Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Котлаулар - Зинира Мәгърүф кызы Садриеваны котлыйбыз!
23.10.2014

Зинира Мәгърүф кызы Садриеваны котлыйбыз!

Сарапул районы Елькино поселогы.18 октябрьдә безнең иң кадерле кешебез, газиз әнкәебез Зинира Мәгърүф кызы Садриеваның туган көне.
Биш балага гомер биреп, тал бишектә тибрәтеп үстергән, кечкенәдән барыбызның да күңеленә иман нуры иңдергән, йөрәк җылысын тигез бүлеп, бүгенге көндә дә безне җылытып яшәүче сөекле әнкәебез! Кайгы-хәсрәт күрми, күңел тынычлыгы белән яшәргә язсын үзеңә, тән сихәтлеге, иман байлыгы гомерлек юлдашың булсын.
Гомереңне безгә багышладың,
Кояш булып безне җылыттың.
Тыныч картлык бирсен сиңа Ходай,
Бәрәкәтле булсын тормышың!

Иң изге теләкләр белән әтиебез һәм барлык балаларың исеменнән Курганнан Хафизә кызың.