Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Дәлия Хәсәнова: «Без халык өчен тырыштык»
8.10.2020

Дәлия Хәсәнова: «Без халык өчен тырыштык»

Шушы көннәрдә Ижауның Халыклар дуслыгы йортында “Без бергә” Россиякүләм акциясе һәм “Поддержка” проекты волонтерларын медальләр һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр. Алар арасында яшь милләттәшебез Дәлия Хәсәнова да бар. Ул «Без бергә» Бөтенроссия үзара ярдәм акциясен оештыруга риясыз өлеш керткәне өчен Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин һәм «Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе»нең “Безнең вакыт герое” медальләренә лаек булды. Әлеге бүләкләр аңа ни өчен бирелгән? Бу турыда ул безгә үзе сөйләде.

“Яз көне пандемиянең көчәя барган вакыты, бөтен ил буенча каникуллар атнасын игълан иттеләр. Шушы вакытта социаль челтәрләрдә студентлар активы әңгәмәсендә “Поддержка” проектына волонтерлар җыю турында яздылар. Өйдә утыра алмавымны аңлап, шунда ук ярдәм итәргә теләвем турында җавап яздым. Гомумән, минем гаиләм пандемия вакытында өйдә утырмады. Кече сеңелемнән кала, барысы да эшләде.
Кыскасы, 31 мартта мин үземнең ярдәм итәргә теләвем турында әйттем, ә 1 апрельдә Дәүләт Советында утыра идем инде. Көлке көне булуга карамастан, ул вакытта хәл бөтенләй көлкеле тоелмады. Мин 2 көн 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр дәвамында кайнар линия телефонында эшләдем, ә аннары миңа тагын да җаваплырак эш йөкләделәр. Мин колл-үзәк җитәкчесе булдым. Эш көне дә, бурычлар саны да артты. Минемчә, Респуб­лика Башлыгы Александр Бречалов инициативасы белән эшләнгән бу проект бик күп кешеләргә ярдәм итте. Волонтерлар ял көннәреннән башка эшләделәр, шалтыратуларны кабул итеп, пандемиядә акчасыз калган кешеләргә азык-төлек китерделәр.
Чираттагы шалтыратуны кабул иткәндә, без төрле язмышлар, төрле кешеләр белән таныштык. Кайберәүләре күз яшьләрен яшермәде. Чыннан да, авыр, хәтта куркыныч хәлгә калучылар бар иде. Мохтаҗларга да ярдәм итәргә тырыштык. Тик күңелебезне төшерә торган шалтыратулар да булды. Еш кына «Сез тиеш», «Безгә тиеш» дип шалтырата иделәр. Моның дәүләт ярдәме түгеллеген беркем дә исәпкә алмады. Мохтаҗларга таратыл­ган бу тартмаларның барысы да рес­публикадагы битараф булмаган кешеләр, эшмәкәрләр, депутатлар хисабына алынды. Шул исәптән, Республика Башлыгы да үз кеременең 10%ын әлеге проектка тапшырды. Гаепсезгә гаепләп шалтыратулар булса да, без бернигә дә карамастан, эшләвебезне дәвам иттек.
Минем вазифам нидән гыйбарәт иде соң? Иң элек, шалтыратуларга җавап бирергә, аларны мәгълүмат базасына кертергә кирәк иде. Ә колл-үзәк җитәкчесе итеп билгеләнгәч, зур бурыч булып, колл-үзәк эшен җайга салу торды. Барысыннан да иртәрәк килеп, барысыннан да соңрак китә идем. Тик өйгә кайт­кач та, минем өчен эш тәмамланмады. Иң элек, волонтерларның графикларын төзеп, кем эшли ала, кем эшли алмый, шуны белә идем. Кемнәрне нинди юнәлеш буенча һәм кайда җибәрергә кирәклеге турында исемлек төзи идем. Ә кайчагында төнлә уянасың да, волонтерлардан: «Мин чыга алмыйм», — дигән хәбәрне күрәсең. Шул вакытта тиз арада алмаш эзләргә туры килә иде. Тик хәзер мин проектның коллективы белән үземне өйдәге кебек хис иткәнемне аңладым. Җитәкчеләр дә, волонтерлар да иң шәп команда иде. Алар һәрвакыт миңа булыштылар, ярдәм иттеләр, ашаттылар. Чөнки кайчагында төшке ашка да вакыт юк иде. Гомумән, проектта очрашкан һәр кешегә рәхмәтле. Аларга: «Сез — иң яхшылары! Мин сезнең һәрберегезнең өлешен бәялим, сез, чыннан да, эш кешеләре! Сездән башка мондый куәтле һәм текә проект булмас иде!» – дип әйтәсем килә.

Һәм, беләсезме, миңа бу ике медаль кебек кадерле бер генә бүләк тә юк. Чөнки мин аларның нинди көч һәм тырышлык белән бирелгәнен аңлыйм. Пандемия вакытында башка кешеләргә, бер тапкыр гына булса да, ярдәмгә чыккан һәр волонтерның нинди эш башкарганын беләм. Бу медальләр минем өчен битараф булмау һәм башкалар файдасына бердәм эшләү символы булачак.
Минем шәп командам булмаса, бу медальләрем дә булмас иде. Волонтерлар командасы минем гаиләмә әверелде, миңа яңа дуслар, яхшы кешеләр бүләк итте. Барыгызга да бик зур рәхмәт!”
Без дә Дәлияне бу зур бүләге белән тәбрик итәбез! Милләттәшләребез арасында шундый тырыш, актив, миһербанлы яшьләр булуы белән горурланабыз. Афәрин, Дәлия!

Эльвира Хуҗина.