Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Дөнья һәркем өчен дә бертигез
21.12.2017

Дөнья һәркем өчен дә бертигез

Авыру балаларда китап укуга мәхәббәт тәр­бияләү һәм аларның иҗади сәләтләрен үс­терү максатыннан 2009 елдан башлап респуб­лика китапханәсе (2016 елдан – Удмуртия рес­публикасы Милли ки­тапханәсенең сукыр-
ларга һәм начар кү­рүче гражданнарга китап­ханә хезмәте күр­сәтү региональ үзәге) “Дөнья һәркем өчен дә бертигез” дип аталган конкурс уздыра.

Ул ел саен Удмуртия респуб­ликасының Мәдәният һәм туризм министрлыгы ярдәме белән үткәрелә. Конкурс кысаларында “Бүген – балалар, иртәгә — халык” дип исемләнгән махсус программа эшли башлый. Әлеге программа нигезендә төрле проектлар булдырыла. Мәсәлән, яшүсмерләр арасында иң яхшы сәнгать әсәренә С. Михалков исемендәге халыкара әдәби конкурс, халыкара балалар театры фестивале, россиякүләм социаль плакатлар конкурсы, балалар һәм яшүсмерләр өчен язучы заманча авторлар белән очрашу һәм башкалар.
Әлеге традицияләрне дәвам итеп, быел “Дөнья һәркем өчен дә бертигез” конкурсын оештыруда “Россия мәдәният фонды” да үз ярдәмен күрсәтте. Конкурс беренче тапкыр инклюзив китапханә курчак театры форматында узды. Ул мөмкинлекләре чикле булган балаларны иҗтимагый эшләргә тарту, аларга өстәмә белем бирүгә юнәлдерелгән. Быел конкурста 216 бала катнашты. Алар арасыннан Удмуртия һәм Татарстанның 13 муниципаль берәмлегеннән 26 баланың эше югары бәяләнде.

Эльмира Миргалимова, Ижау шәһәре.