Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Замана чире
17.10.2018

Замана чире

Наркомания авыруы — илебез, шул исәптән Удмуртия өчен кискен торган проблемаларның берсе. Иң аянычлысы – куркыныч янаган төркемгә психикага зур зыян салучы төрле кушыл­малар һәм «тоз»лар кулланучы яшьләр керә.

Дизайнер наркотиклар дип аталучы бу төр нарко­тиклар үзләренең югары психотроп тәэсире һәм кулланучының гына түгел, ә тирә-юньдәгеләрнең дә тормышы, сәламәтлеге өчен җитди куркыныч тудыруы белән аерылып тора. Хәзерге вакытта психоактив матдәләрне куллану эпидемия характерын алды. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы экспертларының әйтүе буенча, планетабызда яшәүчеләр акылдан шаштыручы бу матдәләрне сатып алуга ашау-эчү, кием-салымга, мәгариф һәм медицина хезмәтенә тоткан чыгымнарга караганда акчаларын күбрәк сарыф итәләр. Бу милләтара фаҗигагә әйләнде дисәм, ялгыш булмас.

­Хәзерге вакытта психоактив матдәләр куллану халыкның сәламәтлегенә генә түгел, ә социаль өлкәгә, хокук тәртибенә зыян салучы һәм куркыныч тудыручы проблемаларның берсе булып тора. Авыруларны дәвалаганда бары тик медицина, психологик һәм социаль тернәкләндерү алымнарыннан файдаланганда гына тот­рыклы ремиссия халәтенә чыгарып була. Психикага зыян салучы бу матдәләрне кулланганда наркотикларга бәйлелек кенә формалашып калмый, ә неврологик һәм интеллектуаль яктан тайпылышлар барлыкка килә, кеше шәхес буларак формалашудан туктый, дөньяга, яшәүгә карата булган фикерләре, рухи кыйммәтләре үзгәрә. Авыруда барлыкка килгән мондый үзгәрешләрне күпләп санап була.
Бүгенге көндә Удмуртиядә рәсми рәвештә теркәлгән наркотик кулланучыларның саны 5 меңнән артык. Бу санга балигъ булмаганнар да керә. Ә республикада нар­кология диспансерына бер тапкыр да махсус ярдәм сорап мөрәҗәгать итмәгән күпме кеше бар әле!

Наркоманияне дәвалап буламы?

Күпләр: “Наркоманияне дәвалап буламы?” – дип кызыксыналар. Нар­комания — кеше тормышының барлык өлкәләренә кагыла һәм җимерә, дәваланмый торган, еш кына үлем белән тәмамланучы һәм һәрчак көчәюче хроник авыру. Наркоманиядән дәваланып булмый дип әйтүнең сәбәбе шунда: бер тапкыр наркотиклар һәм психоактив матдәләр кулланудан тыела алмаган кеше башка беркайчан да сәламәт кеше кебек үз-үзен контрольдә тота алу сыйфатына ия була алмый. Хәтта наркотик матдәләрне озак вакытлар дәвамында кулланмаса да. Авыру наркотик куллануга тартыла, дозасын арттыра, физик һәм психик бәйлелек барлыкка килә. Нар­комания физик сәламәтлекнең акрынлап начараюы, интеллектуаль һәм әхлакый яктан түбәнгә тәгәрәү белән үрелеп барыла. Ул башка авырулар белән беррәттән медицина белешмәләренә һәм авырулар каталогларына кертелгән. Авыруларның 96%ы үлем белән тәмамланганлыктан, наркотикларга бәйлелекне онкология кебек яман авырулар белән чагыштыралар.
Авыруның нинди дәрәҗәдә булуын наркотик кулланучыларның акылы, тәне, рухи ягы, хисләре, башкалар белән мөнәсәбәте никадәрле зыян күрүгә карап билгелиләр.
Наркоманнар телендә “наркотиклар көтә ала”, “элеккеге наркоманнар булмый” дигән әйтемнәр бар. Кызганычка каршы, статистика буенча, хәтта уңышлы дәвалану да еш кына рецидив, ягъни наркоманның янә наркотик куллана башлавы белән тәмамлана. Ә кайберәүләр, стажлы наркоманны дәвалап булмый, чөнки бер елдан соң да, ике, ун елдан соң да ул барысын да яңадан башларга мөмкин дип саныйлар. Бөтен проблема шунда ки, наркоманнарның күбесе наркотикларга психологик яктан тартыла. Ә авыруны психологик яктан дәвалау аеруча катлаулы. Минем тәҗрибәмдә дәваланган наркоманнарның янә наркотик куллана башлау очраклары күп. Кагыйдә буларак, аларның 98% ка якыны психологик сәбәпләр аркасында янә наркотиклар куллана башлый.

“Юк!” дип әйтү авыр

Ни өчен наркоман наркотиклардан баш тарта алмый соң? Нар­котикка бәйлелек аша узган күп кенә авырулар яки аларның якыннары дәвалануның уңышлы гына бармавын яхшы беләләр, аңлыйлар. Хәзерге медицина физик бәйлелекне җиңел дәвалый, ә менә психологик яктан һәрчак җиңеп булмый. Моның үз сәбәпләре дә бар. Наркоман хәле начарланмаса, аны кулланудан баш тартуның зарурлыгын күрми. Ягъни, наркотик­лар аңа ошый. Әйе, аннары аңа начар булыр, әмма хәзер бит яхшы, шуңа күрә нигә ташларга? Наркоман яхшы кәефкә өйрәнә. Наркотик­лар вакытлыча шундый “рәхәтлек” бирә, ул аны гадәти тормышта алган хис-кичерешләр белән чагыштыра алмый. “Ломка” тиз онытыла, ә наркотиктан алган “кайф”ны озак хәтерли — кеше психикасының гомуми үзлеге әнә шундый. Дәваланып чыккан авыруларның 60% элек бергә нар­котик кулланган дусларын очратып, янә шушы юлга баса.
Физик яктан наркоманияне дәвалау җиңел булса, психологик яктан авыруны җиңү бик катлаулы. Психик яктан наркотикларга бәйлелек булганда, ул алар турында гына уйлый, ялган рәхәтлекне янә тоярга ашыга.

Чыгу юлы бармы?

Әлеге мәхшәрдән котылу юлы бармы соң? Әлбәттә! Якын кешегезнең авыруы турында белү белән, дәвалау юлларын эзләргә, көрәшергә кирәк. Мондый вакытта һәр секунд та кадерле. Авыруга бары тик югары квалифика­цияле белгечләрнең генә ярдәм итә алуын истә тотарга кирәк. Нарко­тикка бәйлелектән дәвалау өчен озак вакыт, күп көч кирәк. Ләкин аның ахыры яхшы тәмамланырга мөмкин. Шулай ук дәвалану уңышлы булсын өчен авыруның үзенең көчле теләге булырга тиеш. Кеше наркотик куллануның зыяны булуын аңламыйча, үзендә көрәшергә көч тапмыйча, уңай нәтиҗәләргә ирешү бик авыр. Нар­комания — гомер буе дәвалана торган авыру. Кеше үлгәнче наркотиклар янына якын да килмәскә мөмкин. Тик алар турында уйлаудан беркайчан да туктамаячак. Зур стажы булган наркоманны дәвалау – кешегә үзенең бу тәҗрибәсен, чынбарлыкны кабул итүдә ярдәм күрсәтү, шуның белән яшәргә, нар­котик турында булган уйлауны тыярга өйрәнергә ярдәм итү. Нар­котик кешенең организмына да, психикасына да зур зыян сала. Ләкин кешенең авырудан котылу теләге зур икән, сәламәтлекне кайтарып булмаса да, наркотик кулланудан туктатырга мөмкин.
Удмуртиядә республика җитәк­челәре ярдәмендә наркоманиядән дәвалау югары дәрәҗәгә куелган. Медицина һәм замана таләпләренә туры килүче дәвалау базасы булдырылган. Наркологик диспансерда ятып дәвалана торган 4 бүлек бар: өчесе — ир-атлар, берсе хатын-кызлар өчен. Шулай ук балалар өчен 20 урын каралган. Россиядә балалар бүлеге аз, алар гадәттә зурлар өчен стационарлар карамагында эшлиләр. Бездә исә ул махсус рәвештә һәм аерым эшли. Ул үзенә балалар хастаханәсен, ятып дәвалану бүлеген һәм реабилитация үзәген алган. Авырулар белән психиатр-наркологлар эшли. Шулай ук һәр бүлектә дә психолог, психотерапевт, социаль эшләр бүлеге хезмәткәрләре эшли. Тренинглар уздырыла, дәвалау өчен күп төрле юллар каралган. Дис­пансер хезмәткәрләре авыруларга тәүлек дәвамында ярдәм күрсәтергә әзерләр. Дәвалау программаларының максаты — авыруга физик һәм психик яктан тиз арада ярдәм күрсәтү, аңа шәхес буларак үсәргә ярдәм итү, наркотик­лар кулланмас өчен бөтен шартларны да тудыру.

Альберт Уразбахтин, Республика наркология диспансерының амбулатор дәвалану бүлеге психологы,
Ижау шәһәре.

Әгәр дә якыныгыз наркотик матдәләр куллана дигән шик бар икән, кичекмәстән табибка (нарколог) мөрәҗәгать итегез. Тәҗрибәле белгечләр сезгә нәрсә эшләргә кирәклеген аңлатырлар. Иң мөһиме, ярдәм күрсәтүдә соңга калмаска! Сез “Республика наркология диспансеры” белгечләренә мөрәҗәгать итә аласыз.

Ышаныч телефоны: 715 — 333
Наркодиспансерның балалар бүлеге телефоны: 715 — 948
Зурларның дәвалану бүлеге телефоны: 714 — 911
Амбулатор реабилитация бүлеге телефоны (психологлар консультациясе): 616 — 099
Тәмәкене ташларга ярдәм итүче медицина кабинеты: 455 – 111