Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Замана яшьләре нәрсә белән кызыксына?
27.09.2018

Замана яшьләре нәрсә белән кызыксына?

Яшьлек – кешенең нәкъ шәхес буларак формалаша торган, уңышка омтыла торган чоры. Яшь чакта кеше кыйммәтле тәҗрибә туплый, якты киләчәк турында хыяллана. Хәзерге заман яшьләре нәрсә турында хыяллана соң? Моны ачыклау өчен өлкән сыйныф укучылары арасында сораштыру оештырдык. Беренче карашка, бүгенге көндә яшьләр күпчелек Интернет белән кызыксына дигән фикер йөртәбез, чынлыкта ничек икән соң?
Нәтиҗәләргә күз салсак, барыннан да күбрәк яшьләр яхшы белем үзләштерергә, үз-үзләрен камилләштерергә омтыла. Икенче урын аралашуга бирелә. Яшьләрнең аралашуы, өлкән буыннан шактый аерыла, әлбәттә. Үз кызыксынулары, тормышка үз карашлары, үз фикерләре бар. Күзәтүем буенча, яшьләрне күбрәк музыка, фильмнар, мавыгулар, автомобильләр, мода турында аралашу кызыксындыра.
Сораштыру күрсәткәнчә, күп­челек яшьләр өчен беренче урында ук булмаса да, мөһим урынны Интернет яулап тора. Хәзер яшь буын социаль челтәрләрдән һәм Интернет-ресурслардан башка тормышны күз алдына да китерә алмый. Интернет тормышның барлык өлкәләрендә дә кулланыла (уку, эшләү, аралашу). Һичшиксез, Интернет кирәкле һәм файдалы нәрсә, тик беркайчан да реаль тормыш, яшәеш турында онытырга ярамый, минемчә. Интернеттан тыш, яшьләр арасында клублар, кинотеатрлар, күңел ачу чаралары популяр урынны яулап тора.
Яшәешебезнең тагын бер аерылгысыз өлеше булып акча тора. Бүгенге көндә яшьләрнең үз киләчәге турында инде хәзердән үк уйлануы гаҗәп түгел.
Яшьләр тагын ни белән кызыксына соң? Алар дөньясында спорт аерым бер урынны алып тора, аның популярлыгы көннән-көн арта бара. Вакыты булган һәркем спортзалга ашыга, теннис, футбол, хоккей уйный. Һичшиксез, заманча сәнгать, модалы тенденцияләрне билгеләп үтмәү дөрес булмас. Ни, кызганыч, спиртлы һәм энергетик эчемлекләр кулланучы, тәмәке тартучылар да юк түгел.
Яшь буын үзенә матур, җиңел, гамьсез тормыш булдырырга тырыша. Әмма моңа ирешү өчен күп көч куярга кирәклеге турында оныт­маска кирәк. Яшьләр — иле­безнең киләчәге! Шуңа да җа­­ваплы булырга, яңа үр­ләргә ирешергә һәм үз килә­чәкләрен бәхетле итәргә тиеш­ләр.

Энҗе Әхмәтҗанова, Ижау шәһәре.

Дөресен генә әйткәндә…

Рәзил Зарипов:
«Яшьләрнең социаль чел­тәр­­ләр белән кызык­сынуының төп сәбәбенең берсе — бу ре­сурсларның җи­ңелдән би­релүе. Мәсәлән, спорт белән шөгыльләнү яки иҗат итү өлкәсе белән чагыштырганда, Интернет махсус күнекмәләр, осталык таләп итми. Шуңа да яшьләрне җәлеп итә. Социаль челтәрләрнең һәм Интернетның киң та­ра­луының икенче сәбәбе – бөтендөнья пәрәвезенең ке­шеләр тормышының барлык өлкәләренә кагылуында. Балачактан Интернет белән танышу яраткан мультфильмнар караудан башлана. Аннан соң төрле социаль челтәрләр аша яшьтәшләр белән аралашу төзелә. Ә ата-аналар үзләре үк еш кына Интернетка муниципаль онлайн-ресурслар, онлайн белем бирү, шул ук аралашу һәм башкаларны куллану юлы белән җәлеп ителәләр».

 

Юлия Манурова:
«Интернет бү­генге көндә, го­мумән, модада. Үзем, мәсәлән, төрле ризык пе­шерү өчен рецептлар, кул эшләре үрнәген шуннан эзләп табам. Ниләр генә юк анда! Интернет яшьләр өчен, мәктәптә укучылар өчен дә бик зур мөмкинлекләр бирә. Без мәктәптә укыганда сирәк очрый торган китапларны китапханәдә кичкә кадәр укый идек. Хәзер балаларга рәхәт, Интернеттан һәр китапны табып, үз вакытың белән укырга була. Бер яктан, Интернет зыян да китерә кебек, бигрәк тә балаларга, ә икенче яктан уңайлы. Хәзер бит өйдән чыкмый гына Интернет аша азык-төлек, дару, китап, кием-салым, тагын әллә ниләр сатып алырга да мөмкин. Бу – вакытны янга калдыру. Без тормыш иптәшем белән 10 ел элек Интернеттагы танышу сайтында бер-беребезне таптык. Иртәдән кичкә кадәр эштә, ә Интернет гел кул астында. Интернет бик кирәк, ләкин күзгә-күз карап сөйләшү, серләшү — Интернетта язышу түгел, әлбәттә».

 

Гөлчәчәк Таһирова:
«Хәзерге заман күп мәгълүмат үзләштерүне, төрле технологияләр куллануны таләп итә. Бу эштә Интернет ярдәмгә килә дә. Китапханәләрдә озак вакытны сарыф итмичә, кызыксындырган мәгълүматны эзләп таба аласың. Хәзер хәтта Интернет аша эшләргә дә була. Ә балаларга килгәндә, әгәр алар төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнү, урамда уйнау белән мәшгуль булсалар, Интернетта утырырга вакытлары да калмый. Гомумән, мәгълүмат күп булган заманда яшибез. Балалар да 30 минутлап шөгыльләнсәләр, зыян булмас дип уйлыйм».