Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Дөньялардан китмә үзең теләп…
20.09.2018

Дөньялардан китмә үзең теләп…

10 сентябрь — Бөтендөнья үз-үзеңә кул салуны кисәтү көне

Хәзерге тормыш, яшәеш ритмы, шулай ук билгеле бер рәвештәге төрле факторлар кешенең психикасына йогынты ясап, куркыныч җинаятькә, бигрәк тә үз тормышына каршы җинаятькә этәрә. Статистика буенча, уртача алганда, көч кулланып үлү очракларының яртысы үз-үзләренә кул салуга туры килә. Яшьләрнең тормыштан туюларының сәбәпләре нидә соң?

Удмуртиядә ел саен 500дән артык кеше үз гомеренә кул салу нәтиҗәсендә якты дөнья белән хушлаша, шуның уннан артыгы, ни кызганыч, балалар. Белгечләр әйтүенчә, суицидка психикасы нормаль булган кешеләр дә барырга сәләтле. Сәбәп буларак, моңа ихтыяр көченең җитмәве түгел, шәхес үсеше өчен кирәкле булган максатның булмавы яки билгеле булмавы китерүен атый алар. Тормыштан ямь табып, һәр көнен файдалы итеп яшәү өчен кешегә ниндидер максатлар кирәк. Һәрвакыт үсештә, үзен камилләштерергә омтылган шәхес үз теләгәннәренә ирешә ала. Ә шул үсеш тукталганда, тормыш үзеннән-үзе мәгънәсен югалта, күңелдә бушлык туа, сагыш биләп ала. Яшүсмерләр арасындагы суицид – ярдәмгә чакыру, борчуларыңны чишәргә башкаларны җәлеп итү теләгедер ул. Психологлар баланың аяныч адымга баруның асылына төшенмичә, үлемне озак итеп йоклау яки проблемалардан арынып тору итеп күз алдына китерүен искәртәләр. Аларны мондый күңелсез уйлардан ничек коткарып калырга?
Галимнәр үз-үзләренә кул салу мөмкинлеге башка кешеләргә караганда күпкә югарырак булган төркемнәрне билгелиләр. Бирегә, иң элек, башкалар белән аралашмый торган, ялгыз, тирә-юньдәгеләр белән начар мөнәсәбәттә булган яшсүмерләрне кертә алар. Шулай ук алкоголь һәм наркомания белән бәйле булганнар, үз-үзен түбәнсетеп, һәрвакыт битәрләп торучылар, якыннарын югалтучылар, невроз авыруыннан интегүчеләрне куркыныч астында дип саныйлар. Статистика мәгълүматлары буенча, үз-үзеңә кул салу омтылышының 30% ы вакыт узгач кабатлана, ә 10% ы гамәлгә ашырыла. Бәхеткә, үз-үзеңә кул салуны булдырмауның бүгенге көндә күп төрле ысуллары бар: психологик ярдәм, “Ышаныч телефоннары”, ашыгыч медицина ярдәме һ.б. төрле чаралар.
Шушы көннәрдә Удмуртия “Бөтен­дөнья суицидларга каршы көрәш” акциясенә кушылды. Россиядә республикабыз мондый акцияләр уза торган беренче төбәк. Әлеге күңелсезлекләрне булдырмау, яшьләребезне язмыш чолңгылыннан аралап алып калу максатыннан, республикабызда «Үз –үзеңә кул салуларны булдырмау турында ачык диалог» дигән түгәрәк өстәл узды. Бу чараның төп максаты — җәмәгать, хәйрия оешмалары, тикшеренүчеләр, табиблар, сәясәтчеләр, волонтерлар игътибарын үз-үзләренә кул салу чигендә торучы кешеләрнең ихтыяҗларына юнәлтү иде. Акция барышында рес­публикада укыту семинарлары, төрле чаралар берничә атна дәвам итәчәк. Акциягә йомгак буларак, тормышның бик күп төрле кызыклы мизгелләргә бай булуын, янәшәңдә ярдәмгә килергә әзер дусларның да күплеген исбат итү өчен велоси­педта йөрү чарасы оештырылачак. Бер-беребезне кайгыртып яшик, якыннарыбызга игътибарлы булыйк!

Ләйсән Әхмәтова.