Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Европа Чемпионы – Алинә Заһитова!
24.01.2018

Европа Чемпионы – Алинә Заһитова!

15-21 гыйнварда спорт сөючеләрнең күзләре телевизор экранына төбәлгән иде. Бу көннәрне Мәскәүдә фигуралы шуу буенча Европа беренчелеге узды.

Россия данын яклаучылар исемлегендә Ижау кызы, Россия спорт мастеры исеменә лаек булучы 15 яшьлек Алинә Заһитова да бар иде. Бу аның олылар турнирында беренче катнашуы. 2017 ел азагында ул Япониянең Нагоя каласында узган турнирда беренче урын яулаган иде. Моңарчы 2017 елда юниорлар арасында дөнья чемпионы, 2016 елда юниорлар арасында Гран-при финалы җиңүчесе булган иде. Бу юлы да милләттәшебез сынатмады. Ул ике тапкыр Европа һәм дөнья чемпионы булган Евгения Медведеваны уздырып, ялгыз чыгышта алтын медальгә лаек булды. Алина ирек­ле программада 157,97 балл җыйды, ике чыгуда барлыгы 238,24 балл туплый алды. Бу аның шәхси рекорды булып тора. Мәгълүмат чаралары фигуралы шуу тарихында югарырак нәтиҗәгә бары тик бер спортчының – Евгения Медведеваның ирешүен яза. Бүгенге көндә татар кызы тимераякта шуучыларның халыкара берлеге рейтингында дүртенче урынны алып тора. Алинә Заһитова 9-25 февраль көннәрендә Көньяк Кореяның Пхёнчхан шәһәрендә узачак кышкы Олимпия уеннарында да катнашыр дип көтелә. Уңышлар һәм яңа зур җиңүләр телибез!