Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Егетләргә рәхмәт
27.06.2019

Егетләргә рәхмәт

Июнь башында: “Ижау шәһәренең Ленин районындагы Шунды чишмәсен томалаганнар. Халык сусыз калды”, — дигән хәбәр күпләрне борчуга салган иде. «Яңарыш»ның 23нче санында бу хакта язып та чыккан идек. Тик шулай да бу хәлгә битараф булмаган берничә егет төн эчендә чишмәне сафка бастырдылар.

Чишмәне төзекләндерү нияте белән бер төркем актив яшьләр җыела. Әлеге эшне башлап җибәрүче Марат Хафизов бу хәбәрне иң элек Интернеттан укып белгән. “Аннан соң
дустым шалтыратып, борчылуын әйтте. Без кичкә таба барып карарга кирәк дигән фикергә килдек тә, башка дусларыбызны да чакырдык. Билгеләнгән вакытка чишмә янында 7 кеше җыелдык. Бу вәхшилекне үз күзләребез белән күргәч, чишмәгә ясалган зыянның никадәр зур икәнен аңладык. Һәрберебез үзебез белән эш кораллары алган идек. Эшне иртәгәгә калдырмыйча, чишмәне төзекләндереп карарга булдык”, — дип сөйләде Марат. Илнар Мөнәвиров сүзне дәвам итте: “Башта без борау­ладык. Баксаң, торбаны якынча 2 метр тирәнлегендә томалап куйганнар икән. Озак тырышырга туры килде. Ниһаять, су кабат ага башлады. Тик башкарасы эшләр күп иде әле. Кемдер тиз арада тимер торбалар, кемдер эретеп ябыштыру аппараты, генератор алып килде. Аллага шөкер, иртәнгә кадәр чишмәне төзекләндереп бетерә алдык”, — дип аңлатты ул.
Егетләрнең эшен яңартылган чишмәдән су алырга килгән милләттәшләребез дә югары бәяли. Флүр Әхмәдишин әлеге районда туып-үскән. Ул кечкенәдән Шунды чишмәсенә суга йөргәне турында сөйләде. “Ярый әле шушы чишмә бар. Безнең өчен бик кирәк, кадерле ул чишмә. Шуңа күрә бу хәбәр шаккатырды, җаным әрнеде. Күңелдә әллә нинди уйлар туды. Кемгә комачаулаган ул чишмә? Әллә су сатучы конкурентлар эшеме? Үзләре дә шуннан су эчкән кешеләр шулкадәр вандаллык эшләргә батырчылык итәр иде микән? Ә көйләгән егетләргә рәхмәтебез чиксез. Бу юлы алар резин шланг урынына тимер торба куеп, бик яхшы һәм тагын да уңайлы итеп эшләгәннәр. Афәрин, егетләр!” — ди Флүр абый.
Район җитәкчелеге бу чишмә түгел, ә артезиан коесы дип ачыклык кертсә дә, халык телендә чишмә инде ул. Аңа зыян салуның төп сәбәбе — чишмәгә даими йөрүче машиналар биредә яшәүче халыкка комачаулыйдыр дигән фикер. Тик күрешеп сөйләшкән кешеләрнең, берсе дә машиналарның күп һәм кызу йөрүеннән зарланмый. Рафаэль Гарифуллин: “Без бу чишмә суын 2005 елдан бирле эчәбез. Тормыш иптәшем чишмә суы алып кайтмасам, чәй дә эчми. Әллә никадәр халыкны су белән тәэмин итеп торган чишмәне тар-мар итәргә күңелендә бераз мәрхәмәтлелек булган кешенең кулы күтәрелмәс иде. Мин бөтенләй аптырашта калдым. Берничә тапкыр чишмәне ватып киткәннәр иде инде. Чүп-чар ташлап китүчеләр дә бар әле һаман. Ә бу юлы инде бигрәк зур явызлык кылдылар”, — ди.
Әйе, бүгенге көндә чишмә кабат сафта, кабат үзенең тәмле суы белән халыкны сөендерә. Ә моның өчен вәхшилеккә битараф булмаган бер төркем актив яшьләргә рәхмәт җиткерергә кирәк. Егетләр дә, чишмәгә көн саен йөрүче милләттәшләребез дә башка мондый хәл кабатланмас, дип ышаналар. Анысын вакыт күрсәтер… Ә егетләргә чиксез рәхмәт белдерәбез.

Эльвира Хуҗина.

Редакциядән: Шушы көннәрдә редакциягә шул якта яшәүче Дамир Шакир улы Закиров килде. Ул яшь чагында кичләрен чишмә буена күңел ачарга җыелулары турында хатирәләрен яңартып алды. Чишмә суыннан башка аш-су әзерләмәүләренә дә басым ясады. Бу артезиан коесын томалау турында хәбәр аны да тетрәндергән. “Мин прокуратурага хат яздым. Бу беренче тапкыр гына эшләнгән җинаять түгел бит инде. Гаеплеләрне эзләсеннәр, тапсыннар, җавапка тартсыннар”, — диде ул. Димәк, бу сорауга әле кабат әйләнеп кайтырбыз.