Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


18.10.2017

Зурладык

Кистем һәм аның карамагына караган авылларда Өлкәннәр көне зурлап билгеләп үтелә. Быел да әлеге уңайдан «Кистем» муниципаль берәмлеге башлыгы Айнур Касимов һәм мәдәният үзәге йорты хезмәткәрләре бик күп кенә чаралар оештырдылар. Кистем һәм Котомка авылларында «Миләшнең ал тәлгәшләре» дип исемләнгән ял кичәсе узды. Башта өлкәннәрне Айнур Касимов котлады. Кистем мәдәният йорты үзешчәннәре әзерләгән бәйрәм концерты булды. Кичәдә өлкәннәргә изге теләкләр юлланды. Ә бәйрәм табыны артында өлкәннәр чын күңелдән аралаштылар, үткән гомер юлын «сүттеләр».
Кистем авылында урнашкан картлар йортында яшәүче өлкәннәр дә игътибарсыз калмады. Монда «Рәхмәт, акыл утырткан чорга» дип аталган кичә узды. Айнур Илмир улы өлкәннәрне котлап, бүләкләр тапшырды. Ә Гордино авылында яшәүче өлкәннәр активлыклары, бердәм булулары белән аерылып торалар. Без килүгә мичләрне ягып, табыннарны әзерләп куйганнар иде инде. Кичә җылы мохиттә үтте. Һәр кичәдән өлкәннәр күтәренке күңел белән таралдылар.

Светлана Касимова, Балезино районы Кистем авылы.