Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - “Зәңгәр шәл” Ижауны гөрләтте
7.03.2018

“Зәңгәр шәл” Ижауны гөрләтте

4 мартта “Зәңгәр шәл” республикакүләм үзешчән театрлар фестиваль-конкурсының йомгаклау өлеше үтте. Җиңүчеләрне Удмуртия Республикасының Татар иҗтимагый үзәге президенты Илсур Миңнемуллин, фестивальнең жюри рәисе, ТРның халык артисты, Кәрим Тинчурин театры актеры, режиссер Зөфәр Харисов, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова, УР Милли-сәясәт министрлыгы белгече Алена Наговицына бүләкләде.
Фестиваль–конкурсның җиңүчеләре:

Иң югары дәрәҗәдәге бүләк, гран-при — Флорид Бүләковның “Әбиләргә тагы ни җитми?” спектак­лен сәхнәләштергән Ижау шәһәре “Спартак” халык иҗаты йортының “Чулпан” үзешчән театры.
1 нче урын — Гафур Каюмовның “Һинд кызы” спектаклен сәхнәләштергән Балезино районы Кистем авылы мәдәният йорты драма түгәрәге коллективы.
Балалар категориясендә 1 нче урын — “Милләтебез хәзинәләре» спектак­лен сәхнәләштергән, Ижау шәһәре «Асылъяр» үрнәк җыр һәм бию ансамбле.
2 нче урын — Муса Җәлилнең “Ана йөрәге” шигырен сәхнәләштергән Камбарка районы Кама посе­логының “Җидегән чишмә” ансамбле.
3 нче урын — Шәриф Хөсәеновның “Егерме ел үткәч” спектаклен сәхнәләштергән Можга шәһәре “Очкын” үзешчән театры.

Фестиваль-конкурсның төрле номинацияләр буенча җиңүчеләре:

“Үзешчән театр үсешенә, татар телен саклау, пропагандалауга, үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү” дипломына Можга шәһәре “Очкын” үзешчән театры ия булды.
“Халкыбызның милли гореф-гадәтләрен саклау, фольклорын торгызу” дипломына — «Асылъяр» үрнәк җыр һәм бию ансамбле.
“Декорация, костюмнар, спек­такльнең сценографик чишелеше” дипломына — Камбарка районы Кама поселогының “Җидегән чишмә” ансамбле.
“Иң яхшы хатын-кыз роле” дипломына — Гафур Каюмовның “Һинд кызы” спектаклендәге тракторчы Мәмдүдә роле өчен Балезино районы Кистем авылы мәдәният йорты драма түгәрәге коллективы әгъзасы Зөлфия Касимова.
“Иң яхшы ир-ат роле” дипломына — Гафур Каюмовның “Һинд кызы” спектаклендәге Габдрахман роле өчен Балезино районы Кистем авылы мәдәният йорты драма түгәрәге коллективы әгъзасы Ринат Касимов.
Балалар категориясендә “Иң ях­шы ир-ат роле” дипломына — “Милләтебез хәзинәләре» спек­таклендәге роле өчен Ижау шәһәре «Асылъяр» җыр һәм бию ансамбле әгъзасы Ильяс Бәдретдинов.
“Иң яхшы режиссура” дипломына Ижау шәһәре “Спартак” халык иҗаты йортының “Чулпан” үзешчән театры режиссеры Рәфилә Рәсүлева лаек булдылар.
Тамашачылар игътибарына Ижау шәһәре «Асылъяр» үрнәк җыр һәм бию ансамбле «Милләтебез хәзинәләре» спектаклен һәм Балезино районы Кис­тем авылы мәдәният йорты драма түгәрәге коллективы Гафур Каюмовның «Һинд кызы» спектаклен тәкъдим иттеләр. Кәрим Тинчурин театры актеры, режиссер Зөфәр Харисов тамашачыларны Әнгам Атнабаев иҗатына багышланган шигъри музыкаль композициясе белән таң калдырды. Тамашалардан соң үзешчән артист­лар белән фикер алышты, үзенең киңәшләрен бирде. 5 мартта ул Удмуртия Республикасының мәдәният хезмәткәрләренең белемнәрен күтәрү үзәгендә режиссерлар, үзешчән артистлар өчен актерлык осталыгы буенча остаханә үткәрде.
6 мартта Тимерьюлчылар мәдә­ният йортында Кәрим Тинчурин теат­ры Хәй Вахитның “Кияүләр” музыкаль драмасын тәкъдим итте.
“Зәңгәр шәл” республикакүләм үзешчән театрлар фестиваль-конкурсын үткәрергә ярдәм иткән өчен Татар иҗтимагый үзәге Бөтендөнья татар конгрессына, Кәрим Тинчурин театрына, Удмуртия Республикасының Милли сәясәт министрлыгына, Халыклар дуслыгы йортына, Милли-мәдәни автономиягә, “Яңарыш” газетасы редакциясенә, “Спартак” халык иҗаты йортына зур рәхмәт белдерә.