Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Сәхнә тормышы - Зифа Нагаева: “Кешегә һәрвакыт хәрәкәт кирәк!”
6.04.2017

Зифа Нагаева: “Кешегә һәрвакыт хәрәкәт кирәк!”

 Элек мин Башкортстанның “Юлдаш” радиосын яра­тып тыңлый идем. Безнең якларда иң әйбәт тотучы радио каналы иде ул. Заманалар үзгәргәч, радио каналлары артты, ләкин аларны ләззәтләнеп тыңлап утырырга вакыт кына табып булмый. Шулай да күңелдә әлеге “Юлдаш” радиотапшыруы турында матур хатирәләр саклана. Ә инде Тимерьюлчылар мәдәният йортына Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның сәнгать эшлеклесе, җырчы-шагыйрә, популяр композитор, “Юлдаш” радиосының танылган алып баручысы Зифа Нагаева концерт белән килгәч, ничек инде аның белән әңгәмә кормыйсың?! Эстрада артистлары арасында әлеге авторның җырларын җырламаган артист бар микән? Аның нинди автор-композитор булуын аңлау өчен Зөһрә Шәрифуллина башкаруында “Бер вакыт кына” җырын тыңлау да җитә. Аның белән әңгәмә корганда, мин радио кабызып куйгандай булдым. Үзем Зифа ханымның тел байлыгына сокланып утырдым.
— Зифа ханым, сез Ижау шәһәрендә беренче тапкыр. Әлегә кадәр гастрольләр белән йөргәнегез бик ишетелмәде. Гастрольләргә чыгарга нәрсә этәрде?
— Бүген мин лаеклы ялда, иркенләп, рәхәтләнеп иҗат итәм. Минем җырларым инде миннән алдан килеп халык күңелен яулаган булгач, җырларымны тыңлаган тамашачы белән очрашасым килде. Матди ягымны кайгыртып түгел, миңа халык белән аралашырга, иҗат итәргә темалар кирәк. Халык арасында йөреп, рухи халәтемне баетам. Күңелдән күңелгә күпер салам. Эшләгәндә сирәк йөрелде, шулай да мин биш ел Фән Вәлиәхмәтов белән чыгыш ясадым. Татарстанда бик күп җырчылар җырларымны башкардылар.
— Гомер бишеге тирбәлгән якларны искә төшерик әле.
— Мин Башкортстанның Авыргазы районы Гомәр авылы кызы. Алты яшьтән гармун уйный башладым, җизни өйрәтте. Әниемне беренче укытучым дип саныйм. Энекәшем бар. Аның белән кечкенә чакта ярыша-ярыша уйный идек. Ул җырның яртысын өйрәнә, мин калганын. Сигезенче классны тәмамлагач, Уфа музыка училищесының хор-дирижерлык бүлегенә укырга кердем. Шәһәр балалары музыка мәктәбе тәмамлап килгәнлектән, миңа алар арасында укуы баштарак бик авыр булды. Укуымны тәмамлагач, юллама белән үзебезнең районга кайттым. Балалар бакчасында, мәктәптә музыка укытучысы булып, соңрак музыка мәктәбе директоры булып эшләдем.
— Ничек уйлыйсыз, иҗат итәр өчен киң дәрья кирәкме?
— Әлбәттә, иҗатым киңәя башлагач, 1991 елда Уфа шәһәренә күчтем. Һәм һич тә үкенмим. Иҗатымны ныграк үстерү өчен дөрес эшләгәнмен, дип уйлыйм. Балалар өчен татар балалар фольклор түгәрәге оештырдым. “Шәрык” радиосында музыкаль мөхәррир булып эшләдем. Эшем бик катлау­лы иде. Ул ва­кытта музыкаль фонд ярлы, язмаларны Татарстаннан кайтартабыз. Бервакыт алып баручы авырып китеп, миңа бер атна аның урынында эшләр­гә туры килде. Ул терелгәч, яңадан үземнең эш урынына кайттым. Тамашачылар шалтыратып: “Кая ул, теге моңлы тавышлы кызыгыз?” — дип сорап аптырата башлагач, радио җитәкчесе миңа: “Бар, халыкны ач калдырма, урыныңа чыгып утыр”, — диде. Анда дүрт ел эшләдем. Аннан соң инде “Юлдаш” радиосына күчтем.
— “Юлдаш” һәм сез. Бу сүзләр аерылгысыз дип аңлыйм.
— Әйе, егерме елдан артык радиода эшләдем. Радиодагы хезмәтем иҗатымда, тормышымда зур роль уйнады Анда эшләп, кырмыска оясында кебек кайнаша-кайнаша, вакыт үткәнен дә сизмәгәнмен. Әлеге елларны тәмләп тагын бер үтәр идем. Хәзер уйлыйм да: минем бер генә елым да заяга узмаган. Үзем теләгән һөнәрем буенча эшләгәнмен, гамәлләр кылганмын.
— Шигырь, көй ничек туа?
— Көйдән алдан шигырь туа. Сүз үзе көй эзли. Мин аны тегермән тартуга тиңләр идем. Гадәттә иртәнге дүртләрдә-бишләрдә язам. Аннан соң көн дәвамында эшкәртәм. Җырларымның санын исәпләгәнем юк, исәп өчен язмыйм. Шулай да дүрт китап чыгарганда 500 гә якын җыр булды. Иҗатта үткән елларым белән бик канәгать.
— Якыннарыгыз иҗат кеше­ләреме?
— Ике улым, бер кызым, өч оныгым бар. Балаларым музыка мәктәбен тәмамладылар, җырлап үстеләр. Үскәч, башка һөнәр сайладылар. Энекәшем ул юлдан китмәде. Кечкенәдән үк машиналар белән җенләнә иде. Алган уенчыклар белән уйнамыйча, агачтан машина ясап уйнады. Бүгенге көндә үзенең автосервисы бар. Әнием еш кына: “Ике бала таптым, берсе тау башында сөйли, икенчесе машина астында ята”, — дип шаярта иде.
— Тамашачы арасында автор-башкаручыларны өнәп бетермәүчеләр бар, аларга карашыгыз нинди?
— Әйе, ләкин бит җыр — ми­нем балам. Минем аны үзем күзалла­ган­ча башкарасым килә. Әлбәттә, без иҗат җимешләребезне көчле җырчыларга бирергә тиеш һәм бирәбез дә. Уфада елына бер тапкыр, җырчылар белән концерт куеп имтихан тотам. Иҗат төркемем бик көчле, без бер гаилә кебек. Уфада Марат Шәйбәков, Әнвәр Нургалиев, Радмир Вәлиев, Гөлшат Арс­ланова белән һәрвакыт бергә чыгышлар ясыйбыз. Икенче хәләл җефетем, аның белән инде унбер ел яшибез, администратор.
— Сезнең гадәти булмаган ме­дицина ысуллары белән дәваланганыгыз турында укыганым бар. Файдасы булдымы?
— Балаларымның әтисе белән аерылышкач, хәзер үзе дә бу дөньяда юк инде, бик каты авырый башладым. Йөрәккә авыр килде. Әйе, әнә шундый ысул белән дәвалаучы табиб белән таныштым. Операция өстәленнән качып киттем. Биш ел дәвамында айга ундүртәр көн ач торып дәваландым. 73 кг идем, 20 кг югалттым. Шуннан соң табибка бару юлын оныттым. Авылда йорт салдык, җәй буе велосипедта йөрим. Кешегә — башына, уена, гәүдәсенә — һәрвакыт хәрәкәт кирәк.
— Бүгенге халәтегез нинди?
— Бүгенге көндә инде мин тау­ның биеклегеннән төшеп барам, шуңа күрә вакытымны кызганам. Шундый гадәтем бар: алдыма зур максат куям, аннан үлеп эшлим, барыбер ерып чыгам. Элек девизым: “Булдырабыз!” иде, хәзер “Кулдан килгәнчә, озакка җиткәнче”, — дип эшлим.Үзем тик тора белмәгәч, безнең коллективта берәүгә дә тынычлык юк. Кешенең тик торганын яратмыйм. Әни әйтә иде: “Син кешегә эш кушарга яратасың”, — дип. Минем ике укытучы дипломым бар, бәлки ул да зур роль уйныйдыр.
— Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт! Сезне Ижау сәхнәләрендә кабат көтеп калабыз!
Зифа ханым яныннан рухи байлык, яхшы энергетика алып, “Хәрәкәт — яшәү ул”, — дигән уйлар белән чыгып киттем.

Рәфилә Рәсүлева.