Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Заманча үзгәрешләр яхшыгамы?
22.08.2019

Заманча үзгәрешләр яхшыгамы?

Шушы көннәрдә Удмуртиядә укытучыларның традицион август киңәшмәсе узды. Ике көн дәвамында республиканың 7 мәйданчыгында эксперт берләшмәсе белән укытучылар арасында ачыктан-ачык әңгәмә барды һәм алар онлайн-трансляцияләнде. Анда 4500дән артык укытучы катнашты. Конференциядә “Мәгариф” милли проекты кысаларында тормышка ашырылырга тиешле бурычлар яңгырады: укытучыларның һөнәри осталыгын арттыру, «Кванториум» мобиль технопарклары булдыру, балалар технопарклары, авылда заманча мәктәпләр, «IT-куб» балалар иҗат үзәкләре төзү. Бу проектларны тормышка ашыру өчен федераль бюджеттан 1,5 млрд сум акча бүленеп бирелгән һәм ул 2024 елга кадәр исәпләнгән.
Белем көне 2 сентябрьдә узачак. Бу көнне 22 мең бала тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк. Аларны заманча белем алу көтсә дә, мәктәпнең иң төп бурычы булып, сабыйларның өметләрен челпәрәмә китермичә укыту, сәләтләрен ачу һәм киләчәктә дөрес һөнәр сайларга ярдәм итү калсын иде.