхмәров – сүнмәс йолдыз
30.04.2019

Ибраһим Әхмәров – сүнмәс йолдыз

Балезино районының Кистем авылы элек-электән тырыш, кызыксынучан, югары белемле, актив һәм танылган кешеләре белән дан тоткан. 1939 елда яңа комета ачкан Ибраһим Вәлиулла улы Әхмәров (1912-1987) — Кистемнең горурлыгы.

 

Быел апрель аенда комета ачылуның юбилее уңаеннан Кистемдә берничә чара үтте. Мәктәп укучылары һәм укытучылары тикшеренү эшләре үткәрделәр һәм телдән «Кистем йолдыз санаучысы» дигән журнал ясадылар. 18 апрель көнне мәдәният йортында И.В. Әхмәровка багышланган «Язмыш кометасы» дип исемләнгән кичә узды. И.В. Әхмәров үзенең укучылары, авылдашлары һәм якташлары хәтерендә нәрсә белән истә калган соң? Бу сорауларга җавапны табу өчен Кистем мәктәбе укучылары өйдән-өйгә кереп, танылган якташлары турында хатирәләр җыйдылар. Ибраһим Әхмәровны исән килеш күргән кешеләр елдан-ел сирәгәя бара. Алар әле дә үзләрен аның укучылары дип саныйлар, тормышта үзләрен Ибраһим Әхмәров өйрәткәнчә тотарга тырышалар. Әле дә аннан үрнәк алалар, аның холкын үрнәк итеп куялар.

Ибраһим Вәлиулла улы — чын укытучы. Ул укучыларда фәннәргә кызыксыну уяту белән берлектә үз үрнәгендә тыйнак­лык, әдәплелек, игелеклелек тә тәрбияләгән. Теләсә кайсы баланы очратканда, Ибраһим абый үзе беренче булып сәлам бирә торган булган. Укучылар ничек кенә беренче булып исәнләшергә тырышсалар да, Әхмәров барыбер беренче булып исәнләшергә өлгергән, гаилә әгъзаларының хәл-әхвәлләрен белешкән, аларның ата-бабаларын җиденче буынга кадәр атый алган. Шул рәвешле ул балаларны ата-бабаларын белергә һәм хөрмәт итәргә өйрәткән.
Ул Советлар чорында да динебезгә, Аллаһы Тәгаләгә тугры калган, фәнни ачышларны дини постулатлар белән чагыштырган. Кызы Илсөя Хәкимҗан кызы аның турында болай сөйләде: «Әти татар, рус классикларының әсәрләрен күп укый иде. Моннан тыш гарәпчә дини китаплар, журналлар яздырып ала иде. Коръәннең эчтәлеген яхшы белде. Ул дин фән, заман белән бергә барырга тиеш дигән фикердә иде. Әмма ул бу хакта ачыктан-ачык әйтә алмады — педагоглар атеистлар булырга тиеш иде. Үзенең дини карашын ул яшерергә мәҗбүр булды. Ул юкка гына коммунистлар партиясенә кермәгән».
Әхмәров өчен төп бурыч — укучыларда кызыксынучанлык кебек мөһим сыйфат тәрбияләү була. Моның өчен ул күп көч куйган. Дәресләрдән тыш астрономия һәм умартачылык түгәрәкләрен дә алып барган. Аның укучысы Рәидә Вәлиулла кызы Касимова ул чорлар турында 6нчы сыйныф укучыларына бик җылы итеп сөйләде.

«Мин Ибраһим абый алып барган астрономия түгәрәгенә йөрдем. Күңелемдә ул мәрхәмәтле, тыйнак, ачык йөзле кеше буларак истә калган. Без аны игътибар белән тыңладык, ул сөйләгәндә аны бүләргә кыенсына идек. Дәресләрдә хәтта чебен очкан тавыш та ишетелми иде. Түгәрәк вакытында без еш кына табигатькә чыгып, укытучының йолдызлар һәм кометалар турында сөйләвен тыңлый идек. Беркөнне Ибраһим Вәлиуллович безгә өй эшен бирде: күккә игътибар белән карарга һәм гадәти булмаган нәрсә күрсәк, шунда ук аңа хәбәр итәргә кушты. Кич белән мин өйдә тәрәзә янына яттым һәм күзләремне күккә төбәдем. Кинәт күктә гадәти булмаган яктылык күреп алдым. Мин бу хакта хәбәр итү өчен Әхмәровның өенә йөгердем. Ул минем җилкәмнән кагып мактады. Бераздан соң бу хакта газетада язылды». Ибраһим Вәлиулла улы шулай итеп балаларны галәм серләренә төшенергә өйрәткән.
«Беренче чиратта Ибраһим абый безнең өчен яраткан математика һәм физика укытучысы, завуч булды. Ул — безнең авылның хөрмәтле кешесе, үз һөнәрен, балаларын, укучыларын яратучы намуслы мөгаллим. Ул кырыс укытучы булса да, мин беркайчан да аның укучыларга тавыш күтәрүен ишетмәдем. Без аны яраттык, хөрмәт иттек. Астрономия түгәрәгеннән иң истә калган мизгелләр — 1960-61 уку елында булган вакыйга. Безнең сыйныф укучыларын, “Астрономия һәм И. В. Әхмәров” дип исемләнгән киножурналны төшергәндә, Балезинога алып бардылар, район комитетында кино төшерү эшләре бару турында аңлаттылар. Әле дә мин: “Нигә киножурналны үзебезнең туган мәктәбебездә төшермәделәр микән?” — дигән сорауны бирәм. Кызганычка каршы, бу киножурналны нишләптер Кистемдә күрсәтмәделәр. Әмма аны Кез поселогында яшәүче туганым караган һәм шатланып хәбәр итте. Шулай ук безнең мәктәпкә чит ил журналистлары да килде, йолдызларга караучы телескоп янында фотога төштеләр», — дип, хатирәләре белән уртаклашты Гөлфирә Сафиулла кызы.


1957 елда беренче сыйныфка барган Шәйхулла Сәмигулла улы Касимов 8нче сыйныф укучыларына түбәндәгеләрне сөйләгән. «Ибраһим Вәлиулла улы укучыларга бик таләпчән иде. Малайларга озын чәч йөртергә рөхсәт итмәде, аларны чәчләрен кисеп килергә өйләренә кайтарып җибәрә иде. Кызларның чәчләрен үреп йөрүләрен таләп итте. Өлкән сыйныф укучыларына гына чәчләрен үзләре теләгәнчә йөртергә рөхсәт бирде, әмма чәчләрнең чиста һәм озын булмавын таләп итте. Бишенче сыйныфтан ул безне математика фәненнән укыта башлады. Дәресләр бик кызыклы үтә иде, ул материалны һәр укучыга җиткерергә тырышты. «Мәсьәләне кем тизрәк чишә?» дигән уен үткәргәндә, һәр укучы беренче булырга тырышты. Мин бу дәресләрне бик җылы итеп искә алам. Ибраһим Әхмәров клубта лекцияләр еш укыды. Ул бик юмарт кеше иде – тыңлаучыларга каплы чәй, кәнфит бүләк итте. Әхмәровлар өендә иң беренче телевизор пәйда булуын хәтерлим әле. Шуңа күрә кичләрен алар йортында бик күп халык җыела иде. Шунысы гаҗәп, аларның йортында бөтен кешегә урын җитә иде, ул шулкадәр кунакчыл булды, берәүне дә куып чыгармады».
Әхмәровлар гаиләсенең кунакчыллыгы турында 5нче сыйныф укучыларына Ибраһим Вәлиулла улының туганының кызы Ризидә Габдулла кызы болай дип сөйләде: «Балачакта абыебыз белән Ибраһим абыйга кунакка кайта идек. Алар — хатыны белән укытучылар, үзләре дүрт бала тәрбияләп үстерделәр. Балалар тансык булмаса да, алар безне шундый яраттылар, тәмле итеп сыйлап кунак итә иделәр. Ә көз көне бик күңелле итеп каз өмәләре уздырдылар. Көндез алар укытучыларны, туганнарын, күршеләрен өмәгә чакыра иделәр, ә кичләрен каз итеннән ботка пешереп сыйладылар”.
Ибраһим Вәлиулла улы: «һәр бала сәләтле, әмма баланы мәҗбүр итәргә кирәк түгел», — дип әйтә торган була. Ә менә укучыларының математикага яки физикага сәләтле булуын күрсә, аннан чын математик ясарга тырышкан. Шуңа күрә күп кенә укучылары аның артыннан киткән, кайберләре хәтта аны уздырган, төгәл фәннәр буенча кандидатлык һәм докторлык диссертациясен яклаганнар. Күп кенә укучылар өчен ул һөнәр сайлауда хәлиткеч роль уйнаган. 10нчы сыйныф укучылары Кистем мәктәбендә математика укыткан Римма Бәдертдин кызы Касимова янында кунакта булдылар. Ул балаларга: «Миңа аның математика дәресе бик ошый иде, мин мәсьәләләр чишәргә, аларның җавапларын табарга яраттым. Нәкъ менә аның үрнәгендә мин математика укытучысы булырга теләдем. Ул безнең 5-8нче сыйныфларда сыйныф җитәкчесе иде. Сыйныф җитәкчесе буларак, концерт номерларын әзерләве истә калды. Һәр атна саен диярлек авыл клубында ясаган лекцияләреннән соң без чыгыш ясый идек. Халык зур кызыксыну белән аның астрономия, халыкара сәясәт турында лекцияләрен тыңлады. Ул гади, һәркем аңларлык телдә сөйләде. Шуңа күрә авыл халкы хуҗалык эшләрен калдырып, аның лекцияләренә гаиләләре белән йөри иделәр. Ибраһим абый бик тыйнак кеше иде. Без хәтта мондый бөек кеше белән янәшә яшәвебезне дә сизмәдек. Аның комета ачуы турында югары сыйныфта укыганда гына белдем. Мин шундый бөек укытучыда белем алуым белән чиксез горурланам».
Әхмәров турында кемнән генә сорасалар да, барлык укучылары, белгән кешеләре аны бары тик яхшы яктан гына искә алалар. Чыннан да, җитешсезлекләре булмаган сирәк кеше иде ул. Казан химия-технология институтының өлкән укытучысы, техник фәннәр кандидаты, туганы, инде мәрхүм Рифкат Мөхәммәтҗан улы Касимовның сүзләре ирексездән искә төшә. «Ибраһим Вәлиулла улы комета ачмаса да, аның кеше һәм укытучы буларак тоткан роле беркайчан да югалмас иде!» Безнең бурыч — аның истәлеген саклап калу һәм ул өйрәткәнчә яшәү: тыйнак кына, әмма лаеклы рәвештә. Аның үрнәгендә без дә җирдә яхшы эз калдырыйк.

Илмир Касимов, Балезино районы Кистем авылы.