Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Заман белән бергә атлый
20.09.2018

Заман белән бергә атлый

Авыл китапханәсе… Халыкның күркәм гадәтләрен, матур сыйфатларын, рухи хәзинәсен буыннан-буынга тапшыру бурычын башкаручы, халыкны зур дөньяга алып чыгучы ишек, рухи кыйммәтләр сандыгы. Китаплар йорты хуҗабикәсе — авылда иң төп тәрбиячеләрнең берседер. Балаларда киләчәктә тормыш куйган сынауларга бирешмичә яшәү өчен белемле булу, тырышлык, сабырлык кебек сыйфатларны матур әдәбият тәрбияли. Китап белән дуслашуда китапханә хуҗабикәсенең нинди булуы зур роль уйный. Балаларны чын күңелдән яраткан кеше генә китапханәнең гөрләп эшләвен тәэмин итә ала. Ә кечкенәдән китап белән дуслашкан кеше аның сукмагына тузан төшерми инде.
Кырынды авылы китап­ха­нәчесе Фәридә Артемьева 20 ел инде китап яратучыларга заман таләпләре югарылыгында хезмәт куя. Яңа технологияләр кулланып эшен заман таләпләренә җавап бирердәй итеп оста оештыра ул. Китапханәнең үз сайтын булдырган. 2010 елда оешкан “Илһам“ әдәби-иҗат берләшмәсе дә үз сафын яңа иҗатчылар белән тулыландырып тора. Шунда йөрүче шигырь һәм проза әсәрләре язучыларның иҗат җимешләреннән “Туган авылым“ җыентыгын да нәшер иттеләр алар. Аны тәкъдим итү кичәсен зурлап уздырдылар.
Зурлар “Илһам“га йөреп каләм чарласа, кечкенәләр өчен дә җаныңа якын шөгыль табарга була биредә. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар “Всезнайки“ интеллектуаль клубында шөгыльләнсәләр, мәктәп яшендәгеләр “Тылсымлы әкият“ курчак театрына һәм “Оста куллар“ түгәрәгенә бик теләп йөриләр. Интеллектуаль клуб әгъзалары “Кошлардан башка Җир шарын күз алдына китереп булмый“ халыкара бәйгесендә катнашып лауреат булалар. Тылсымлы әкиятләр куеп остарган балалар Ш.Перроның 390 еллыгына багышлап уздырыл­ган “Шарль Перро әкиятләре“ халыкара бәйгесендә “Кызыл калфак“ белән катнашып беренче урын яулыйлар. Оста куллылар да үз эшләре белән төрле бәйгеләрдә көчләрен сынап карыйлар. 7нче сыйныф укучысы Анастасия Гребенщикова балалар өчен үткәрелгән “Россия чиркәүләре“ Бөтенроссия бәйгесендә “Авылым чиркәве“ эше белән катнашып җиңү яулый. Шундый ук “Пушкинское лукоморье“ бәйгесендә Кристина Варавинова белән беренчелеккә чыгалар. Төрле халыкара бәйгеләрдә дә җиңүләр елмая аларга. “Язгы симфония“ дигәнендә Илсаф Сафиуллин белән җиңү яулыйлар. “Иҗади остаханә“дә “Шүрәле һәм Былтыр“ эшләре, “Су стихиясе“ндә “Диңгез тирәнлекләрендә“ хезмәтләре беренче урынга лаек була.
Кырындыда яшәүче Татар­стан Республикасы Язучылар берле­ге әгъ­засы Габдулла Галиевның юбилейларын һәм “Йөрәк ярасы“, “Кырынды авылы тарихыннан хатирәләр“, “Мәхәббәт һәм мәкер“ китапларын тәкъдим итү кичәләрен дә зурлап, район күләмендә уздыралар. Габдулла аганың вафатыннан соң аның музеен оештыру мәшәкатьләре белән йөри тынгы белмәс китапханәче.
Үзе дә китапханәчеләр арасында оештырылган бәйгеләрдә көчен сынап карый Фәридә. Республикада үткәрелгән “Татарстан – туган йортыбыз“ , “Туган төбәгеңне бел һәм ярат“ бәйгесендә икенче урын ала һәм “Мәдәни транзит“ форумында катнаша. Бөтенроссия күләмендә үткәрелгән “Бөек Ватан сугышы геройлары – 2018“ бәйгесендә “Юллар озын иделәр“ һәм “Туган җирем – Россия“ исемлесендә “Фельдшер, имам, язучы, студент“ эше белән җиңүчеләр сафында була.
Алдынгы тәҗрибәсе белән дә теләп уртаклаша заман белән бергә атлаучы китапханәче. Районда уздырылган семинарларда, башкала­бызда оештырылган түгәрәк өстәл вакытында бай тәҗрибәсе, эше турында чыгышлар ясый. Башкалада квалификация күтәрү курсларында “Авыл китапханәсенең яшүсмерләргә патриотик тәрбия бирү“ программасы башка хезмәттәшләрендә дә зур кызыксыну уята.
Халык алдында чыгыш ясау өчен үз белемеңне даими күтәрү кирәклеген дә тоеп эш итә китап­лар йорты хуҗабикәсе. Бу көннәрдә Фәридә Саратов шәһәрендәге Халыкара академиядә белемен күтәреп “Китапханә эше“ белгечлеге буенча тагын бер дипломга ия булды. “Эчке халәте мәдәни, рухи егәре куе“ диләр аның турында җитәкчеләре.
Ә минем күз алдында ул уздырган “Шәльяулыгым – күңел байлыгым“ кичәсе. Халыкның матур традицияләрен дәвам итеп, яңа заманча чаралар оештыруның гүзәл мисалы иде ул. Гармунчылар, җырчылар, биючеләрне чакырып уздырган кичәдән алган тәэсирләр күңелне хәзер дә җылытып тора әле.
Фәридә яши торган Хор.Ключ авылында аның инициативасы бе­лән ясалган, ерактан ук балкып торучы “Хәтер тактасы“ авылдашларының иң яраткан урынына әйләнде. Фәридә үзе дә әнә шулай матурлык, яктылык, тормышка ямь биреп яшәүче һәм эшләүче фидакарь зат ул.

Асия Корбангалиева, Әгерҗе шәһәре.
Фотосурәттә: Фәридә Артемьева укучылар белән.