Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


4.07.2018

Заман сулышы

(хикәя)
Сез минем Шәмсениса карчыкны хәтерлисездер инде. Теге көтү чиратында көтүгә чыгып, көлкегә калган карчыкны. Хәер, үзеннән башка бу турыда уйлаучы булдымы икән, әмма горур карчыкның мин-минлегенә бик тиде бу вакыйга. Шул көздә үк ул Иркәсен дә сатып җибәрде. Ерак бер авылда яшәүче туганнан туган сеңлесенең ире машинага салып алып китте. Машина арбасына менгерә алмыйча бер изалансалар, кузгалып киткәндә малкаеның күзеннән аккан яшен, урам чатыннан борылганчы кызганыч тавыш белән мөгрәгәнен ишетеп, Шәмсениса карчык тагын изаланды. Ул арада капка төбенә күршеләр җыелды. Карчыкның сыер сатарга җыенуы турыда берни белмәгән күрше-күләннең дә күзләрендә яшь иде. Иң беренче ялкаулыгы белән яман аты чыккан, Шәмсенисадан күпкә яшь, күрше-күләннән банка тотып, сөт-катык теләнеп йөрүче сулъяк күршесе Галия телгә килде:
— Әйбәт иткәнсең, күрше, картаеп беткәч, сыер асрап ятмассың инде. Аның курмысын әзерләве дә бик авыр бит хәзер. Әнә мин әллә кайчан бетердем. Кирәк булса, кибеткә чыгасың да аласың. Күгәрчен сөте генә юк бит хәзер кибетләрдә.
Тагын ниләр лыгырдар иде икән сөяксез тел, каршы як күршесе Галия аны бүлдереп, усал гына карап алды да:
— И-и, Шәмсенисаттәй, ник сы­ерыңны сатарга җыенганыңны үзебезгә генә әйтмәдең, әллә кая җибәрмәгән булыр идек. Бигрәкләр сөтле, ипле-акыллы малкай иде бит. Сөт-майдан үзеңне дә өзмәс идек…
Карчык нәкъ менә шуннан курыкты да шул инде. Авылда аның сыерын дүрткуллап алачаклар, ә карчыкның аны күргән саен үзәкләре өзеләчәк. Иптәше дә, сердәше дә иде бит ул: аның янына чыгып, бөтен эч серләрен бушатып керә иде. Тегесе дә, аңлагандай, башын хуҗасының җилкәсенә салып, вакыт-вакыт мөгрәп кенә куяр иде. Шулай да горур Шәмсениса сер бирергә теләмәде.
— И-и, берләр дә сатарга җыенмаган идем әле. Курмым да тагын ике кышка җитәрлек, фураж оным да күп. Сеңелем һич сыердан уңмый, гаиләсе ишле, шуңа “килеп алыгыз”, дип шалтыраттым. Аннан соң, телевизорыннан да гел күрсәтеп, гәҗит-журналында да язып торалар: безнең яшьтәге кешегә сөт ризыклары бик зыянлы икән бит. Мин үз-үземә дошманмыни? Ашамагач, ник асрыйм инде мин аны?! Сеңелем рәхәтен күрсен.
Карчык шулай диде дә саубуллашмыйча да горур гына кереп китте. Аның холкын белгән күршеләре, аны кызганып, хәтсез генә капка төбендә гәп куерттылар әле. Шәмсениса исә бүген соңгы тапкыр сауган сөтнең бер өлешен катыкка дип кайнатырга газга утыртты, калганын, шешәләргә тутырып, суыткычның катыру бүлегенә элеккеге көнгеләре янына тыгып куйды. Шунда ук бик яхшылап төрелгән берничә йомарлам мае да ята. Саклап тотсаң, Алла боерса, хәтсезгә җитәр әле, берүзенә күп кирәкмени… Кешегә банка тотып керәме соң горур Шәмсениса!.. Сөтләп чәен эчте дә йокларга ятты карчык. Саташулы-уяулы төн узды. Күз алдыннан Иркәсенең яшьле күз карашы, колагыннан моңсу мөгрәве китмәде. Җитмәсә, иртән өй каршысыннан мөгрәп узып киткән сыерлар да Шәмсенисаның үзәген өзде. Карчык, көтү тавышын ишетмәс өчен, урынын алыштырды: аш бүлмәсендә почмакта торган диванын җәеп йоклый башлады. Шул көздә Иркәсе генә түгел, үзе дә вакытлыча гомер иткән нигезеннән китәргә мәҗбүр булды ул. Ерак калада яшәүче улы кайтып:
— Әни, Ләйсәния эшкә чыккан иде, Азатның бакчага йөри башлаганнан бирле чирдән башы чыкмый, кышка гына булса да килә алмассыңмы?! Беләсең бит һич акча җитми, — дип, бик үтенеп сорагач, бер кичкә кер мичкә дип, ризалашты инде. Элек кайнанасын бик өнәмәгән килен дә, үзенә кирәк булгач, көенә генә торды. Дүрт яше тулып узган оныгы да көне буе хәлдән тайдырса да, әби кешегә бик зур юаныч иде. Рәхәтләнеп татарча сөйләшергә өйрәтте ул оныгын, шигырьләр ятладылар. Кайта-килә йөрергә якын ара түгел, әтисе исән чакта акча эшләргә дип, Себер ягына шахтага китеп урнашкан иде улы, шунда төпләнеп тә калды. Язга кадәр генә дип киткән карчыкка ике кыш кышларга туры килде. Бала — бәгырь ите бит, түзде-чыдады карчык. Ике кыш үтүгә, көннәр җылытып, җир-сулар кипкәч, бала бакчага йөри башлады һәм әниләрен кайтарып куйдылар. Бер уңайдан каралты-кураны, бакчаларны да карап, утыртасын утыртып, чәчәсесен чәчеп, атна-ун көн торып киттеләр.
Кайту, балалар мәшәкате белән карчыкның берничә көн иркенләп капканың аргы ягына да чыгарга вакыты булмады, ә аларны озатканның иртәгесенә үк, кызыксынып, көтү киткән вакытта капка төбенә чыкты. Иртәрәк дисәң, көтү чыгар вакыт инде, ә урам уртасыннан атлар-атламас иренеп кенә унлап сыер төшеп бара, тук сыерларның һич кенә дә атлыйсы килми, кая ул элеккечә бөтен урамны иңләп-буйлап капка төбендәге үләннәрне кыркып бару. Усалраклары койма аша алмагач ботагына да үреләләр иде. Көтү узып киткәч, Шәмсениса карчык көрәккә алар калдырып киткән зур-зур “беленнәрне” кырып алып, тирескә ташлый иде. Ә хәзер көтүнең эзе дә юк, үләне дә тездән. Нәрсәдер безләгән тавыш ишетеп, карчык шул якка күз салды. Уңъяк күршесе икән, әллә нинди әкәмәт нәрсәне безләтә. И-и, үлән чабуы икән бит. Менә сиңа мә, рәхәтләнеп чалгы белән чапмыйча… Алай да карчык якынрак барасы итте. Үзеннән үзенең көләсе дә килде: алар мәктәптә укыганда бар иде бит әле әдәбият дәреслегендә Фәтхулла хәзрәт. Нәкъ менә шул итеп тойды инде үзен карчык. Аны күреп, Камил безелдәвеген сүндерде дә тиз-тиз биргән сорауларына җавап та көтмичә сөйләп китте:
— Ни хәлләрдә, Шәмсенисаттәй? Исән-имин генә кайтып җиттеңме? Ай-һай, озак кунак булдың… Сагындыргандыр?.. Менә Сабантуйлары җиткәнче әзрәк чистартып алыйм дигән идем әле. Бер уңайдан синең капка төбен дә чабып алырмын.
— Аллага шөкер әле, улым. Әйе, рәхәтләнеп кунак булып кайттым әле менә. Ю-ук, сагынып та карамадым, гурытта бик рәхәт бит тормыш, әзергә бәзер… Юк-юк, минем турны чабам дип мәшәкатьләнмә, келәттә бабаң исән чакта Гали пәкесе кебек үткенләп куйган чалгысы бар, шуны гына алып чыгам да үзем чабып алам мин аны… Сыерларны әйтәм, ник бик аз күренәләр улым, калганнары алданрак киткәннәрме соң?
— Юкны сөйләмә, Шәмсенисаттәй, нинди мәшәкать булсын. Мин чапмыйм бит аны, техника эшли. Аннан соң, Гариф бабай үлгәнгә дә ничә ел бит инде, чалгысы, ай-һай, Гали пәкесе микән?! — диде дә Камил, моңсуланып өстәп куйды: “Сыерлар кимеде, аны асрауның файдасы юк бит хәзер, сөт бәясе су бәясенә дә тормый. — Авыл иренең иң авырткан җире иде бу. — Сыеры гына түгел хал­кы да кимеп бара бит, әбекәй, авылның. Элегрәк яшь-җилкенчәк кенә китә иде, хәзер гаиләлеләре дә эш эзләп шәһәр ягына юл тота. Карт-корылар бакыйлыкка күчә. Шушы ике елда үзебезнең аймакта гына ничә өй моңаеп, ялгыз калды инде… Син бүтән китмә инде яме, Шәмсенисаттәй. Өеңдә ут кабынгач, урамнар ямьләнеп китте… Ярдәм кирәк булса, үземнән сора, кулдан килгәнчә булышырмын”.
Сүзне башкача озайтып тор­мый­ча, безелдәвеген кабызып, яңа­дан эшкә кереште егет. Горур Шәмсенисаның күңеле тулып, күзләре яшьләнгәнен дә күрмәде, йөрәк түреннән чыккан рәхмәт сүзләрен дә ишетмәде. Карчык та үз уйларына чумды. Әйе, сыер-сарык кына бетмәгән авылда, әле кайчан гына көтүдән соң ук капка асларыннан, унлап бәбкәсен һәм әнкә казны ияртеп, ысылдап, ата казы, аларны озатып әбиләре дә килеп чыгар иде, алары да күренми. Бигрәк тиз үзгәрә дөньясы, чит җирләрдә йөреп кайткач, тагын да ныграк күзгә ташлана икән. Ни генә булса да, илләр-көннәр тыныч булсын да, авыллар бетмәсен, туган җиреңнән, туган нигезеннән аермасын Ходай.

Розалия Кәримова, Яңа Авыл.