Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Зур абруйлы шагыйрь
14.12.2017

Зур абруйлы шагыйрь

Әгерҗе районында өч ел элек “Уразай каеннары“ фестивале уздырыла башлады. Ак каеннар кочагында утырган Уразайда илһамланып иҗат итүчеләр һәм районнан килгән талантлар җыелды бу иҗат бәйрәменә.

Уразайда яшәп, аның ак каеннарына сок­ланып, табигатьнең шушы гүзәлләреннән илһам алып иҗат итүче җырчы һәм композитор Гафият Нигъмәтуллин җырларына багышланды быелгы фестивальнең бер өлеше. Фестивальдә катнашучыларга һәм кунакларга яңа җырларын да тәкъдим итте талантлы композиторыбыз.
– Хезмәт юлымны Салагышта мәдәният йорты директоры булып башладым. Аннары комсомол оешмасы секретаре итеп сайладылар. Салагыш авыл Советы рәисе булганда да, анда мәдәният йорты төзү эшләрен җитәкләгәндә дә күңелдә җанга якын шушы авыл турында җыр язу уе гел күңелемдә йөрде, – дип сөйләде Гафият Нигъмәтуллин. – Күптән түгел авылдашым Ринат Батталовның “Салагышым“ шигыре кулыма керде. Күңелдә йөрткән ниятем чынга ашты, шулай итеп, “Салагышым“ җыры туды.
Җыр, чынлап та, “җырлап“ тора. Башкаручысы да оста җырчы: ике тапкыр Казанда “Җырлыйк әле!“ тапшыруында катнашкан, СССР вакытында Бөтенсоюз смотрында ике тапкыр лауреат булып, ике алтын медальгә лаек булган, Казанда тынлы оркестрда уйнаган Гафият Нигъмәтуллин бит! Шуңададыр, бу икәүнең иҗат җимеше көчле алкышларга күмелде. Аларның тагын бер бик матур җыры яңгырады бу иҗат бәйрәмендә.
– Мин бу бәйрәмгә Чаллыдан махсус кайттым. Бүген әтиемнең авылдашыбыз Ринат Батталов сүзләренә языл­ган “Ышан, кызым“ җырын башкардым. Әтиебезнең җырлары матур. Бу җырны кайда гына башкарсам да, тамашачы аны бик җылы кабул итә, – диде Гафият Нигъмәтуллинның кызы Лизирә Таһирова.
Жыр остасы Лизирә Таһировага чәчәк бәйләме бирергә дип, сәхнәгә күтәрелгән Татарстан һәм Удмуртия Язучылар берлекләре әгъзасы Ринат Батталовтан шигырьләрен укуын сорадылар. Ул туган авылы Рыстан Уразайга күченү тарихын сөйләде. Аны үз кешесе итеп кабул иткән Уразай авылы, юл буендагы он тегермәне турында шигырен укыганда һәркем шул чорларны күз алдына китерде. Тагын бер шигырен, Уразай кызы Илсөяргә – 43 ел бергә гомер кичергән хәләл җефетенә багышланганын укыганда, хисләр дулкыныннан күпләрнең күзендә яшь күренде.
Фестивальдә шигырьләргә урын бирелү дә чараның эчтәлеген баетуга китерде. Шагыйрь өчен иң зур бәя – аны туган җирендә танулары, хөрмәт итүе, диләр. Татарстан һәм Удмуртия Язучылар берлекләре әгъзасы, шагыйрь Ринат Батталов мондый хөрмәтне бөтен барлыгы белән тойды бу иҗат бәйрәмендә.

Асия КОРБАНГАЛИЕВА, Әгерҗе шәһәре.
Автор фотосурәтендә Р.Батталов, Г.Нигъмәтуллин.