Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Сәхнә тормышы - Замана җилләре
20.12.2018

Замана җилләре

Үзгәрде заманалар, әй үзгәрде. Үзгәреш җилләре туздырасын туздырды, җимерәсен җимерде. Нәкъ шул фикерне төп тема итеп алган иде “Рәйхан” ансамбле үзенең 8 декабрьдә “Спартак” халык иҗаты йортында үткән концертында.
“Рәйхан” ансамбленең төп көче — 107нче санлы “Энҗе” балалар бакчасы тәрбиячеләре. Сәхнәдән яшьлек дәрте бөркелә. Җитәкчеләре Диния Кәримуллинаның үз эшенең остасы икәне әллә каян күренеп тора. Ансамбль әгъзалары сәхнә күренешләрендә дә оста итеп уйныйлар, тамашачыларга матур җырларын да бүләк итәләр.
Ләкин менә залда тамашачы аз булуы күңелне төшерә. Татар эстрадасы артистлары концертына 1000 сум түләп, зал тутырып барабыз, үзебезнең җирле артистларыбызга 150ны сум жәллибез. Югыйсә, аларның концертлары атказанган артистларныкыннан бер дә ким түгел. Артистларның төп эше шул, ә үзешчәннәр башка һөнәр ияләре, вакытларын кызганмыйча репетицияләргә йөриләр, үзләренең кечкенә генә пенсия акчасына, хезмәт хакына сәхнә күлмәкләре тектерәләр, сценарийны үзләре язалар, сәхнәне дә үзләре бизиләр. Барысын да җан кушуы буенча эшлиләр. Ә җан җылысы биреп башкарыл­гач, тамаша да күңелләрне эретерлек була. Аларга әлеге концертлары өчен зур рәхмәт әйтеп, иҗат уңышлары теләп калабыз!

Рәфилә Рәсүлева