Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Котлаулар - Зөлфирә Әкъмә­летдинованы юбилее белән котлыйбыз!
30.11.2017

Зөлфирә Әкъмә­летдинованы юбилее белән котлыйбыз!

Ижау. 1 нче декабрьдә безнең кадерледән-кадерле апабыз Зөлфирә Хәйбетдин кызы Әкъмә­летдинованың олы юбилее.
Сине олы бәйрәмең — 65 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, Таһир жизни белан бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын. Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшә!
Карашларың җылы яңгыр кебек,
Елмаюың айдай сөйкемле.
Шәфкатеңнең иге-чиге юк бит,
Кояш чәчкән нурлар шикелле!
Ак бәхетләр юлдаш булсын сиңа,
Көннәреңне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек — үзе бәхет бит ул,
Ходай шуннан мәхрүм итмәсен!

Иң изге теләкләр белән
Бәдретдиновлар гаиләсе: Ринат, Раушания, Руслан-Наилә, Артур-Эльвира.