Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Елыбыз нәтиҗәле узды
27.12.2017

Елыбыз нәтиҗәле узды

Үтеп баручы 2017 ел “Иман” татар яшьләре берлеге өчен кызыклы да, файдалы да, күп төрле чараларга да бай булды.
Гыйнвар аенда ук җиң сызганып эшкә тотындык. Иң элек без ата-аналар көнен уздырдык. Алар безнең оешма эше белән һәрдаим кызыксынып торалар. Үзебезнең уңышлар, башкарган эшләр турында сөйләгәндә, күзләрендә безнең белән горурлану чаткыларын күрдек. Бүген без тел, милләт сагында торабыз, мәдәниятебезне, сәнгатебезне саклау өчен үз өлешебезне кертәбез икән, иң беренче чиратта бу әти-әниләребезнең тәрбиясе. Без аларга бик рәхмәтле! Шулай ук гыйнварда «PRорыв» сменасында катнаштык. Проектлар язу буенча өстәмә белем алдык.
Бүген Удмуртия татар яшь­ләрен “Татар кызы” проектыннан башка күз алдына китереп булмый. Быел да яз аенда гүзәлләр конкурсы гөрләп узды. “Иман” яшьләр берлеге аны уздыру өчен үзенең зур өлешен кертте. Шунысы сөендерә: “Татар кызы” финалында катнашучылар “Иман” берлегенә кушылып, аның актив вәкилләренә әвереләләр. Димәк, безнең сайлаган юлыбыз, куелган максатларыбыз дөрес.
Ел саен үткәрелә торган “Чәк-чәк” бәйрәме быел башка төрле форматта үтте. Элек ул концерт формасындагы акция булса, быел гаилә бәйрәменә әверелде. Яшьләрнең әти-әниләре, әби-бабайлары белән әзерләнеп килүләре, балаларның катнашуы – яшь гаиләләрне татар мохитенә тарту өчен уңышлы адым булды дип саныйм. Киләсе елда катнашучылар саны тагы да күбрәк булыр дип ышанам.
2016 елда татар яшьләре слётын уздыра алмаган идек. Быел Ижау, Можга, Воткинск шәһәрләреннән, республиканың төрле районнарыннан, Татарстаннан һәм Башкортстаннан яшьләр җыелды. Кичке учак янында сөйләшүләр, милли уеннар, кечкенә Сабантуй, туган телебездә генә аралашу – слёт әнә шулай яшьләрчә дә, файдалы да узды. Чираттагы слётны уздыру өчен инде 2018 елның җәен түземсезләнеп көтәбез. Аны тагы да зуррак масштабта уздырырга телибез.
“Иман” татар яшьләре уздырган чараларның, акцияләрнең, мастер-классларның барысын да санап бетерерлек кенә түгел. Аларның һәрберсе яшьләрдә милли үзаңны, халкыбыз тарихына, аның бай мирасына, туган телебезгә карата мәхәббәт тәрбияли. Быел сафларыбыз тагы да артканга сөенеп туя алмыйбыз. Ел башында җыелышларга 7-10 кеше йөрсәк, хәзер килүчеләр саны 15-25 кешегә җитә. Кечкенә бүлмәбездә утырырга түгел, басып торырга да урыннар җитми. Күп булгач, куелган мәсьәләләрнең чишелешләре, сорауларга җаваплар тизрәк табыла.

Декабрь аенда мин үз вазифаларымны яңа рәискә — Гүзәлия Кашаповага тапшырдым. Ул ике ел дәвамында минем уң кулым, һәр эштә зур ярдәмчем булды. Ул “Иман” яшьләре берлеге эшчәнлеген тагын да җәелдерер, милләт өчен файдалы эшләр башкарыр, дип ышанам. Киләсе елда да шулай бердәм булып калыйк, ә сафларыбыз тагын да артсын, дип телим.

Гөлфия Әхтәмова, Ижау шәһәре.

Фикерләр

Рөстәм Сөләйманов, Сарапул шәһәрендә “Иман” берлеге бүлеге рәисе:
“2017 елның 18нче февралендә шәһә­ребездәге “Иман” бүлеге үз эшен янә җанландырып җибәрде. Март аенда узган беренче җыелышка дүрт кеше килсә, әкренләп активистлар саны унга җитте. Ләкин безнең шәһәребез өчен бу аз. Милли хәрәкәткә яшьләребезне күбрәк тарту өчен уку йортларында без “Иман” берлеге эшчәнлеген яктырткан белдерүләр элдек. Социаль челтәрләрдә дә бик зур эш алып барабыз, һәр уздырган чараларыбыз турында даими язабыз, фотосурәтләр куябыз. Апрель аенда без Сарапул шәһәрендә эшләп килүче төрле милли оешмалар арасында уздырылган футбол уенында катнашып, берничә призлы урыннар алдык. Шәһәр күләмендә үткәрелгән велойөгерештә катнаштык. Июльдә Сарапулда Республика Сабан туе узды. “Иман” яшьләре анда волонтерлар булып, делегатларны каршы алу, озату эшләрен башкардылар.
Киләсе елга яңа максатлар белән керәбез. Иң беренче теләгебез ул – актив яшьләр санын арттыру. Моның өчен ай саен татар телендә фильмнар күрсәтергә, китап уку кичәләре уздырырга, шәһәребез хакимиятенең мәдә­ният идарәсе оештырган һәр чарада катнашырга телибез.

Айдар Низамбиев, Можга шәһәрендә “Иман” берлеге бүлеге рәисе:
“Быелгы ел Можга татар яшьләре өчен бик нәтиҗәле булды. Без яшьләрне милли тормышка тарту өчен “Татар егете”, “Татар кызы” конкурсларын уздырдык. Анда катнашкан яшьләр милли гореф-гадәтләребезне өйрәнделәр, туган телне никадәрле камил белүләрен тикшерделәр. Әле бу өлкәдә безгә эшлисе дә эшлисе икәнен ачыкладык. Шуңа күрә киләсе елда яшьләребезне милли хәрәкәткә тарту өчен күбрәк чаралар уздырырга телибез. Шунысы сөенечле: быел без “Иман” яшьләре берлегенә 15 яңа активистны тарта алдык”.

Эльмира Миргалимова, актив хәбәрче:
“Быелгы ел минем өчен бераз авыррак булды. Мин югары уку йортында соңгы курсны тәмамлыйм. Хәзерге вакытта диплом язу эше белән мәшгуль. Быел татар дөньясына тагын да тартылдым. “Яңарыш” газетасына язган мәкаләләрем саны артты. Редакция коллективына иҗат итәргә мәйдан биргәннәре өчен зур рәхмәт. Яраткан газетам ярдәме белән әнә шулай туган телемне дә өйрәнәм әле мин. Шулай ук быел мине дусларым белән Сабантуй бәйрәменә бүләк җыярга чакырдылар. Халкымның гореф-гадәтләре, традицияләре белән якыннан танышырга мөмкинлек булды бу. ”