Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Сәхнә тормышы - Зөһрә йолдыз
16.03.2017

Зөһрә йолдыз

 Бүген сәхнәләрдә тирән эчтәлекле музыка бик аз яңгырый, җитди иҗат бетеп бара. Бу зур проблема. Андый җырлар, музыкалар иҗат кичәләрендә генә башкарыла. Элек сәхнәдән профессиональ композиторларның әсәрләре генә яңгыраса, бүген җырны теләсә кем яза. Өч ноталы җырларга гына күчсәк, безне алга таба ни көтәчәк? Дөрес, гел симфония генә дә тыңлап утырып булмый.
Бервакыт яшь җырчы белән сөйләшкәндә: “Нигә безнең классик композиторларның әсәрләрен репертуарыңа кертмисең?” — дигәч: “Аны бит халык тыңламый, нишләп әле мин аны концертымда яңгыратырга тиеш”, — дигән иде. Сер түгел, җыр мәйданында кем тели, шул җырлый. Аларга чик куючы юк. Чөнки безнең телевидение дә, радио да андый катгый таләпләр куймый. Нишләтәсең, коммерция кануннары бөтен тармакларга үтеп керде. Халыкта: “Ана сөте белән кермәгәнне, тана сөте белән керми” дигән бер мәгънәле әйтем бар. Үзеңне мәҗбүр итеп, классик музыка тыңлап булмый, аны иң элек яратырга кирәк. Аннан ул мәхәббәт бала күңеленә кечкенәдән салынырга тиештер. Авылда туып-үскәннәр классик сәнгать, опера сәнгате белән алай ук таныш түгел. Аның орлыклары кечкенәдән үк салына дип әйтә алмыйбыз. Бүгенге көндә мәктәпләрдә бер баян да таба алмаганда, нинди музыкаль белем турында сөйләргә мөмкин. “Композиторларыбыз, шагыйрьләребез юк, сәхнәбезне өч ноталы җырлар басып алды, — дип лаф органчы, җыр сәнгатендәге проблемаларның сәбәпләрен балалар бакчаларыннан, мәктәпләрдән эзли башларгадыр бәлки? Миндә әлеге фикерләр Петр Чайковский исемендәге Ижау муниципаль камера хорының иң матур, сопрано тавышлы солисткасы, милләттәшебез, Удмуртиянең атказанган артисткасы Зөһрә Хөсәенова белән аралашкач туды. Шушы көннәрдә ул үзенең иҗат кичәсен үткәрде.
1992 елда Ижау шәһәрендә РФ нең атказанган артисты Владимир Михайлов Ижау муниципаль камера хоры оештыра. Заманында бик зур дәрәҗәләргә ия булган хорда бүгенге көндә утыз кеше хезмәт куя. Репертуарлары киң кырлы, алты йөздән артык әсәрләре бар. Алар — рес­публикада үткәрелә торган зур чараларның бизәге. Хор испан, итальян, француз, грузин, удмурт, рус, татар телләрендә җырлый.
Зөһрә — Ижау кызы. Кеч­кенәдән үк җырласа да, киләчәктә җырчы булып китәрмен дип уйламый ул. Аккордеон буенча музыка мәктәбе тәмамлый. “Безнең класста укыган 40 баланың барсы да музыка училищесына укырга керделәр, ә миңа бер укытучы: “Кечкенә буең белән дәү аккордеон күтәреп салкын авыл клубларында ничек эшләрсең?” — дигәч, мин фикеремне үзгәрттем. Урта мәктәпне тәмамлап, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең вокал факультетына укырга кердем. Анда белем алганда ук Чайковский исемендәге Ижау муниципаль камера хоры җитәкчесе Владимир Михайлов җырларга чакырды. Шул вакыттан бирле хорда эшлим. 24 һәм 14 яшьлек улларым бар. Олы улым 2нче санлы музыка мәктәбен тәмамлады. Аны кечкенәдән үк җырларга өйрәттем. Ә менә кечкенәсе ничектер музыкага тартылмый. Бүгенге көндә музыка көллиятендә укытам, “Молодой человек” театрында актерларга вокал дәресләре бирәм. Үземнең дә спектакльдә уйнаганым бар.
Әлеге дә баягы, хәзер хорга яшьләр килми. Заманында чит илләргә — Испания, Бельгияләргә барган булсак, хәзер инде гастрольләргә дә еш чыкмыйбыз. Бу, әлбәттә, акчага бәйләнгән. Хор бүгенге көндә берәүгә дә кирәкми, тамашачы йөрми. Сарапулда соңгы чыгыш ясаганда, сәхнәдә без үзебез утыз кеше, залда егерме кеше иде. Воткинск, Можга, Глазов шәһәрләренә барабыз, чиркәүләрдә, мәктәпләрдә чыгыш ясыйбыз. Коллективта татарлардан мин үзем генә. 2010 елда шәһәребездә узган Федераль Сабантуйны “Сандугач” җыры белән ачып җибәрдем. Соңгы вакытта Сабантуйларда җырламыйм, чөнки күп вакыт сәхнәгә чыгуны көтеп үтә. Заманында Мөхәммәтнур Гаделшин җитәкчелегендә профессиональ “Мирас” җыр һәм бию ансамбле оештыру теләге белән янып яшәгән идек. Диләрә Гаделшина, Раиф Баһаветдинов, Раушан Госманов, Таңсылу Бәйрәмголова кебек җырчылар катнашында әзерләнгән концерт программасын кабул иттеләр, ләкин күтәреп алмадылар. Һөнәри җырчылар кабул ителми бездә, үзешчәннәргә кайтып кала. “Арсенал-бэнд” оркестры белән татарча концерт программасын тамашачыга тәкъдим иттек. Концертлар алдыннан ике-өч көн йокламыйм. Эстрада җырлары җырламыйм. Хорда кешенең мөмкинлекләре төрле була, ияреп баручылар да, ияртүчеләр дә бар. Кешенең мөмкинлекләре төрле була бит”.

Зөһрә белән әңгәмәдән соң мин: “Менә чын җырчы нинди була икән!” — дип уйладым. Чыннан да, Республикабызның Зөһрә йолдызы ул! Мәкаләм башында туган фикерләргә дә җавап таптым шикелле. Хәзер кеше күбрәк акча эшләү ягын карый. Җырчылар да акча эшләү максаты белән эстрадага китә. Җитди музыканы барлык тамашачылар да кабул итә алмый шул. Классика — югары музыка. Ул җырчылардан да, уен коралларында уйнаучылардан да бик зур хезмәт сорый. Шуңа күрә күпләр, бәлки, эстрада да акча эшләве барыбер җиңелрәк дип тә китәдер.

Рәфилә Рәсүлева.