Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Сәхнә тормышы - Зөлфия Камалова: “Татарча сөйләшергә русча белмәгән әбием өйрәтте”
1.02.2018

Зөлфия Камалова: “Татарча сөйләшергә русча белмәгән әбием өйрәтте”

“Татар җыры” дигәндә күз алдына Салават Фәтхетдинов, Хәния Фәрхи, Илhам абый, Әлфия апа килеп баса. 1991-1997 елларда Сарапул шәһәре Татар иҗтимагый үзәген җитәкләгән Нәҗип ага Камаловның кызы, Австралиядә яшүче Татарстанның атказанган артисты Зөлфия Камалова да татар җырларын башкара. Шушы көннәрдә ул Сарапул шәһәрендә әти-әнисендә кунак булып китте.
Килеп керү белән үзенең ачык күңеллелеге, татарча әдәби телдә сөйләшүе белән таң калдырды ул мине. “Бер генә рус сүзе дә белмәгән Хәдичә әбием өйрәтте мине татарча сөйләшергә. Әбием, мәрхүмә, гел татар җырларын көйләп йөри торган иде”, — дип елмая ул. 11 яшьлек Зифа исемле кызы — рус, инглиз телләрендә сөйләшә, немец, латин телләрен үзләштерә икән. Зөлфиянең ничек итеп Австралиягә барып эләгүен тагын бер кат искә төшердек. “Мин өйдән 17 яшемдә Пермь шәһәре университетының чит телләр факультетына укырга киттем. Кечкенәдән үк тауларга, елгаларга сәяхәткә чыгарга яраттым. Бу шөгылем 1991 елда студентлар алмашу программасы буенча Калифорниягә барып, яшьләр белән аралашып, тәҗрибә уртаклашып кайтырга мөмкинлек бирде. Шунда Австралиягә барырга чакыру алдым. Анда бару белән Тасмания утравындагы Хобарт шәһәрендә тәрҗемәче булып эшкә урнаштым. Бер ел эшләгәннән соң Сарапулга кайтып, биш ай яшәдем. Ләкин инде мин биредә кала алмадым, күңел каядыр ашкынып, кире киттем. Консерваториядә белем алып, музыка белән шөгыльләнә башладым. Үземнең музыкантларым белән Германия, Австрия, Финляндия, Швеция, Нидерланды, Люксембург, Швейцариядә татар һәм инглиз телләрендә чыгышлар ясадык. Португал, француз телләрендә сөйләшәм. Дөнья буйлап сибелгән талант­лы милләттәшләрем белән аралашырга яратам. Татарча аралашсам да, телне начар беләм, ныклабрак өйрәнәсем килә. Зифаны да акрынлап татар мохитенә тартырга тырышам. 2013 елда кызым Зифа белән Казан шәһәрендә өч ай яшәдек. Мин концертлар куйган арада, кызым татар мәктәбенә йөреп, татар телен үзләштерде. Бик күп фестивальләрдә катнашам. Максатым — татар халык җырларын дөнья киңлегенә чыгару. 2016 елда Үзбәкстанда үткәрелгән 60 ил катнашкан “Шәрык моңнары” фестивалендә катнаштым. Әлбәттә, бу зур чыгымнар таләп итә. Мәскәү шәһәрендәге Австралия илчелеге бераз ярдәм итә. Грандларга проектлар язам. Бернәрсә дә җиңел килми, һәрвакыт эшләргә кирәк. Австралиядә яшәү дә Россиягә караганда күпкә кыйммәтрәк. Вакытлыча фатирда тору — айга 70 мең сум, ипи 250 сум тора. Самолет билетының бәясе — кайтып килү өчен — 70 мең сум. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Австралиягә очрашуга килгәч, мине дә чакырдылар. Җырлавымны бик ошатты. 2012 елда Казан шәһәрендә узган Бөтендөнья татар конгрессы корылтаенда чыгыш ясарга чакырды һәм шунда миңа Татарстанның атказанган артисты исеме бирделәр. Хәләл җефетем Эндрю белән 17 ел гомер итәбез. Ул ансамблебездә контрабас белән варганда уйный, игътибарлы, нәзакәтле, итагатьле кеше. Мин аның белән бик бәхетле. Лингвист, тел белгече буларак, абориген телен саклап калу өчен, бүгенге көндә башкаларга белем бирә. Икебез дә командировкаларда күп йөрибез, ләкин өебезне сагынып кайтабыз. Кыяр, цуккини, слива, чәчәкләр үстерәбез. Хәзер бездә 36 градус җылы. Шунысы кыен, әти-әни янына еш кайта алмыйбыз. Самолетта гына 20 сәгать очарга кирәк. 2000 елда әти-әнием Австралиягә барып кайттылар. Туган җир сагындыра, сүз дә юк. Миңа Австралиядә үзебезнең милли ашларыбыз, туган телебездә аралашу җитми. Әлегә яшибез, алга таба күз күрер. Яшәгәндә булдыра алмастай эшләрне дә эшләргә кирәк, гомер заяга үтмәсен!”
Дөньяның төрле почмагында чыгыш ясап, татар җырларын дөнья киңлегенә чыгаручы якташыбыз Зөлфия мисалында шуны әйтәсем килә: милләттәшләребез чит җирләрдә яшәсәләр дә, телебезгә, динебезгә тугрылыклы булып калалар. Уйласаң, аларны туган якларыннан ничәмә-ничә йөз мең чакрымнар, еллар аерып тора. Алардан үрнәк алырдай нәрсәләр күп әле…

Асия Әхмәдиева, Сарапул шәһәре