Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Зур үзгәрешләр көтелә
29.08.2018

Зур үзгәрешләр көтелә

27 августта Удмуртия башлыгы Александр Бречалов УР Хөкүмәте утырышын үткәрде. Барлык мәсьәләләр һәм сораулар да шәһәрнең үсеше, киләчәге турында булды. Шуңа күрә әлеге чарада “Ижау шәһәре муниципаль берәмлеге” Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Сергей Задорожный һәм шәһәр хакимияте вәкилләре катнаштылар.

Республика һәм шәһәр җитәкчеләренең киңәшмәләрен бергә үткәрү форматы июнь аенда ук гамәлгә кертелә башлаган иде. Александр Бречалов чараларны мондый рәвештә үткәрү нәтиҗәле дип саный. “Безнең максат бер – шәһәрне үстерү, матурлау, алдыбызда торган мәсьәләләрне бергә хәл итү”, — диде. Әлеге чарада исә сүз яңа уку елына әзерлек, муниципаль административ реформалар үткәрү, башкалабызны үстерү максатыннан инвестицион проектларны гамәлгә ашыру турында барды.
Шәһәрне җылылык белән тәэмин итү сезонын ачуга әзерлек турында Сергей Задорожный сөйләде. “Бу безнең төп эш юнәлешләребезнең берсе. 2016 елда гадәттән тыш хәлләр режимы кертелгән күңелсез вакыйгалардан соң, әлеге юнәлешкә игътибар артты һәм башка эш алымнары кулланыла башлады. Җылылык бирү эшенә әзерлек графигы да март аеннан ук расланды. Агымдагы елның 24 августына әзерлек 84,7 процентны тәшкил итте. Күп кенә идарә итү компанияләре инде җылы бирү сезонына тулысынча әзер. Әзерлек эшләренә гидравлик сынаулар үткәрү, җылылык бирү чыганакларын, квартал һәм магистраль челтәрләрне тикшерү керә. Без боларны уңышлы гына үттек”, — диде ул. Александр Бречалов аңа мөрәҗәгать итеп: “Кешеләрнең канәгатьсезлек белдереп шалтырату очраклары күпкә кимеде. Әмма андый очраклар күп әле. Шулай да алга китеш зур. Сез алдыгызга куелган бурычларны үтәдегез”, — диде.

Ижау хакимиятенең мәгариф идарәсе җитәкчесе Светлана Петрова 1 сентябрьгә мәктәпләрнең әзерлеге турында сөйләде. Аның әйтүенчә, башкаланың барлык мәктәпләре дә яңа уку елына әзер, күзәтү органнары тарафыннан кабул ителгән. Яңа уку елына әзерлек өчен 95 млн сум, балалар бакчаларына — 26 млн сумнан артык акча тотылган. Мәктәпләр җылылык бирү сезонына да әзер. 1 сентябрьдә 220 урынлы 259нчы санлы балалар бакчасын ачу, 825 урынлы 46нчы мәктәпне ачу тантанасы көтелә.
Удмуртия Башлыгы капиталь төзекләндерү максатыннан рес­публикада социаль объектларны инвентаризацияләү проекты гамәлгә ашырылуы хакында хәбәр итте. Ул шулай ук бүгенге көндә объектларның җимереклелеген бәяләүче критерийләр булмавы турында әйтте. Без хәзер мәгълүмат туплап, объектларның торышын бәя бирүче бердәм регламент булдырачакбыз. Октябрь азагында 2019 ел өчен нинди социаль биналар төзекләндерү беренче планда торачагы һәм ремонт эшләренә нинди сумма бүленәчәге билгеләнәчәк”, — диде.
“Тагын бер кискен мәсьәлә – оптимизация ясау. Республика 2019 елга бюджетны формалаштыруда катлаулы чор кичерә ,- ди Удмуртия Башлыгының киңәшчесе Константин Сунцов шәһәрнең финанс хәлен бәяләп. — 2018 елда бюджетның дефициты 324,7 млн сумны тәшкил итүен әйтте”. Аның фикеренчә, чыгымнарны киметү, эш нәтиҗәлелеген арттыру өчен административ реформа үткәрергә, ягъни идарә итүче хезмәткәрләрнең санын 30%ка киметергә кирәк. “Реформаларның беренче этабын сентябрь аенда ук башларга һәм 31нче декабрьгә кадәр тәмамларга кирәк. Шәһәр Хакимияте аппаратын тәэмин итү чыгымнары башка шәһәрләр белән чагыштырганда артыграк. Әгәр Ижауда 652 млн сумны тәшкил итсә, Ульяновск шәһәрендә – 525 млн сум, Чабаксарда — 220 млн сум, Пензада – 210 млн сум. Шуңа күрә беренче мәсьәлә – җитәкчелек аппаратын 30 %ка кыскарту, аның өчен район хакимиятләрен дә кыс­картырга кирәк”, — диде ул.
Бу реформалар кысаларын­да Шәһәр хакимиятенең Төзек­ләндерү һәм транспорт идарәсен Торак-коммуналь хуҗалыгы идарәсе белән берләштерү, Финанс идарәсен Муниципаль заказ белән, Белем бирү идарәсен мәктәпкәчә белем бирү идарәсе белән һ.б берләштерүләр көте­ләчәк. Мондый кыскартулар нәти­җәсендә шактый акча янга калачак. Александр Бречалов мондый реформаны хуплап кабул итте.
Инвестицион проектларга кил­гәндә, Үзәк мәйданны, Ижау буасы яр буен (2018-20), урамдагы утларны модернизацияләү (2019– 20), шәһәр электр транспортын яңарту (2019–22) эшләрен гамәлгә ашыруны күздә тота җитәкчеләр.
Утырыш ахырында “Ижау шәһәре муниципаль берәмлеге” Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Сергей Задорожный чыгыш ясады. Ул санап кителгән проектлардан тыш әле күп кенә ахырына кадәр уйланып бетелмәгән проектлар да барлыгын әйтте. Үз чыгышында ул шәһәргә кагылышлы мәсьә­ләләрдә актив катнашуы өчен Константин Сунцовка рәхмәт белдерде һәм аны инвестицияләр буенча Шәһәр башлыгы вазифасын башкаруны аңа йөкләргә тәкъдим итте. “Мин моңа каршы түгел, Константин Сунцов шәһәргә инвестицияләр җәлеп итү буенча һәм шәһәрнең инфраструктурасын үстерү буенча активлык күрсәтә. Бу стратегик яктан бик зур юнәлеш. Бу тагын да безнең бер-беребезне тыңлап, шәһәр халкы өчен эшләвебезне күрсәтә” , — диде республика Башлыгы.

Элмира Нигъмәтҗан.