Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


28.11.2018

Дөнья күрдек

Көзгә аяк баскач, Пермь-Адлер поездына утырып, “Дуслык” ансамбле җитәкчесе Галия Быкова белән Абхазиягә юл алдык. Ул бик таләпчән, ярдәмчел кеше. Таможнялар аша үтеп, без, сигез кеше, Абхазиягә барып җиттек. Октябрь ае булса да, көннәр 27 градус җылы, диңгез буенда ял итүчеләр шактый иде. Пансионат диңгез буенда гына булгач, иртәнге ашка кадәр яр буенда күнегүләр ясап, суда рәхәтләнеп коендык.
Руслан атлы Абхазия кешесе үзенең хуҗалыгына кунакка чакырды. Аның 9 гектар җире бар, нәрсә генә үстермиләр, күпләп мал асрыйлар. Төрле төбәкләрдән килгән 1000 кешегә өстәл әзерләгән иде. Ул иң элек үзләренең традицияләре белән таныштырды. Мамалыга дигән ботка сыман ризыкны авыз иттек. Ул кукуруз оныннан тозсыз пешерелә. Тозлы сыр белән ашыйлар. Кайнар шашлыкны китереп кенә тордылар. Абхазиядә бию осталары күп. Кунакларны да биергә чакырдылар. Исерт-кеч эчемлекләр дә күп иде. Тик урамнарда эчеп-исереп йөргән кешене очратмадым.
Юл буенда чәчәк түтәлләре янындагы ташларга төрле җирләрдән килгән ял итүчеләр үзләренең яшәгән төбәкләренең исемнәрен язып куеп киткәннәр. Без дә “Ижевск, «Дуслык» — 2018» дип, истәлеккә таш куеп киттек. Соңгы көннәрдә һава торышы бозылды. Ял итүчеләр: “Сезон үтеп бара”, — диештеләр. Ижауга “Адлер-Пермь” поезды белән кайттык. Ике сәгать баргач, Лазаревское станциясендә поезд туктады. Төнне чыктык. Яңгыр коя. ”Туапсены су баскан, поезд бара алмый”, — диде проводница. Поездда ут булмау аркасында чәйне күмер белән кайнаттылар. Кайнар чәйдән өзелмәдек. Кире Адлерга алып кайтып, “Олимпийский” кунакханәсенә урнаштырдылар. Экскурсияләрдә булдык, 3 тапкыр бушлай кайнар аш бирделәр. Адлерда волонтерлар шулкадәр яхшы ярдәм күрсәттеләр, хәтта вок­залда саклау камерасында калдырган чемодан-сумкаларны поездга китереп бирделәр. Без алай зыян күрмәсәк тә, зыян күрүчеләр рәтендә булдык. Поезд станцияләрдә дә озак туктап тормады. Шушы яшемә җитеп, Абхазия тик­ле җиргә чыгып китүемә ышанмый торам. Әлегә андагы хатирәләргә бирелеп, шул күңел халәтендә яшим.

Роза Фәрхетдинова, Ижау шәһәре.