Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Дөньяда иң матур тел ул — минем туган телем
21.12.2017

Дөньяда иң матур тел ул — минем туган телем

Ижау шәһәренең 6нчы гимназиясендә «Федераль белем бирүнең дәүләт стандартларын (ФГОС) тормышка ашыру шартларында ана теле дәресләре» дигән темага фәнни-гамәли конференция узды. Анда Юкамен районының Починки, Палагай, Засеково авыллары һәм Ижау, Әгерҗе шәһәрләре, Тирсә (Әгерҗе районы) мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты. Алар ел әйләнәсендә туплаган тәҗрибәләре, курсларда алган белемнәре белән уртаклаштылар. Семинар укучыларның туган телгә багышланган чыгышлары белән тәмамланды.

Бәрәкәтле семинар

Мин үзем семинар барышында татар теле һәм әдәбияты дәресләре баланы җәмгыятькә файдалы итеп формалаштыруда нинди роль уйный дигән сорауга җавап табарга тырыштым. Юкка гына туган сорау түгел бу. Татарстанда татар теле һәм әдәбияты сәгатьләре бик нык кыскарды. Шулай ук хәзер мәктәп укучыга белем бирүне өстенрәк куеп, бала тәрбияләүне тулысынча гаиләгә тапшырды. Бүген укучыларны төрле эзләнү эшләренә, фәнни-гамәли конференцияләргә күбрәк җәлеп итәләр. Семинарда татар теле укытучылары чыгышларында да, әдәбият дәресендә дә тәрбияви моментларның күп булуына игътибар иттем. 6нчы гимназиянең 6нчы сыйныфында узган ачык дәрес тә тулы бер тәрбия сәгате иде. Аны Гөлнирә Гафиева уздырды. Алар Муса Җәлилнең «Имән» шигыре буенча фикер алыштылар.
Әгерҗе шәһәренең 1нче гимназиясенең татар теле укытучысы Гөлназ Закирова: «Бала 45 минутлык дәрестә вакытын бушка уздырырга тиеш түгел. Дәрестә укыту программасы белән генә чикләнмичә, укучыны шәхес буларак үстерү безнең бурыч булып тора. Аларны кыенлык­лардан, яңалыклардан курыкмаска, фикерләрен әйтә белергә өйрәтәбез. Кайвакытта баланың язмышы, ата-аналарга караганда да, укытучыдан торырга мөмкин», — диде ул.
Укытучылар үзләре дә әдәбият укып, күңелләренә дәва табалар. Әгерҗе шәһәренең 4нче мәктәп укытучысы Фәридә Хафизова да туган сорауларына җавапны әдәби әсәрләрдән эзләвен әйтте. Шулай ук ул чыгышында: «Без язучыларны өйрәнгәндә, аның портретына әллә ни игътибар бирмибез. Балаларда әсәргә карата кызыксыну уяту өчен язучының фотосурәтенә дә зур игътибар бирергә кирәк. Шул чагында гына без аңа карата хөрмәт уятачакбыз. Ә язучыга карата кызыксыну уянса, аның иҗатын да өйрәнәчәк. Укучыларны сәнгатьле итеп укырга өйрәтү дә бик мөһим. Мин сәнгатьле итеп укый белгән укучыларны күбрәк сыйныф алдында укытам», — диде. Роберт Миңнуллинның «Исхакыйлар кайтып килә» дигән шигырен күңелгә үтәрлек итеп сөйләп тә күрсәтте.
6нчы гимназия укучылары әзерләгән туган телгә багышланган чыгышлар да укытучылар күңеленә ятты. 2нче сыйныф укучысы Иллария Садыйкова: «Дөньяда иң матур тел ул — минем туган телем» дип җырлаганда, күңелләр тулды. Диләрә Шәрипованың Фәнис Яруллин шигырен шундый сәнгатьле итеп укуына сокландык.
«6нчы гимназиядә узган семинар бик бәрәкәтле булды. Мин көнемнең нәтиҗәле, файдалы узуына сөендем. Укытучыларның, укучыларның чыгышы бик үтемле булды. Рәхмәт аларга», — диде Тирсә мәктәбе укытучысы Раушания Низамбиева. Әлбәттә, без моның өчен 6нчы гимназиянең укытучылар коллективына, аеруча Рәсилә Габдрахмановага рәхмәтле.

Укытучыларның җан авазы

Татарстанда ана теленә карата барган вәзгыять хакында һәркем хәбәрдар. Укытучыларның хәл-әхвәлләрен белергә теләп, әңгәмәгә кердем. Татарстан Президенты грантына, шулай ук Россия Федерациясенең иң яхшы татар теле укытучысы исеменә лаек булган Әгерҗе шәһәренең 1нче гимназия укытучысы Әлфинә Ризванова сүзләреннән татар телебез бик мөшкел хәлдә икәнлеге яхшы аңлашылды.
«Без ел саен 6нчы гимназиягә семинарга бик теләп киләбез. Быел бигрәк тә алардан ак көнләшү белән көнләштем. Удмуртиядә татар теле сәгатьләре кыскартылмаган, җиң сызганып эшләп яталар. Удмуртия җирлегендә булып, татар балалары татарча өйрәнәләр. Ә бит безнең Татарстанда хәлләребез бик мөшкел. Безнең телебезгә, гореф-гадәтләребезгә төкереп карыйлар, таптыйлар. Бүгенге көндә без үзебезнең фикерләребезне кемгәдер җиткерә дә алмыйбыз. Әкренләп безгә юлларны ябып баралар. Бу борчу безне йокыдан калдырды. Ә безнең балалар алдында рәхәтләнеп Тукаебыз, Җәлилебез турында сөйлисе, аңлатасы килә. Мәктәп программасында татар теле дәресләре кыскартылуы татар теле укытучыларын гына борчырга тиеш түгел. Телебез бетсә, татар телендә нәшер ителүче газета-журналларыбыз да, театрыбыз да бетәчәк бит. Хәзер Татарстанда инглиз теленнән тыш уку программасына тагын бер чит телне кертергә уйлыйлар», — диде ул. Әлеге мәктәпнең татар теле укытучысы Гөлназ Закирова да хезмәттәшенең фикерен куәтләде.
«1нче гимназиядә бүгенге көндә 650 бала белем ала. Телне өйрәнү буенча ыгы-зыгылар башлангач, 17 бала гына татар телен өйрәнүдән язмача баш тартты, әмма бу балалар һаман дәрескә йөриләр. Димәк, баласына телне өйрәтү-өйрәтмәүне әти-әниләр генә хәл иткән. Балаларда бер гаеп тә юк. Мәктәптә балалар инглиз телен атнага 6 сәгать укысалар да, беркем дә балаларның ин­глиз телендә сөйләшә белмәвендә укытучыларны гаепләмиләр. Ә балаларның татарча сөйләшә белмәүләрендә татар теле укытучылары гаепле. Хәзер әти-әнигә биш көнлек уку атнасы кирәк. Аларның шимбә көнне, иртән торып, балаларын мәктәпкә озатасылары килми, аларның ял көнендә рәхәтләнеп йок­лыйсылары килә», — диде ул.

Тәрбияме, югары белемме?

Әйе, бүген әти-әниләрне милли тәрбия әллә ни кызыксындырмый, аларга балаларының югары белемле булуы мөһим. Әти-әниләр дөрес юлдамы соң? Соравыма җавап итеп «Яңарыш» газетасын яздыруга үзеннән зур өлеш керткән Флүрә апа Гыйльванова сөйләгән гыйбрәтле бер хәлне генә сөйләп китәсем килә.
«Күршедә яшәүче бер татар гаиләсе 3 ул үстерде. Өчесе дә бик байлар, югары белемлеләр. Тик өчесенең берсе татар телен дә, йолаларын да белми. Улларының хатыннары да рус милләтеннән. Олы улы гаиләсе белән әнисе янында яши. Көзгә кергәч, күршебезнең авырып киткәнен белгән идек. Улларының чит илгә юлламаларын югалтасылары килмәде, әниләре авыру булса да, ял итәргә киттеләр. Кечкенә уллары әнисенең хәлен белергә килгәндә, ул инде үлгән булган. Абыйсына шалтыраткач, «Күршедә Флүрә апа яши. Ул булышыр», — дигән. Икенче күршем белән төн саклап, йола буенча соңгы юлга озаттык. Яшь чакта беребез дә картлык көнебез турында уйламыйбыз шул», – диде ул. Минем дә аның сүзләрен куәтләп, балаларга телне, гореф-гадәтне гаиләдә өйрәтергә, күңелләренә әкренләп милли рухны сеңдерергә кирәк, дип әйтәсем килә.

Туган тел — энтузиастлар кулында

Россия мәгариф министрлыгы тарафыннан бирелгән күрсәтмә нигезендә мәктәпләрдә ана телен өйрәнү ирекле булачак. Ә кайчан татар теле балаларга мәҗбүри укытылды соң? (Татарстан Республикасыннан тыш). Удмуртиядә моңа кадәр дә татар телебезнең язмышы энтузиаст татар теле укытучылары, мәктәп җитәкчеләре, әти-әниләр кулында булды. Күп кенә мәктәпләрдә татар сыйныфлары ябылып барганда да, үз һөнәрләренә тугры калган укытучыларыбыз татар сыйныфларын саклап киләләр. Шунысы сөендерә: Удмуртия мәктәпләрендә татар телен укыту сәгатьләре саны элеккечә калды. Укучылар атнага 3 сәгать татар телен үзләштерәләр. Үзләрен татар дип санаган әти-әниләр балаларын беренче сыйныфка яздырганда гаризага “Мин баламның татар телен үзләштерүен телим” дигән җөмләне дә өстәсеннәр иде. Мондый гаризалар күп булса, мәктәпләрдә татар телен укытуны оештыру җиңелрәк булачак.
Мәгариф өлкәсендә туган бу вәзгыять, әлбәттә, татар теле укытучыларын гына борчырга тиеш түгел. Татар телен саклап калуда без бер генә юлны күрәбез, ул да булса – әти-әниләр. Бүгенге көндә Удмуртиядә балалар өчен бик күп милли чаралар уза. Кызганыч, ул чараларда күбрәк әбиләр һәм сабыйлар катнашалар. Дөрес, яшь әти-әниләрне бу чараларга тарту хакында милли оешма җитәкчеләре күптәннән хыялланалар. Тик атна уртасында эшләүче, ә ял көннәрендә өйләреннән чыгасы килмәгән әти-әниләрне ничек җәлеп итәргә? Монысына җавап таба алганыбыз юк әле.

Рилия Закирова.
Фотосурәтләрдә: семинардан күренешләр.