Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Зәңгәр томан артыннан
31.10.2018

Зәңгәр томан артыннан

Совет власте елларында ил тормышында гаять зур роль уйнаган комсомол оешмасына быел 100 ел тулды.
Әлеге оешма 1918 елда бик тә изге максатларны күздә тотып оештырыла. Гражданнар сугышының иң кызып барган чоры. Илдә чын мәгънәсендә халык таныган хакимият органы юк. Яңа режимның (революциядән соң) “кызыллар” дип аталган армиясе патша Россиясенең “аклар” армиясе белән сугыша. Ике яктан да үлүчеләр саны берәмләп кенә түгел, меңнәр белән исәпләнә. Илдә тәртип юк, гади халык көннән-көн хәерчеләнә. Яшьләргә укып, ныклы белем, ышанычлы хезмәт тәрбиясе алырга мөмкинлек юк. Әгәр бу яшьләрне нәрсә беләндер кызыксындырып, үз ягыңа тартмасаң, алар илдәге кан коючы сугышка кушылсалар, сәяси хәл тагын да кискенләшәчәк.
Большевиклар партиясе бу очракта бик дөрес карар кабул итеп, яшьләрнең Бөтенрәсәй иҗтимагый оешмасын төзи. 1918 елның 29 октябрь-4 ноябрь көннәрендә эшче һәм крестьян яшьләренең съездын җыя. ВЛКСМ дигән оешма 1991 елга кадәр яши. Караңгы авылларда башлангыч оешмалардан алып, райкомнар, обкомнар һәм Үзәк комитет кебек структурасы булган бу оешма көчле һәм дәрәҗәле оешмага әверелә.
Комсомол сафына бары алдынгы, әзерлекле яшьләрне кабул итү бөтен дөньяга танылырлык яшьләр оешмасы төзергә мөмкинлек би­рә. Комсомол яшьләрнең илгә, җәмгыятькә файдалы кешеләр булып үсүен­дә, аларның патриотик рухта тәрбияләнүендә зур роль уйный.
Комсомол юлламасы белән илнең төрле өлкәләрендә булган төзелешләргә меңләгән яшләр җибәрелделәр һәм ул төзелешләрдә уңышлы эшләделәр. Билгеле, ул төзелешләрдә яшьләрнең эшләвен массакүләм пропаганда чаралары купшы итеп, кирәгеннән артык буяулар белән бизәп күрсәтергә тырыштылар. Имеш, яшьләр авыр юллардан курыкмыйлар, аларның йөрәкләре тулы романтика, алар ерак Себергә “зәңгәр томаннар эзләп” китәләр һәм башкалар. Әлбәттә, тормыш тәҗрибәсе булмаган егет-кызлар, палаткаларда яшәп ГЭСлар, яңа шәһәрләр төзергә чыннан да романтик хисләргә бирелеп киткәннәрдер.
Шулай да, тормыш чынбарлы­гы барысын да үз урынына куя. Яшьләрнең күпчелеге сынауларга бирешмичә, анда зур тормыш мәк­тәбен үтәләр, чыныгалар, ерак Себер елгаларында ГЭСлар үсеп чыга, яңа шәһәрләр төзелә, илнең икътисади базасы булган яңа сәнәгать предприятиеләре төзелә. Холыклары йомшак булган “әниләренең итәкләренә ябышып кына” үскәннәр бу зур төзелешләрдән китеп баралар. Ничек кенә булмасын, бу мөһим вакыйгаларда комсомол үзенең уңай ролен күрсәтә. Шулай ук Бөек Ватан сугышы вакытында комсомолның роле турында да күп язылды, күп сөйләнде, китаплар чыкты, кинофильмнар төшерелде.
Бу оешма үз әгъзалары турында даими кайгыртучанлык күрсәтте. Комсомол комитетлары биргән характеристикалар күп кенә егетләргә-кызларга югары уку йорт­ларына кергәндә яки яхшы эшкә урнашканда ярдәм итте. Совет чорында яшьләрнең торак-көнкүреш проблемаларын хәл иткәндә дә комсомол комитетлары биргән характеристикага карыйлар иде.
Узган гасырның 80-90 елларында СССР дигән бөек дәүләт зур кризис кичерде – бу берәүгә дә сер түгел. Илдә кибет киштәләре буш булып, бөтен дөнья бездән атом бомбасы һәм космик ракеталары булган хәерчеләр дип көлә башлагач, компартия адресына халык нәфрәте каһәр булып ява башлады. Сәяси партия үз дәрәҗәсен үзе төшерде.
Ә менә комсомол адресына тәнкыйть сүзләрен ишеткәнем булмады. Шуңа күрә 1991 елның 27-28 сентябрендә ВЛКСМның га­дәттән тыш съезды булуы һәм аның бу яшьләр оешмасын таратуы ниндидер көтелмәгән провакцион вакыйга булды, минемчә. Матбугатта бу турыда хәбәрләр, бернинди дә фикер алышулар булмады.
Бүген комсомолны искә алганда башка төрле уйлар килә. Билгеле, ул компартия инициативасы белән, аның яшь буынны тәрбияләү сәясәтен тормышка ашырыр өчен төзелгән оешма булды. Аның төп идеологиясе, төп максаты тормышка ашмаслык хыял, әкияти гадел җәмгыять – коммунизм төзү булды. Аның эшендә бик күп формализм, тормыш хакыйкатен компартиянең буш лозунглары белән каплап калдыру күзәтелде. Ни әйтсәң дә, ул компартиянең бер өлеше, бер таяну ноктасы иде бит.

Ә менә бүгенге тормышта яшь­ләр белән эшләү өчен андый оешманың булмавы үзен бик тә сиздерә. Ни әйтсәң дә, яшьлек ул — хыяллану, романтика чоры. Акча артыннан куучылар гына түгел, ә “зәңгәр томаннар” артыннан баручылар да кирәк бит!

Гыймран Сафин, Ижау шәһәре.