Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Ижау — иҗат мәйданы - Ибраһим Биектаулы: “Язучы яшәгән заманыннан артта калса, үлемгә тиң”
4.10.2018

Ибраһим Биектаулы: “Язучы яшәгән заманыннан артта калса, үлемгә тиң”

Ибраһим Биектаулы “Яңарыш” газетасын алырга редакциягә килә. Килми калган вакытлары да була. Ул вакытта борчыла да башлыйбыз. Әллә авырып киткәнме? Өлкән яшьтә бит. Шуңа карамастан, күңеле белән һәрчак яшь ул. Заманча “стильдә” шаярып алырга да, шигырьләрен укырга да өлгерә. Заманнан артта калмый шагыйрь. Аннан күпкә яшьрәкләр үзләштермәгән компьютерны, Интернетны өйрәнеп, социаль челтәрләр белән куллана. Өйдәге компьютерында Интернеты булмау сәбәпле, атнага бер тапкыр редакциягә килеп, виртуаль дөньяны иңләп-буйлап чыга. “Хатын Интернетка тоташтырырга рөхсәт бирми. “Интернет булса, син аннан чыкмыйсың, сукыр калуыңны теләмим дип әйтә”, — дип аңлата ул сәбәбен.
Узган атнада Ибраһим абый гадәттәгедән алдарак килде. Башка көндәгедән тынгысызрак та, моңсурак та, каядыр ашкынган да сыман тоелды ул. Һәм­мәбез белән исәнләшеп, хәл-әхвәл бе­лешкәннән соң, “Мин бит сезнең белән хушлашырга килдем, туганнар, — диде. — Алып китәләр бит мине, тегендә алып китәләр”. “Тегендә” сүзен әйткәндә бармагын кайсы тарафка төртеп күрсәткәнен сизмичә дә калдым. Бу көтелмәгән хәбәр тетрәндереп җибәрде. Барыбыз да сораулы карашларны төбәп, Ибраһим абыйга карап торабыз, бәлки чираттагы шаяруы гынадыр дигән өмет бар. “Туган төбәгемә таба кайтып китәргә уйладым мин, Казанга улым янына яшәргә күченәбез…”
“Инде олы яшьтә нигә шундый кис­кен борылыш ясарга уйладыгыз?” “Тормыш иптәшегез моңа ничек риза булды?” Сораулар берьюлы берничә урыннан яуды. “Күптән җыенган идек инде без, яшь чактан ук. Әллә нишләп һәрвакыт тукталып калдык. Әле эш дип, әле балалар дип. Инде вакыттыр”. Ибраһим абыйны бу ниятеннән кире кайтырга күндерергә тырышкан булабыз, баксаң, ул инде фатирын, бакчаларын сатып, төенчекләрен төйнәп, килешенгән машинаның килеп төяп алып киткәнне генә көтә икән.
Ибраһим абыйның шәһәребездә соңгы көн яшәвен, тиз генә аның белән иркенләп аралашу мөмкинлеге булмаячагын уйлап, икенче көнне ул яшәгән йортка юл алдым. Тартмалар, төенчекләр янына утырып, юлга чыгар алдыннан корган әңгәмәне сезнең игътибарга да тәкъдим итәсе килә.
— Ибраһим абый, сезнең иҗа­ты­гызда туган як темасы зур урынны били. Юкка гына сез тә­хәллүсегез­не дә туган авылыгыз исеме белән «Биектаулы» дип куймагансыз­дыр. Иҗатка юл да, мөгаен, туган ягыгыз­да салынгандыр…
— Мин Татарстанның Балык Бис­тә­се районы Биектау авылында дөньяга килгәнмен. Туган көнем 1937нче елның 28 феврале. 1944-51 елларда авылымның 7 еллык мәктәбендә укыдым. 4 чакрым ары урнашкан Котлы Бөкәш урта мәктәбен тәмамладым.
Беренче шигыремне 10 яшемдә язганым хәтердә. Шул елларда “Яшь сталинчы” газетасыннан шагыйрь Сәхаб Урайскийдан (“Син кайтмадың” исемле йөрәк өзгеч җырның авторы) хат алуым истә калды. “Әлегә шигырьләрең өлгереп җитмәгән. Ләкин өмет­сезләнмә, энем, язуыңны дәвам ит!” — дип әйткән иде ул. Өйрәнү процессымның яшьлек чоры 10нчы сыйныфны тәмамлаганчы дәвам итте… Ләкин, ни кызганыч, шигърият утым, ерак чит җирләрдә тормыш океанында йөзә башлагач, учагында әкренләп сүрелеп, күмер астында пыскып ятты, озак еллар үткәч кенә, кабат дөрләп кабына алды.
— Без күпчелек сезне Удмуртиядә ша­гыйрь, җәмгыять эшлеклесе бу­ларак беләбез, ә Удмуртиягә кил­гәнче үткән тормыш юлыгыз белән ныклап таныш түгел. Әдәби тел белән әйткәндә, үзегезнең тәрҗемәи хәлегез турында сөйлә­гез әле.
— Мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1954 елда Казандагы техник училищега (ГТУ №4) укырга кердем һәм 1955 елда 5нче разрядлы электромонтажчы таныклыгын кулыма тотып, Себер тимер юлын электрлаштыручы махсус ЭМП-702 оешмасына эшкә юллама алдым. Омск-Уфа арасындагы тимер юл буйлап урнашкан берничә электр подстанциясен монтажлау һәм җиһазландыру эшләрендә катнаштым. Торак урыным вагон (теплушка) булды.
1956 елның 20 нче августында армия хезмәтенә чакырылдым. Красноярск краеның Канск шә­һәрендә (татарча исемен саклаган Кан елгасы буенда) урнашкан Хәр­би мәктәптә берьеллык курс­та һава укчы-радисты белгечлеген үзләштердем.
1957 елның җәендә очучылар программасына кертелгән беренче сикерешне (парашютта) үтәдем.
1957 елда Сахалин утравындагы хәрби частька юллама алып, анда реактив двигательле бомбага тотучы Ил-28 экипажына һава укчы радисты сыйфатында беркетелдем. Искиткеч тормыш башланды… Сахалин, Владивосток, Курил утраулары һәм Япония белән уртак чик буе күкләренә күтәрелдем, учениеләрдә («һава сугышлары»нда) катнаштым, нейтраль территория күкләрендә Америка истребительләре белән еш очраштым. Ватан алдында хәрби бурычымны үтәп кайткач, төзелештә эшләп алдым. 1961-64 елларда Юлсубино мәк­тә­бендә математика, рус теле, рәсем-сызым, физкультура һ.б. фәннәрдән дәресләр алып бардым, авыл яшь­ләре өчен кичке мәктәп ачтым.
1964 елда өйләндем… Укытучы эше, әлбәттә, иҗади эш, балачагымда хыялланган гамәл. Әмма минем дипломым юк, эш хакым түбән. Хатыным белән киңәшеп (ә ул Юлсубино мәктәбендә рус теле укытты), Казанга киттем, 27 яшемдә КАИга укырга кердем һәм аның радиофакультетында, көндез укып, дип­лом алдым. 1970 елдан гаиләмне (улыбыз Ильдарга 4 яшь иде) Ижауга алып килдем, радиозаводка инженер-конструктор сыйфатында эшкә урнаштым. 33 яшьтә идем…
— Шулай итеп, сезне КАИда алган һөнәрегез Ижау каласына алып кил­гән. Удмуртия җирлегендәге яшә­­еш сезгә кайсы ягы белән ачылды?
— Катлаулы, ләкин кызыклы тор­­мыш башланды. Аэронавига­ция аппаратларын, космик корабль­ләрне идарә итүче электрон системаларны (алар составында бер­ничә дистә радиоприборлар-радиоҗиһазлар) заводта җи­теш­тереп чыгаруда (дәүләт заказ­ларын үтәүдә) әзер проектлардан файдалану, заказ туса, яңа проектлар төзү (югары иҗат) — инженерлар бүлегенең төп вазифаларын тәшкил итә. Шундый гамәлләр мохитендә 2005 елның май ахырынача хезмәт иттем.
— Бу сезнең һөнәргә бәйле тормышыгыз гына. Моннан тыш сез әле милли хәрәкәтнең күтәрелеш чорларыннан башлап бүгенгәчә татар дөньясында кайнаган кеше…
— Уйлап баксаң, миңа кызыклы язмыш насыйп булган икән. Әйе, бер юлда ике гомер кичтем. Беренчесен кыска гына әйтеп уздым. Икенчесе иҗтимагый хәрәкәткә һәм әдәби иҗатыма бәйле. Узган гасырның сиксәненче еллары азагында Рә­сәй­дә сәяси җанлану башланды. Яңа тарихи вәзгыять туды. Бу хәлне аңлаган татар зыялылары зур дулкынлану кичерде. Бу дулкынга мин дә кушылдым. Без, ике дистәгә якын активист, татарның иҗтимагый-сәяси хәрәкәтен җитәкләүче органны — Ижау татар иҗтимагый үзәген — гамәлгә куйдык. Җиң сызганып, милләт язмышы өчен көрәшкә алындык. Эфирда татарча радио­журнал чыга башлады. Халык сискәнде. Милли уяну башланды.
Ә инде 1991 елның 23 мартында Удмуртия татарларының Беренче корылтае җыелды. Корылтай зур тантана рәвешендә узды. Удмуртия татарлары өчен бик мөһим бу тарихи вакыйга киләчәктә алгарыш процессын тәэмин итте. Сайланган идарә органнарының эш-гамәлләре Республика татар милли хәрәкәтен Бөтенрәсәй күләмендә авангард позициягә чыгарды… Шәхсән үзем 1991-2001 еллар дәвамында ТИҮнең Оештыру Бюросы тарафыннан даими сайланып, ТИҮнең сәясәт буенча Вице-Президенты сыйфатында эшләдем. Әлбәттә, вакытлыча пыскып яткан, ләкин дөрләргә һәрчак әзер милли экстремизга каршы көрәш җиңел булмады. Моның өчен, Республикадагы барча милли оешмалар, Рес­публика җитәкчелеге белән тыгыз элемтәдә торырга туры килде. Кыс­касы, ашыгыч, ләкин тормыш тудырган сәясәт мәктәбен уздым.
1990-91 елларда Ижауда зурлар һәм балалар өчен татар телен өйрәнү курслары алып бардым. Укучыларым 7дән 64 яшькә кадәр иде.
1991 елның 14нче гыйнварында Удмуртия телевидениесендә могҗиза туды — “Хәерле кич!” үзенең тәүге чыгышын ясады. 1991 елның мартында “Яңарыш” газетасы дөнья күрде. Аның беренче юллары буларак, минем шигъри фатихам басылды. “Яңарыш”ны без тудырсак, “Яңарыш” безне үстерде, әледән-әле безнең иҗат кичәләребезне үткәреп, әсәрләребезне бастырып дәрт уятты, Удмуртиядә генә түгел, барлык татар дөньясына танытты. “Яңарыш” белән хезмәттәшлек итеп, күпме авторларыбыз иҗади канат ныгытты?! Сөбханаллах, газетабыз халкыбыз аңына милли хисләр сала, үзе дә үсте, ныгыды, ул — Удмуртия халкының горурлыгы!
— “Яңарыш” каршында оешкан әдәби берләшмәнең ничек оешуы турында да сөйләп үтсәгез иде.
— Ул көннәрдә газетабызны чыгаручы иҗат көчләребез (журналистлар, язучылар) сыек иде. Шунлыктан, әдәби түгәрәк оештыру зарурлыгы туды. Бу эшкә мин рухи күтәренкелек белән алындым…
— Инде үзегезнең шәхси иҗа­тыгызга килгәндә, аның янә кабыну чоры да менә шушы милли күтәрелеш вакытына туры килдеме?
— Кабыну 80нче еллар уртасында булды. Сәяси хәрәкәт җилләре чаткылардан ялкын кабызды… Композитор Раиф Бәһаветдинов белән иҗади берлектә күп кенә патриотик җырларыбыз, гимннарыбыз туды. Ә 1992 елда — газиз мәркәзебез Казанны саклап, 1552 елда башларын салган бабаларыбыз рухына багышланган беренче шигъри-музыкаль һәйкәл — реквием иҗат ителде. Реквием 1995 елда Казанда оештырылган Бөтенрәсәй татар композиторлары бәйгесендә яңгырады, тамашачыны тетрәтте һәм аның триумф-алкышларын яулады. 1997 елда Удмуртиядә чыккан беренче татар китабында («Язмышлар авазы” исемле җыентыкта) минем шактый шигырьләрем һәм 27 җырым (ноталары белән) басылды. 1998 елда безнең иҗат төркеме (композитор Раиф Бәһаветдинов, җырчы Хаматнур Гаделшин һәм мин-фәкыйрегез) “Мирас” исемле җыр-бию ансамблен оештырды. 2 елга якын репетицияләр алып бардык. Югары кимәлле репертуар төзедек. Гастрольләр белән чит илләргә чыгарлык һөнәри төркем җыйдык. Мә­дәният министр­лыгын чакырып, генераль репетиция уздырдык. Көчле старт ясау өчен, Республика ансамбле статусын сорап, югары хакимият органнарына күп йөгердек.
Эш барып чыга дип йөргәндә, көтелмәгән киртәләр калкып торды. Аяк чалучыларның күбесе тар амбицияле, кыргый-көнчел татар интеллигенциясе вәкилләре булуы ачыкланды соңрак. Шулай итеп, Удмуртия милләтебез данын тиз көннәрдә дөнья сәхнәсенә күтәрерлек һөнәри җырчылар һәм 20ләп балет артистларын туп­лаган ансамбльдән мәхрүм калды, мескенлек-үзешчәнлек кысаларына сеңде. Бу турыда бүгенге яшь буын белми дә булыр. Аның өчен, гомумән, татар проблемасы юктыр да. Шәхси мәсьәләләр чиктән ашкан заман…
Шулай да минем өчен искиткеч мөһим вакыйганы әйтми калу зур гөнаһ булыр. Югарыда аталган Реквиемнең 1нче яңгыравына (1995) 2010 елда 15 ел тулды. Шул тарихи фактны искә алып, мөхтәрәм дустыбыз Фәнүс Газизуллин, 2009 елның көзендә Казан шәһәренә барып, ике сыер сатып алырлык хәләл шәхси акчасын түләп, “Хәтер исән!” исемле юбилей календаренә заказ биргән. 11500 данәгә! Менә шул продукцияне ул 2010 елның көзенә хәтле (Хәтер көненә кадәр) бушлай таратты. Кайларга? Удмуртиягә, Татарстанга, татар яшәгән барча Рәсәй төбәкләренә, Европа илләренә, Америкага, Финляндиягә, Австралиягә һ.б. кыйтгаларга. Күзләрдән елга-елга яшьләр агызырлык гамәл бит бу! Татар милләтен еш сүксәк тә, менә нинди кешеләре дә бар аның!..
— Күптән түгел Татарстан Язучылар берлеге нәшер итүендә “Кайтавазлы биеклек” дип аталган яңа китабыгыз дөнья күрде. Аның нәшер ителүе иҗатыгызга яңа дәрт, дәрман өстәгәндер.
— Әлеге китапка бик күп яңа шигырь-поэмаларым керергә тиеш иде. Ләкин нәшер итүчеләр тарафыннан аның күләме шактый кыс­картылды. Шулай да, бик матур, тыйнак кына җыентык хасил булды. Автобиография — автор хәрәкәтенең коры хронологиясе генә. Аның рухи дөньясы киңлеге, гомере һәм иҗаты мәгънәсе -китапларында… Укучыларым да барлык рухи дөньямны китапларымны укып аңлар, мине искә алыр.
— Казанга күчеп китүегез сезнең яшегезгә хас булмаган, көтелмәгән хәл…
— Шагыйрь, язучы күңеле белән паспорттагы яшенә тәңгәл килеп яшәсә, аның өчен катастрофа. Аның уйлары, фикер сөрешләре үзе яшәгән заманнан артта калса, үлемгә тиң.
Ибраһим абый сезгә хәерле юл, ерак араларга карамыйча иҗади бәйләнешебезне өзмичә, аралашып яшәргә язсын! Сәламәтлек сезгә!
— Рәхмәт!

Элмира Нигъмәтҗан.