Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Евгений Драгунов портреты — йорт фасадында
23.10.2020

Евгений Драгунов портреты — йорт фасадында

Шушы көннәрдә Ижауда Дзержинский урамындагы 11нче йорт фасадында якташыбыз — ату коралы конструкторы Евгений Федорович Драгуновның график портреты барлыкка киләчәк. Быел Удмуртиядә конструкторның 100 еллыгы билгеләп үтелде. Аның иң танылган эше — Драгунов снайпер винтовкасы (СВД). Йорт фасадына портрет ясау тәкъдиме белән Ижау Шәһәр думасы рәисе Фәрит Губаев чыкты.
“Узган ел без Ижау йортлары фасадларында Удмуртияне таныткан кешеләр портретлары галереясен төзү проектын башладык. Быел Евгений Федорович Драгуновның тууына 100 ел тулу уңаеннан, танылган конструктор-корал остасы портреты белән Индустриаль техникум каршындагы йортның фасадын бизәргә тәкъдим иттем. Техникум Е.Ф.Драгунов исемен йөртә. Танылган конструктор яшьлегендә нәкъ менә шушы техникумны тәмамлаган. Әлеге идеяне йортта яшәүчеләр дә, техникум студентлары да хуп­лады. Студентлар хәтта проектны яклап 330дән артык имза җыйдылар.
Безнең проект зур кызыксыну уятты. Узып баручылар туктап, микрорайонның яңа истәлекле урынын фотога төшерәләр. Элек төзелгән микрорайоннарда, шул исәптән Бум­машта, соңгы елларда йорт фасадларын төзекләндерү эшләре башланды. Ремонт ахырында фасадны матурлап, арт-объект булдырсаң, йорт аерылып тора, ә шәһәрдә яңа истәлекле урын барлыкка килә. Узган ел без 9 нчы Январь урамындагы 169 нчы йорт фасадында П.И. Чайковскийның портретын ясаган идек”, — ди Фәрит Губаев.
Портрет техникум аудиторияләреннән яхшы күренә. Шулай итеп коралчы Е.Ф. Драгуновның исеме мәңгеләштереләчәк, коралчыларның абруе күтәреләчәк. График портретның авторы — Ижау рәссамы Денис Никонов. Арт-объект “ЖРП №8” идарәче компаниясе ярдәмендә Ижау рәссамнары тарафыннан булдырылачак.