Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Зәйтүнә Мөхәммәтнур кызы: “Һөнәремә булган мәхәббәт балаларыма да күчте”
6.10.2020

Зәйтүнә Мөхәммәтнур кызы: “Һөнәремә булган мәхәббәт балаларыма да күчте”

Элек иң дәрәҗәле һөнәрләрнең берсе укытучы иде. Тик соңгы елларда бу һөнәрнең дәрәҗәсе төшә башлагангамы, чыгарылыш укучылары арасында укытучы булырга җыенучыларны күрсәң, гаҗәпләнәсең. Сарапул шәһәрендә яшәүче укытучылар динас­тиясе белән танышу да миңа могҗиза кебек тоелды. Гаилә башлыклары Зәйтүнә һәм Тәлгать Шәмстдиновлар — үзләре укытучылар. Өч балалары да укытучы һөнәрен сайлаганнар. Өстәвенә, уртанчы кызлары Земфираның ире, уллары Русланның хатыны да укытучылар. Оныклары Анна да әби-бабайлары юлыннан киткән. Әлеге гаиләнең педагогик эш стажын бизмәнгә салсаң, 150гә тула.

Әни безнең өчен үрнәк булды

Әлеге гаилә белән якыннан танышу максатыннан, без Сарапул шәһәренә юл тоттык. 23нче мәктәп каршына килеп туктагач, сукмактан атлап килүче бик затлы парга күзем төште. Олы яшьтә булуларына карамастан, икесе дә төз гәүдәле, сөйкемлеләр, зыялылыклары ерактан үк күренеп тора. Баксаң, алар без очрашу билгеләгән Зәйтүнә ханым белән Тәлгать әфәнде булып чыктылар. Мәктәп ишеген ачып кергәч тә, укытучыларның, укучыларның зур ихтирам белән исәнләшүләренә игътибар иттем. 20 ел буе биредә мәктәп директоры булып эшләгән Зәйтүнә ханымның якты эз салганлыгын шул мизгелдә үк тоеп алдым. Түгәрәк өстәл артына утыргач, гаилә белән танышуны атказанган мәгариф хезмәткәре, мәгариф отличнигы Зәйтүнә Мөхәммәтнур кызы Шәмстдиновадан башладык.
Ул Сарапул педагогика көллиятен тәмамлаган. Көллияттә укытучылар әзерли торган бүлек булмагач, Зәйтүнә ханымга тәрбиячеләр әзерли торган бүлектә белем алыр­­га туры килә. Әмма укытучы һөнәре үзенә нык тарта һәм ул Удмурт дәүләт университетының рус теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. “Миңа укытучы булу шундый ошый иде. Һөнәремне нык яратканга, бу мәхәббәт балаларыма күчкәндер. Алар өчесе дә башка һөнәр турында уйлап та карамадылар”, – ди Зәйтүнә ханым.
“Әни безнең өчен үрнәк булды, — дип дәвам итте Фәридә Треть­якова. — Аның янына өйгә укучылар килә иде. Кечкенәдән без әни­гә ияреп мәктәпкә йөрдек. Укытучы һөнәрен ярату, аңа тугры булу безнең күңелгә кечкенәдән сеңде. Бернинди үкенүсез Сарапул педагогика көллиятендә белем алдым. Көллияттәге рус теле укытучысы Берта Хлынова рус теле укытучысы булырга этәрде. Мин шуннан чыгып кына әйтә алам: әгәр укытучы үзенең эшен, балаларны ярата икән, аның дәрәҗәсе беркайчан да төшми”.
Фәридә ханым хәзерге вакытта Индустриаль техникумны җитәкли, Дәүләт Советы депутаты. Балигъ булмаган балалар белән эшли. Үзе җитәкләгән техникумда 100 ятим бала укуын, барлык балаларның да укырга сәләтле түгеллеген, ялгыш юлга да басуларын, әмма аңа карамастан укытучы аларның ышанычын, мәхәббәтен яуларга тырышырга тиешлеген ялкынланып сөйләде. “Кайчакта укытучылардан: “Баланы яратырга аның әти-әнисе бар. Мин аны яратырга тиеш түгел”, — дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Мин бу сүзләр белән килешмим. Бүгенге заманда технологияләр кирәк, әмма бала белән укытучы арасында ышанычлы аралашу булмаса, без бернинди нәтиҗәгә дә ирешә алмаячакбыз. Шуңа күрә техникумда социаль-педагогик хезмәт күрсәтү эшен оештырдым. Минем үземнең кабинетым һәрвакыт ачык. Телефонымны һәрбер студент белә”, – диде ул.

Җиңү артыннан җиңү

Уртанчы кызлары Земфира Хафизова бүгенге көндә әнисенең эшен дәвам итә. Ул — 23нче мәктәп директоры. Әлеге вазифаны дүрт ел гына җитәкләсә дә, аның байтак кына уңышлары бар. Чөнки Земфира — вакытында әнисе канаты астында эшләп, чыныгу алган кыз. Ул Сарапул педагогика көллиятен тәмамлаганнан соң, хезмәт юлын 23нче мәктәптә педагог-оештыручы булып башлый. Кызның тырышлыгын күреп, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары итеп билгелиләр. Эшкә җиң сызганып тотынган кыз укучылар белән стена газеталары чыгара, газета-журналларга эш тәҗрибәсе белән уртаклашкан язмаларын юллый. Укучыларның үзидарәләре дә мактаулы урыннар яулыйлар. Ул елларда мәктәптә җинаять юлына басучыларның да саны кими. Шәһәр мәктәпләре ара­сында тәрбия эшләре буенча нәтиҗәле эшләгәннәре өчен август киңәшмәсендә Зәйтүнә ханымга Мактау кәгазе бирәләр. “Әни «ЗИО» мәдәният йорты сәхнәсенә чыгып баскач, бик горурландым. Чөнки әлеге эш артында минем дә хезмәтем ята иде. “Әнинең менә нинди яхшы кызы бар”, — дип беренче тапкыр үз-үзем белән горурландым”, — ди Земфира.
Ә агымдагы елда 23нче мәктәп 2 миллионга якын грант откан. “Безнең инициатива” дигән конкурсның җиңүчесе алар. Шул акчага бик матур, заманча волейбол мәйданчыгы ясап куйганнар. Үземнең позициямне ныгыту өчен җитәкчеләр арасында узган республика конкурсында да катнаштым һәм финалга чыктым. Конкурска мең ярым гариза бирелгән иде. 20 кеше арасында булуым бик зур җиңү, дип исәплим”, — ди Земфира Тәлгать кызы.

Мәктәпләргә егетләр кирәк

Бу хакыйкатьне һәркем белә. Тик бүген мәктәпләргә егетләр түгел, кызлар да бармый башладылар. Русланны укытучы һөнәре нәрсәсе белән җәлеп итте икән соң? Әлеге соравыма Руслан менә нәрсә дип җавап бирде. “Ирләр мәгариф өлкәсендә булырга тиеш. Дөрес, бүгенге көндә укытучыларның хезмәт хаклары аз. Бу һөнәр авыр дип, беркем дә укытучы булмаса, балаларны кем укытыр? Мин укытучы һөнәрен сайлавыма һич кенә дә үкенмим. Үзем Сигаево мәктәбендә инглиз теле укытам һәм “Потенциал” хәрби-спорт өстәмә тәрбия бирү үзәгендә методист булып эшлим. Укучыларны күргәч тә, сөенеп: “Мин сезне күрүемә шат”, — дип сәлам бирәм. Алар белән табигать кочагына еш кына чыгабыз. Сигаево мәктәбендә яңа спорт мәйданчыгы бар. Анда рәхәтләнеп спорт белән шөгыльләнәбез. Укучыларга үз үрнәгемдә гаиләмне, әти-әниемне кадерләвемне күрсәтәм“, — дип сөйләде Руслан.
Руслан Тәлгать улы 17нче мәктәптә укытканда аны армия сафларына алуларын да кызык итеп искә алды. “Укучылар коридорга тезелеп, минем белән саубуллаштылар, хатлар яздылар, хәтта директор урынбасары Галина Григорьевна киңәшләр биреп, кабат мәктәпкә кайтуымны көтүләрен әйтеп, хатлар язды”, — диде ул.

Иң мөһиме — теләк булу

Ә менә Тәлгать әфәнде һөнәре буенча укытучы түгел, әмма ул мәктәптә технология һәм тормыш имин­леге нигезләре дәресләрен алып барып, бик күп кенә малайларга дөрес тәрбия биргән. Бервакыт Зәйтүнә ханым аны: “Ярты ел гына булса да, мәктәпкә эшкә кил”, — дип чакыра. Әмма Тәлгать абый ярты ел белән генә чикләнми, биредә 12 ел эшләп, лаеклы ялга чыга. “Теләгең булса, барлык эштә дә булдырып була. Балалар белән уртак тел табу өчен аларның ышанычын яуларга кирәк. Бу мәктәптә миңа кадәр укучыларга корал күрсәтүче, аны җыйдыручы да булмаган. Укучылар мылтык күргәч, аптырап калдылар: “Сез үзегез аны җыя аласызмы?” – дип, мине сынап караучы сораулар да бирделәр. “Күземне йомып, җыя алам”, – дидем һәм 55 яшьтә булуыма карамас­тан да, балаларга сүземне дәлилләп күрсәттем”, — ди.

23нче мәктәпкә эшкә килгәнче үк Тәлгать әфәнденең балалар белән эшләү тәҗрибәсе булган. Ул Сарапулда балалар өчен ачылган цирк студиясендә тренер, аннан 8 ел циркач булып ил гизгән. Сарапулның 16нчы мәктәбендә технология, физкультура, рәсем дәресләрен алып барган. Гаиләдә дә балаларны тәрбияләүдә үзеннән зур өлеш керткән. “Әгәр Тәлгать балаларны тәрбияләргә ярдәм итмәсә, мин озак еллар директор булып эшли алмаган булыр идем, Ул балаларга бик таләпчән, җаваплы булды. Өч балабыз да мәктәптә яхшы укыдылар”, – ди Зәйтүнә ханым.

“Мин Владимир Высоцкийның: “Иң кирәкле китапларны балачакта укы”, — дип әйткән сүзләрен девиз итеп алдым. Үзем дә бик күп китаплар укыдым, балаларны да китап укырга өйрәттем. Тик һәрвакыт әсәрләрнең тәрбияви, балаларның күңелләрендә калырлыгын сайладым. Икенче иң яхшы алым — хезмәт тәрбиясе. Балалар үскәндә шәхси йортта яшәдек. Мин утын ярсам, алар өйделәр. Печән чапсам, алар җыйдылар. Ә хәзер әти-әниләр эш­лиләр, ә балалары телефонда уйнап утыра. Әти-әнисенә булышасы урынга: “Кайчан өйгә кайтабыз, минем ашыйсым килә”, – дип кычкырып утыра”, — дип, яшь әти-әниләрне чеметеп алды.

Оныклары да укытучы

Зәйтүнә ханым белән Тәлгать әфәнденең оныклары Анна да укытучы һөнәрен сайлаган. Бүгенге көндә ул 23нче мәктәптә рус теле һәм әдәбияты укыта. “Мин мәктәптә укыганда әбием мәктәп директоры иде. Бабам, Руслан абый миңа белем бирделәр. Мин мәктәпкә өйгә кайткан кебек сөенеп килә идем. Минем дә алар кебек укытучы буласым килде. Дөрес, 9нчы сыйныфтан соң медицинаны сайларга тырышып, әзерлек курсларына йөргән идем, әмма күңелем барыбер укытучылыкка тартылды. Шуңа күрә Глазов педагогика институтына укырга кердем. Мин үскәндә әбиемнең әнисе исән иде. Аны тәрбияләү, аны яңадан санарга өйрәтү, темалар аң­лату бик ошый иде. Хәзер балалар белән яратып шөгыльләнәм. Бүгенге көндә параллель 5нче сыйныфларны укытам. Минем аларны дөрес итеп сөйләшергә, уйларга, хатасыз язарга өйрәтәсем килә”, – дип сөйләде Анна.
Янәшәбездә утырган Зәйтүнә ха­ным белән Тәлгать әфәндегә онык­ларының укытучы һөнәре турында җылы итеп сөйләве күңелләренә сары май булып яткандыр, чөнки киләчәктә аларның сукмагыннан оныклары да атлаячак бит. Мондый гаиләне ничек могҗизага тиңләмисең инде.

Рилия Закирова.