Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Замана татар кызы, нинди син?
10.04.2019

Замана татар кызы, нинди син?

5 апрельдә Удмуртия дәүләт филармониясендә VIII республикакүләм “Татар кызы-2019” конкурсы узды. Сайлап алу турында 30дан артык кыз катнашырга теләк белдерсә дә, финалга аларның унысы гына узды. Алар татар телен, мәдәниятен, халкыбыз тарихын белүдә, кул эшләренә осталыкта, җыр-биюдә үз көчләрен сынадылар.

Финал – 5 ай әзерлек кенәме?

“Татар кызы — 2019” конкурсының сайлап алу туры узган елның ноябрь аенда ук башланды. 5 ай дәвамында барган әзерлек, төрле остаханәләр, фотоссесияләр, оештыручыларның тырышлыгы, борчылулары, кызларның дулкынлануы, йокысыз төннәре инде барысы да артта калып, 3 сәгатькә сузыл­ган финал “Эх” дигәнче үтеп тә китте.
Бәйрәмне “Татар кызы — 2016” конкурсында җиңү яулаган Лиана Гайнетдинова һәм Удмуртиядә танылган алып баручы Айдар Миннәхмәтов алып бардылар. Чара барышында тамашачылар арасында: “Сүзләрне дөрес әйтмиләр, башка алып баручылар юк иде микәнни?” кебек сүзләр дә яңгырады. Бу урында яшьләрне яклап, аларның татар телен тырышып өйрәнүләре мактауга лаек дип әйтәсе килә. Чөнки елдан-ел Айдарның да, Лиананың да сөйләм теле яхшыруы күзәтелә. Быел да булдырдылар, афәрин!
Конкурсның финал өлешен ачуда мәртәбәле кунаклар Удмуртиянең милли сәясәт министры Лариса Буранова, мәдәният һәм туризм министры Владимир Соловьев, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова катнаштылар. Һәрберсе дә үз чыгышында әлеге конкурсның яшьләр арасында татар телен, халкыбызның гореф-гадәтләрен, мәдәниятен үстерүдә, сак­лауда зур өлеш кертүләрен ассызыкладылар. Оештыручыларга, катнашучы кызларга, аларның әти-әниләренә зур рәхмәтләрен җиткерделәр.
Кызларның чыгышын мәртәбәле жюри бәяләде. Алар арасында Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Тәбрис Яруллин, “Идел” яшьләр үзәге рәисе Алсу Хафиз, җырчы Илгиз Шәйхразиев та бар иде. Берсеннән-берсе уңган кызларга тиешле бәя бирү, әлбәттә, бер дә җиңел булмагандыр. Конкурсның финалы — берничә ай дәвамында өйрәнгәннәреңне күрсәтү генә түгел, ә нәкъ менә үзеңнең “Татар кызы” исеменә лаек булуыңны исбатлау да ул.

Матурлыкмы, осталыкмы?

Һәр елдагыча быел да кызларның сәхнәдә үз-үзләрен тотуларына, интеллектуаль сорауларга җавап бирүләренә, иҗади чыгышларына карап бәя бирелде. Катнашучыларның “Аулак өй” күренешен сәхнәләштереп, тамашачыларга гореф-гадәтләребезне күрсәтүләре быелгы конкурсның бер үзенчәлеге булып торды.
Кызлар тапкырлыкта да югалып калмадылар, жюри биргән сорауларга җавапларны да татар телендә бирделәр. Иҗади номерларга да җаваплы караганнар. 6 ел “Асылъяр” җыр һәм бию ансамблендә шөгыльләнүче Айгөл Гыймазиева иптәшләре белән сәхнәләштергән күренеш аерылып торды. Гүзәл Гайсина да иҗади номерын әзерләгәндә гореф-гадәтләребезне яңарткан. Ул үз чыгышында “Килен төшерү” йоласын бию аша күрсәтте. Ә Азалия Гыйльметдинова әнисе Физалия ханым белән әни һәм бала турында җыр башкарганда, залда утыручыларның күбесенең күзләре яшьләнде. Шулай ук башка номерларда да кызларның биюдә, җырда осталыкларын күрергә мөмкин иде.
Катнашучыларның конкурска әзерлек барышында инша язулары (аларның кыскача өзекләрен безнең газетада да укый алдыгыз), үз куллары белән калфак һәм хәситә чигүләре, репетицияләргә, остаханәләргә йөрүләре – барысы да җиңүчене билгеләгәндә мөһим роль уйнады. Дөрес, башка елларда кызларның кул эшләрен зур экран аша тамашачыларга да күрсәтә иделәр. Быел никтер оештыручылар моны кирәк дип тапмаган, күрәсең.
Әнә шулай сәхнәдә бөтерелеп кенә йөргән кызлардан күзне дә ала алмый утырганда, бәйрәмнең ахырына килеп җиткәнен сизми калдык. Жюри нәтиҗә ясарга кереп китте. Быел ахырга кадәр: “Менә бу кыз җиңәчәк”, — дип әйтеп булмый иде. Барысы да булдырды! Шуңа да, “Татар кызы — 2019”ны сайлау жюрига ай-һай авыр булгандыр. Чөнки әлеге конкурс тышкы матурлыкны бәяләү түгел, ә гүзәлләрнең осталыкларын да күрү, аларның гореф-гадәтләребезне, туган телебезне белүләрен дә исәпкә алу иде.
Жюри нәтиҗәләр чыгарганда, Казаннан килгән җырчы Илгиз Шәйхразиев тамашачыларга үз чыгышын бүләк итте. Конкурсны оештыручыларның — Рушанна Саттарова һәм Гүзәл Аглуллинаның кызлары чыгыш ясаганда да зал алкышларга күмелде.

Җиңүче берәү генә була шул

Менә ул иң дулкынландыргыч мизгелләр! “Мин үзем дә кайчандыр “Татар кызы” конкурсында катнашкан кеше. Шуңа күрә кызларның хәзер ничек борчылуларын яхшы аңлыйм. Катнашырга теләк белдергән кызларга да, күп көч куеп, бу конкурсны зур дәрәҗәдә оештыручыларга да, балаларына милли тәрбия биргән әти-әниләргә дә зур рәхмәт”, — диде Алсу Хафиз үз чыгышында. Тәбрис Яруллин да конкурсның әһәмиятенә басым ясап: “Ижауга — әлеге конкурска беренче килүебез генә түгел. Һәрвакыт кызларның уңганлыгына таң калабыз”, — диде. Ул “Татар телен иң яхшы белүче кыз” номинациясендә җиңү яулауган Азалия Гыйльметдинованы котлап, аңа Бөтендөнья татар конгрессыннан махсус бүләк — планшет тапшырды.
Җиңүче исемен жюри рәисе, конкурсны оештыручыларның берсе, кызларга 5 ай дәвамында татар телен өйрәтүче Альбина Шәйхетдинова атады. Зал бер мизгелгә тынып калды. Кайсысы икән? “Татар кызы-2019” конкурсында җиңүче… Дилия Харисова!” Әлеге сүзләрдән соң залның бер өлеше алкышларга күмелде. Дилия — Кырынды авылы кызы, бүгенге көндә Ижауның Халыклар дуслыгы йортында методист булып эшли. Киләчәктә Удмуртия татарлары тормышында актив катнашыр, өметләрне аклар дигән ышаныч та зур аңа карата.
Әйе, һәр конкурста да җиңүче берәү генә була. “Татар кызы- 2019” җиңүчесен дә жюри балларга карап билгеләде. Алар да, оештыручылар да һәр кызның да сәләтле, оста булуларына басым ясадылар. Хәер, моны тамашачылар үзләре дә күрделәр. Ләкин конкурс тәмамлангач, социаль челтәрләр янә “шарт­лады”. Кемдер рәхмәт әйтә, конкурсның югарылыгын бәяли, икенчеләр оештыручыларны, жюри әгъзаларын дөрес нәтиҗә чыгармау­да гаепли. Хәер, бу ел саен шулай кабатлана. Андыйларга: “Ел саен искиткеч матур финал карыйбыз, конкурста катнашучыларның күбесе “Иман” татар яшьләре берлегендә кала, татар телен ныклап өйрәнә башлый. Әлеге конкурс белән татар яшьләре ныклап кызыксына икән, әйдәгез, оештыручыларга да, катнашучыларга да, жюри әгъзаларына да тимик”, — диясе килә. Нәтиҗәләрне үзебез дә күреп торабыз бит! 27 сентябрьдә Ижауда халыкара “Татар кызы — 2019” бәйгесе узачак. Мондый дәрәҗәдәге чараны кабул итү мөмкинлеген Удмуртиягә Диләрә Гыйльметдинова алып кайтты. Узган ел ул Казанда узган халыкара конкурста җиңүче булды. Ә иң элек Диләрә Удмуртиядә узган “Татар кызы — 2018” конкурсында җиңү яулады. Шул ук оештыручы кызлар, “Иман” татар яшьләре берлеге аңа халыкара этапка әзерләнүдә дә ярдәм иттеләр. Җиңү дә уртак булды. Дилиягә исә быел Удмуртия данын яклауда уңышлар теләп калабыз.

Фикерләр

Дилия Харисова (“Татар кызы – 2019” конкурсында җиңүче): “Җиңүче булу — беренче чиратта зур җаваплылык. Миңа алга таба Удмуртияне халыкара конкурста тәкъдим итәргә кирәк булачак. Мин үземне яхшы итеп күрсәтергә тырышачакмын һәм моңа бөтен көчемне куячакмын. Финалда исемемне атаганда, ышанмадым. Барлык кызлар да матур, бар яктан да булган, һәрберсе үзенчә талантлы. Бу — жюри әгьзаларының карары. Мин мондый мөмкинлек өчен «Иман» татар яшьләре берлегенә, конкурсны оештыручыларга бик рәхмәтле. Бу бәйге миңа шәхес буларак тагын да күбрәк үсәргә ярдәм итте.
Конкурсның дәрәҗәсе, әлбәттә, оештыручылар казанышы. Алар, чыннан да, үз эшләренең осталары. Мин аларга киләчәктә дә уңышлар телим”.

Альбина Шәйхетдинова (оештыручы): “Татар кызы” — чыныктыра торган проект, катнашучыларны гына түгел, оештыручыларны да. Командада бер-береңне тынларга, ишетергә өйрәнәсең. Бәхәсләрсез дә булмый. Шул чакта уртак фикер туа. Елдан-ел конкурсның дәрәҗәсе арта һәм оештыручыларның җилкәсенә зур җаваплылык өсти. Республикабызның мәдәният министры Владимир Соловьёв: “Татар кызы бәйгесе Удмуртиянең мәдәни вакыйгасына әверелде”, — дип әйтте. Димәк, моннан сигез ел элек татар яшьләре гади энтузиазм белән башлаган кечкенә чара бүген халык арасында да, республика җитәкчелеге тарафыннан да танылу тапкан. Моны конкурс-та катнашырга теләүче кызларның елдан-ел артуы да дәлилли. Матбугат чаралары да яза, финалдан соң социаль челтәрләрдә халык пыран-заран китереп бәхәсләр куерта. Күп очракта тәнкыйть сүзләрен ишетергә туры килә. Объектив критикага без һәрчак уңай карыйбыз, чөнки ул хаталар өстендә эшләргә мөмкинлек бирә. Ләкин төрле уйдырмалар, дөреслеккә туры килмәгән гайбәт күңелне тырный, эш дәртен сүндерә. Нишлисең, конкурс булгач, җиңүчесе була. Кемдер җиңүне дә, җиңелүне дә кабул итә белә. Кайберәүләр гаепне башкалардан эзли башлый. Тик шунысы бәхәссез, елга бер мәртәбә “Татар кызы” конкурсы Ижауда шундый резонанс тудыра икән, димәк, эшебез юкка түгел, татарлар исән, татарлар йокламый”.

Физалия Шакирҗанова (тамашачы): “5 апрель көне безнең күңелләрдә мәңге калачак. Чөнки шундый зур бәйрәм булды ул барыбыз өчен дә. Бүләкләр белән без бик канәгать. 5 ай дәвамында кызлар белән эшләгән өчен дә бик күп итеп рәхмәт әйтәм оештыручыларга. Ләкин туй үпкәсез булмый дигән кебек, бу конкурс та үпкәсез узмады. “Татар кызы” исеменә лаеклы кызлар бик күп иде. Жюри әгъзалары ничек билгеләгәннәрдер, белмим. Мин үзем дә оештыручылар һәм кызлар белән бер казанда кайнадым. Барысын да күзәттем. Төп таләп: кызларның бер репетицияне дә калдырмыйча йөрүләре иде. Икенчедән, кызларның кул эшләренең катлаулыгына игътибар итү иде. Ә безнең җиңүчебезнең хәситәсендә нинди катлаулы элемент бар иде соң? Ул хәтта ташларын да соңгы көнне тегеп килде, үзгәртергә ярамый диеп әйтсәләр дә. Өченчедән, татар кызы сәхнәгә беркайчан да кара күлмәк киеп чыгарга тиеш түгел. Ә иҗади номерга килгәндә, нинди татар кызы кылыч тотып сәхнәдә биеп йөри? Залдагы бар халык: “Самурай җиңде”, — дип көлде. Анда бит бик сәләтле, чын татар кызлары да бар иде… Беркайчан да бездә гаделлек дигән әйбер булмады, юк һәм булмаячак та. Бу минем генә фикерем түгел, барлык конкурсанткалар фикере”.

Айгөл Гыймазиева (катнашучы): “Конкурс ярдәмендә бик күп дуслар таптым, төрле остаханәләрдә катнашып, күп төрле нәрсәләргә өйрәндем. Ришат Төхвәтуллин белән күрешү-танышу шулай ук конкурска әзерлекнең яхшы якларының берсе иде. Вакытны бушка уздырмадык”.

Эльвира Хәкимова (тамашачы): “Бу конкурсның финалын быел беренче тапкыр карадым. Республикабызда мондый актив татар яшьләренең барлыгын күреп шаккаттым. Бик ошады, кызлар булдырды!”

Эльвира Хуҗина.