Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Милли тормыш - Зөләйха күзләрен ача (нәфис фильм карагач туган уйлар)
22.04.2020

Зөләйха күзләрен ача (нәфис фильм карагач туган уйлар)

13 апрельдә режиссер Егор Анашкин төшергән “Зөләйха күзләрен ача” фильмын «Россия 1» каналында күрсәтә башладылар. Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” романында Бөек Ватан сугышы башланырга ун еллап вакыт калган чор чагылдырылган. Фильм сигез сериядән тора. Зөләйха ролендә танылган актриса Чулпан Хаматова уйный. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, сез әлеге фильмны карадыгызмы? Фикерләрегезне көтеп калабыз. Фильмның беренче серияләреннән соң ук социаль челтәрләрдә пәйда булган фикерләрне сезгә тәкъдим итәбез.

Милләт мондый вәхши түгел!

Татарстан акчасына татарлар турында нинди пычрак фильм төшергәннәр! Имеш, бер Зөләйханы күтәрәбез, дигән булып, бөтен мил­ләтне түбәнәйткәннәр, аяк астына салып таптаганнар. Чөнки вәхши Мортаза да, аның анасы Убырлы карчык та татарның җыелма образы буларак күрсәтелә. Иң начар, иң пычрак, иң явыз рәвештә күрсәтелә. Боларны үтергән өчен дә, талаган өчен дә кызганырлык түгел. Димәк, узган тарихтагы татарны да кызганырлык түгел — илсез-җирсез калганы өчен дә, телсез-динсез калганы өчен дә… Вәхши, ерткыч татар шулай бетәргә тиеш — халык күңеленә шул фикер сеңдерелә. Бу фильмны карагач, милләт үзенең татарлыгыннан җирәнергә тиеш — яшерен максат шул. Дөньяга күзләрең ачылу өчен, бәхетле булу өчен шул вәхши татарны үтергән урыс куенына кереп ятарга кирәк икән… Татар ясап калдырган балаңа урыс фамилиясен бирергә кирәк икән. Үзеңә, нәселеңә дә урыс булырга кирәк икән. Фильм менә шул турыда. Калган өлешен карап тормаска да мөмкин.
Инде фильмдагы деталь төгәл­сезлекләре турында әйтеп тә торырлык түгел! Берсе дә татарга хас түгел — ни үзләре, ни сүзләре, ни кием­нәре, ни тормышлары! Юк татарда андый гадәтләр, юк татарда андый мәгънәсезлек һәм оятсызлык! Ул зират күренешләре, ул мунча күренешләре татар әхлагына бөтенләй хас түгел! Татар тормышы тоташ кара итеп күр­сәтелгән, мыскыл иткәндәй, бу пычракны милли җырлар белән бутаганнар. Монысы татарны алдау өчен агулы кәнфит инде, күз буяу…
Чыңгыз Айтматовның бабалары салдырган Мәчкәрә мәчетендә урыс чекистларының зина кылу күренешен төшерүләре һәм күрсәтүләре — ул инде бөтен милләтнең битенә төкерү! Намусын хурлау.
Я, татарлар, сөенәсезме татарлар дөньяга чыкты, дип? Син шундыймы? Синең әби-бабаларың шундый вәхши һәм оятсызмы? Юк, милләт мондый түгел!!! Ышанмагыз, татар мондый түгел! Татар халкы — иманлы, мәгърифәтле, чиста, мәрхәмәтле, тырыш, булдыклы милләт! Һәм манкорт әдәбияты тудырган бу ялганны, бу яланы татар халкы кире кагарга тиеш.

Фәүзия Бәйрәмова,
татар халкының күренекле сәясәтчесе, язучысы, җәмәгать эшлек­лесе, тарих фәннәре кандидаты.

Ач күзеңне, милләтем!

өләйха күзен ачты….Нәрсәгә? Аны барлыкка китергән авторның татарларның милли һәм дини чынбарлыгыннан ерак булуына, милләтен һәм динен сатып, олы дәрәҗә-исем алуына. Һәр серияне караган саен бу әсәрне язучыга, фильмны төше­рүчеләргә карата күзләребез ачыла, күңелләребездә ризасызлык, әрнү туа. 1930нчы елларда изелгән нәсел-нәсәбебезне Гүзәл Яхина кебекләр, 90 ел узгач, тагын изә-мәсхәрәли башлады түгелме? Аларның исемнәрен аклау-пакьләү урынына бу фильм аларның болай да рәнҗетелгән рухларына бәддога булды. Татар рухы кимсетелде, динебез битенә уч-уч пычрак атылды. Татар тарихы порнография түгел! Ул оялырлык кыйсса яки кабахәт анекдот та түгел! Ул — әби-бабайларыбызның героизмнары белән горурланырлык күренеш! Ул — ачы язмыш. Ул — гыйбрәт. Ул — кайгы-хәсрәт!
Ач күзеңне, милләтем! Әсәрдәге тормыш безнең нәселне дә читләтеп узмаган. Тик уртаклыклар күп булса да, аерма бик зур. Безнең әбиләр киленнәрен дә кыерсытмаган, килен­нәр дә сукыр кайнананы ташлап калдырмаган. Ирләр дә хатыннарын кый­намаган, көчләмәгән. Киресенчә, аларны дәүләт колдан да түбәнрәк дәрәҗәгә төшергән. 1930 елның көзге салкын көнендә әби-бабайларның маллары таланган. Әбиемнең әнисе үлем түшәгендә яткан. Раскулачивать итүчеләр аның астыннан түшәген тартып алып чыгып киткәннәр, коры тактада үләргә калдырганнар. Анда да тынычлап үләргә бирмәгәннәр — кыш көнендә йортларыннан урамга куып чыгарганнар. Дәү әби кеше йортында үлгән. 1931 елның ачы көзендә шул салкын вагоннарда Архангельск якларына сөрелгәннәр. Юлда барганда, әбинең энесе (вафат булган дәү әбинең ятим күкрәк баласы) ачтан үлгән. Дәҗҗаллар мәетләрне күмәргә дә бирмиләр иде дип, әбием исенә төшерә иде — поезд туктаган арада энесен карга күмеп калдырганнар. “Кардан актарып алып, җәсәден бүреләр ашаганнардыр инде”, — дип елый иде.
Нинди генә авырлыклар кичер­сәләр дә, нәселебез-милләт­тәшлә­ре­без диннәрен дә сатмаганнар, телләреннән дә бизмәгәннәр. Сөр­гендә дә динне тотканнар. Хәтта тәравих намазларын да ике йортка җыелып (бер йортка гына сыймаганнар), җәмәгать белән укыганнар. Башка милләт әһелләре белән дус-тату яшәсәләр дә, катнаш гаилә корудан ерак торганнар. Өйләнешүне никахтан башлаганнар, азып-тузып йөрмәгәннәр.
Гүзәл Яхина сөргендә изелгән мил­ләтебезнең ачы язмышын күрсәтергә тырышкан. Тик мавыгып киткән. Татар хатынын изелгән бер бичара итеп, татар ирен тиран итеп тасвирлаган. Әмма үз халкының милли һәм дини ныклыгын, героизмын бер тамчы да күрсәтмәгән, мөгаен, күрсәтергә максат та куймаган. Кызганыч…

Илмир Касимов,
Балезино районы, Кистем авылы.

Фильм бик эчтәлекле!

Бу фильмның кайбер җирләрен, чынлап та, күзне йомып карыйсың. Фильмда төп герой Зөләйха язмышы аша татар хатын-кызының сыйфатлары чагылдырылган. Сез әйтәсез: андый ирләр булмаган, киленнәр бианайларын ташламаганнар дип, ә кем соң ул киленнән сорап торган? Зөләйха шул тиклем тормыш иптәшенең сүзеннән чыкмаган, хәтта ул үлгәч тә, имзасын куюын сорый. Минем аңлавымча, фильмда бөтен татарларны бер калыпка салмаган бит автор, ә Зөләйханың үткән юлын, тормыш газабын күрсәткән. Безнең татар хатын-кызларының сабырлыгын, чыдамлыгын сурәтләгән. Фильм бик эчтәлекле!

Элла Имамова, Ижау шәһәре.

Әсәрдә татарларны мыскыллау юк

 

Нигә кешеләр бу әсәргә шул­кадәр нәфрәтләнәләр икән? Зыялы, укымышлы кешеләрнең Зөләйханы карак, фахишә дип язулары килешеп бетми. Әсәрдә бит бер татар хатынының гына язмышы бирелмәгән. Укытучылар, табиблар, рәссамнар, профессорлар, кыскасы, интеллигенция. Кызыллар властька килгәч, күпме интеллигенция юк ителгән, никадәр генофонд юкка чыгарылган? Никадәр генә авыр хәлдә калсалар да, ачлык, ялангачлык вакытында да алар кеше булып калганнар. Кызалармеецларны карагыз, качарга, бер-берсен сатарга гына торалар. Әлеге әсәрне мин шул яктан бәялим. Билгеле, коммунистларга бу ошамый. Торалар да татар ирләре үз хатыннарын кыерсыт­маган, бианайлар гел яхшы булган, диләр. Төрлесе булган инде. Татарлар шул проблеманы яшереп, барысын ал да гөл итеп күрсәтергә ярата. Бүгенге замана кешеләре ул чорда бер генә көн дә яши алмаслар иде, миңа калса. Берәүнең дә тир түгеп тапкан милкен колхозга бирәсе килмәгәндер. Бүген шулай булса, яу кубар иде. Мин бу әсәрдә татарларны мыскыллауны күрмим. Ә бары тик шул чор кешеләренә яшәве никадәр авыр булганына шаккатам. Фильмны караучыларның чынбарлыкны күрәселәре килми. Автор матур итеп күрсәтмәгән, диләр. Көянтә-чиләген асып, жырлап-биеп, чишмәгә йөрергә тиеш булды микәнни соң ул анда? Әлбәттә, китапны укыганда, башкача күз алдына килә. Кызганыч, спектакльне карый алмадым. Чулпан Хаматованы да Зөләйха итеп кабул итә алмыйм.

Альбина Шәйхетдинова, Ижау шәһәре.

Халкыбызның матурлыгын күрмәдем

1нче серияне карадым. Татар кешеләрен күрмәдем. Безнең халыкның матурлыгы нигә төше­релмәгән? Татар халкының әдәбен, матурлыгын күрәсем килгән иде. Ниндидер урман эчендәге сәяси фильм бу. Китабын мин дә укыдым. Иң соңыннан урыска кияүгә чыгып кына, күзләре ачыла, имеш. Йосыф татар егете булмаячак. Әбинең исән булуын авыл кешеләренең белмәүләре ышандырмый. Авыл бит бу, анда һәркемнең тормышы уч төбендәге кебек. Татарлар батыр булырга хокуксыз кебек…

Гүзәлия Гаязова, Әгерҗе шәһәре.

Карыйсы килә!

Китабын да укыдым, фильмны да елап карадым, авыр, ләкин карыйсы килә. Татар хатыннары изелеп яшәгәннәр, тел яшергәннәр, сөйләшмәгәннәр. Әби сөйләгәннәргә туры килә, дип уйлыйм. Түземсезлек белән калган серияләрен көтәм. Татар артистлары да бар, афәрин!

Розалия Илаева, Азнакай шәһәре.