Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Елмаю бүләк итүче Рафаил абый
27.06.2019

Елмаю бүләк итүче Рафаил абый

Теш сызлавы бигрәкләр дә ачы,
Коткара безне аннан теш врачы.
Рифмага туры килер-килмәс бу сүзләрне моннан берничә ел элек бер теш шифаханәсендә күреп, күңел дәфтәремә теркәп куйган идем. Теш сызлавыннан җәфаланган берәү аны рәхмәт йөзеннән стенага язып калдырган булган. Газап ул теш сызлавы! Авыртуына да түзәрлек түгел, ә менә теш табибына керү — үзе бер җәзага тиң. Авызында берничә теше генә калган буын барлыкка килүгә әнә шул курку сәбәпче дә инде. Әле дә ярый андый тешсезләргә протез дигән әйбер уйлап чыгарганнар, рәхмәт яугыры! Елмаерга да куркып яшәгәннәргә яңа теш бүләк итүчеләр кемнәр алар? Протезларны ничек ясыйлар? Әлеге мәкаләмне 47 ел буена теш ясаучы техник булып хезмәт куйган Удмуртия Республикасының сәламәтлекне сак­лау тармагының атказанган хезмәткәре Рафаил Рәхмәтулла улы Шәрифуллинга багышлыйм.

 

Белгән белгәнен эшләр, белмәгән бармагын тешләр
Үзем теш табибларыннан әллә ни курыкмасам да, күп еллар теш сызлавына түзеп, табиб янына барып күренергә курыккан кешеләрне беләм. «Бала табу, операция ясату да теш яматкандагы кебек үк авыр түгел», — дигән иде берсендә танышым. Теш табибыннан курку гомереңне кыскартырдай, йөрәкне сызлатырдай хискә әверелә. Тәҗрибәле табиб Рафаил әфәнде бу куркуны үзенчә аңлата. “Берничә еллар элек укол ясау, анес­тезия алай ук камил түгел иде. Хәзер хәтта укол ясар алдыннан аңкауны йомшарта торган препаратлар бар. Шулай ук баланың теш табибына беренче баруы да күпне хәл итә, аның киләчәктәге курку- курыкмавын формалаштыра. Әгәр ул теш табибыннан беренче тапкырдан уңай тәэсирләр белән кайтып китә икән, икенче тапкыр ул аңа инде курыкмыйча барачак. Без — беренче чиратта кешенең тешен түгел, ә үзен дәваларга тиешбез. Авыруның күңеленә юл таба белү — стоматологларның гына түгел, ә барлык табибларның да төп бурычы”, — диде ул. Сәламәтлекне сатып алып булмый дисәләр дә, шәхси теш шифаханәләренә килеп эләксәң, хәтта сәламәтлекнең дә калын кесәгә бәйле булуын абайлыйсың. Бүген анда тешләрне ямату-куйдыру ат бәясенә төшәргә мөмкин. Сүз дә юк, мөмкинлекләре булганнарга шәхси табибларга бару берни тормый. Әмма аз керемле халык нишләргә тиеш? «Акчам юк, авызымда теш тә», — дип яшәп булмый бит. “Андый чакларда мин халыкка үз тәҗрибәмнән чыгып, кайсы шифаханәләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк икәнен аңлатам”, — ди Рафаил Рәхмәтуллин.
Теш техниклары — бик кирәкле һөнәр ияләре. Аларны махсус медицина көллиятләрендә укытып чыгаралар. Теләге булган һәр кеше өч ел буе белем алып, теш технигы булып эшли ала. Әмма бу теләсә кем кулыннан килә торган хезмәт түгел. Берничә ай гына эшләп, эштән китүчеләр бик еш очрый икән. Рафаил әфәнденең кулы вак эшкә ятып тора, шуңа да үз һөнәренә тугры калган. Үз гомерендә меңләгән протез ясап, бик күпләргә елмаю бүләк иткән ул. “Протез куяр өчен безнең янга кимендә 5-6 тапкыр килеп китәләр. Чөнки теш кую җиңелләрдән түгел. Протезның казналыкка утыру-утырмавын билгеләргә, аны берничә тапкыр киеп карарга кирәк. Һәр авыру табибтан яхшы мөгамәлә көтә бит, теш табибыннан бигрәк тә. Бил­геле, протез ясауга осталык еллар үткәч кенә килә. Укуны тәмамлап кайттың да, беренче тапкырдан ук авыруның теш казнасына яхшылап кереп утыра торган протезлар ясый башладың түгел. Сабырлык кирәк, бармакларның осталыгы мөһим. Авыруларның синең янга килеп рәхмәт әйтүе, елмаюлары чиксез канәгатьләнү бирә. Үзеңнең сәламәт тешләреңә җитми, билгеле. Әмма протез белән дә тулы тормыш алып барып була”, — дип сөйли тәҗрибәле теш ясаучы.

Теш технигы зәркәнче кебек
Авызларында протез йөртүчеләр иң элек тешне дәвалаучыларга түгел, ә аны ясаучыларга — техникларга рәхмәтле. Чөнки ясалма тешкә өйрәнеп, аны үз итүең нәкъ менә алардан тора. Рафаил Шәрифуллинның хезмәтен җиңел дип булмый. Тавышлы, тузанлы (гипс тузаны, пластмасса исе), бик четерек­ле эш. Төрле станокларда нидер чокыган Рафаил әфәндене күпмедер дәрәҗәдә зәркәнче белән дә чагыштырдым мин. Хәер, авызыңа үзеңнең тешең кебек кереп утырган теш теләсә нинди зәркән эшләнмәне алмаштыра аладыр. Аның сөйләве буенча мин шуны аңладым: теш протезы ясаучының эше берничә этаптан тора. Иң элек гипстан махсус күчермә, аннан кайнар балавыздан авыз куышы ясыйлар. Протезның казнага дөрес утыру-утырмавын (прикус) тикшергәч кенә, виллакрил дигән пластмассадан чын протез ясый башлыйлар икән. Тешләрне берәмләп пластмассага утырткач, күп тапкырлар станокта тигезлисе, шомартасы була. Протезлар икегә бүленә: салына торган (авызда бер теш тә булмаганда) һәм күперле, ягъни теш булмаган урынга гына кидертелеп куела торган. Коронка материалын авыру үзе сайлый: металлокерамика, пластмасса, керамика, алтын. Бер протезны ясау атна-ун көнгә сузыла. Күперлесе өчен озаграк та вакыт кирәк.

Кеше булса, шундый булсын!

Рафаил аганың юбилее уңаеннан аның белән берничә тапкыр очрашырга туры килде. Сәгатьләр буе авызына каратып, үзе турында сөйли ала, киңәшләр бирә, фикер алышырга бер дигән әңгәмәдәш. Гәпләшергә сүз дә бар — үзенә 70 яшь (бик яшь күренүенә карамастан), медицина училищесын тәмамлаганына — 50 ел. Тормыш юлы җиңел генә узмаган аның. Әгерҗе районының бик матур табигать кочагында урнашкан Барҗы авылында ишле гаиләдә дөньяга килгән ул. Авыл баласы эш белән ныгып үсә. Кечкенәдән үк табиб булырга хыяллана. Мәктәпне тәмамлагач, Ижау медицина училищесына “Стоматология. Ортопедия” белгечлеге буенча укырга керә. Белем алу җиңелләрдән булмый, чөнки барлык фәннәр дә рус телендә бара. Рафаил тырышып укый, аның сәләтен, тырышлыгын күреп,
1 нче санлы шәһәр поликлиникасына практикага җибәрәләр. Нәкь шунда ул теш ясаучы һөнәрен тирәнтен үзләштерә. Яшь егетнең куллары “алтын” булып чыга, ул төрле материалдан катлау­лы эшләнмәләр эшли ала. Училищены тәмамлагач та, аны бирегә бишкуллап эшкә алалар. Коллективта яңа гына эшли башлавына карамастан, ул хезмәттәшләренең хөрмәтен казана. Армия сафларында – Иваново өлкәсендә ракета частендә хезмәт итә. “Мин язмышыма чиксез рәхмәтлемен, армия минем өчен тормыш мәктәбе булды. Биредә минем характер формалашты, бик күп нәрсәләргә өйрәндем. Армиядә үз белгечлегем буенча калып эшләргә тәкъдим итсәләр дә, кабат Ижау­га кайттым, шифаханәдә эшемне дәвам иттем. Соңрак 1нче республика клиника хастаханәсенә күчтем, теш ясау лабораториясе бүлеге белән җитәкчелек иттем. 1972 елдан башлап, Ижау медицина училищесында укыта башладым. 90нчы елларда бик күп үзгәрешләр булса да, үз белгечелегемә тугры булып калдым”, — диде ул. Гаиләсе дә сокланырлык. Башкортстан кызы Людмиланың абыйсы белән бергә укый ул. Аларга кунакка кайтып йөргәндә, Людмила белән таныша. Людмила математика укытучысы. Бүгенге көндә ике кызлары, алты оныклары бар. Рафаил аганың гаиләсе өчен, Людмила ханым, балалары, оныклары өчен җанын бирергә әзер торуы аның ягымлы карашыннан ук сизелә. “Әлбәттә, авырлыклар аша бик күп үтәргә туры килде, ләкин шул авырлыклар мине ныгытты да инде. Авылдан килгәч, фатир юклыгы, кеше өстендә торулары… Шул чак­ларда: “Балаларымны беркайчан да фатирсыз тотмам, кеше өстендә йөртмәм”, — дип сүз бирдем. Аллага шөкер, бүген балаларыбызга кулдан килгәнчә булышабыз. Людмилам бик акыллы, оныкларым өчен ул — укытучы, тәрбияче. Тормышыбыз хезмәт белән үтте. Мин кешеләрне яратам, кулымнан килгәнчә булышырга тырышам. Әле дә урамда күрешкәндә, өлкәннәр рәхмәт әйтеп аркамнан сөя. Студентларым, хезмәттәшләрем, дус-туганнарым хөрмәт итә. Бу — минем өчен зур бәхет.

Ул — Ижауда гына түгел, Удмуртия республикасында төрле материаллардан катлаулы заманча протезлар ясаучы иң яхшы белгеч. Күптән лаеклы ялда булса да, бүгенге көндә дә ул “Металлург” санаториенда хезмәт куя. Рафаил әфәнденең кимчелеген күпме генә эзләсәм дә, тапмадым. Юбилей кичәсендә дә аның туганнары, дуслары, хезмәттәшләре тарафыннан мин бары тик соклану, рәхмәт сүзләре генә ишеттем. Әлбәттә, кеше бар яктан да камил булмый. “Характерым бар минем”, — дип шаяртты ул. “Кеше булса, шундый булсын икән ул”, — дигән фикердә калдым мин әлеге очрашулардан.

Рәфилә Рәсүлева.