Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Дуслар җыелган җирдә
18.07.2018

Дуслар җыелган җирдә

Җәйнең кыл уртасында Татарстанның һәм Удмуртиянең Язучылар берлекләре әгъзасы, бик күп премияләр иясе, 5 китап авторы Әлфирә апа Низамова үзенең 65 яшьлек юбилеен уздырды. “Мондый кызу эш вакытында, өстәвенә көндезен мәдәният йортына килүче булырмы икән?” дигән уй белән юлга кузгалган идек. Ялгышканбыз икән. Бәйрәмгә авылдашлары да, хәтта Әлмәттән Тукай премиясе лауреаты, шагыйрә Клара Булатова да килгән! Кичәдә район хакимиятеннән Марс Гатауллин, “Әгерҗе хәбәрләре” газетасыннан Миләүшә Ягъфәрова, Воткинскида яшәүче иҗатташ дусты, шагыйрә Гөлфия апа Исхакова да катнашты. Авыл үзешчәннәре, “Ак калфак” оешма әгъзалары бәйрәмгә ямь өстәделәр. Исәнбай авыл җирлеге башлыгы Фәнил Сираевның шагыйрәгә ихтирамын күреп сокландым.
Кичә Әлфирә апаның үзе кебек гади, җылы, чын күңелдән узды. Кешеләрнең мәхәббәтен, хөрмәтен ничек яулады икән ул? Бүгенге көндә язучы нинди уйлар белән яши? Кичәдән соң Әлфирә апа белән шул хакта әңгәмә кордык.

— Әлфирә апа, бәйрәмегездә котлаучылар сезнең үз мәнфәгатегезне кайгыртуга караганда күбрәк кешеләр турында борчылуыгызны әйттеләр. Бу сыйфат сезгә кайдан килә? Гел башкалар турында гына уйлау дөресме?

— Бу сыйфатның каян килүен әйтә алмыйм. Бәлки ике кечкенә энемне карау күбрәк миңа эләккәнгә шулай тәрбияләнгәнмендер. Элек бит әти-әниләр гел эштә, кырда булдылар, бөтен җаваплылык безнең өстә иде. Ничек кенә булмасын, башкалар өчен үземнең кирәк булуымны тою, башкалар өчен нәрсә дә булса эшли алу миңа рәхәтлек бирә. Бәлки үзең турында да кайгырту кирәктер, минем бу турыда уйланганым юк…

— Кешеләрнең хөрмәтен ничек яу­ладыгыз?

— Мин бит гап-гади авыл баласы. Миндә шул гадилек, эчкерсезлек ярылып ята. Кем белән генә аралашсам да, шул сыйфатларым ярдәмендәдер җиңел дуслашам. Иҗатташ дусларым күп. Клара апа Булатова миңа бүләк иткән китабына “дустың, каләмдәшең” диеп автограф куйса да, минем өчен ул – танылган, күренекле шагыйрә, бик ачык күңелле, олуг шәхес. Мин аңа сокланып, көнләшеп карыйм, бик хөрмәт итәм. Бәлки шул хөрмәт итә белү, кешеләрне ишетә, тыңлый белү – хөрмәткә юл ачадыр.

— Сезнең язмаларыгыз, шигырь­ләрегез матбугат битләрендә еш дөнья күрә. Кайлардан темалар табып бетерәсез?

— Темалар барысы да тормыштан алына. Алар шул кадәр күп, язып бетерергә гомер җитмәс кебек. Без бит язмышлар ярында йөрибез. Һәр язмышның үз ялгышы, үз кыйбласы, үз гыйбрәте… Бүгенге көндә татарча сөйләшүче балалар кимеп бара, шуңа йөрәк әрни. Авыл да руслашып бара түгелме?! Шул хакта язмам башланган килеш ята. Дуслык хакында язасы гыйбрәтле хәлләр бар. Ходай гомерләрне биреп, аек акыл, зиһеннән аермасын.

— Язучы язмалары аша кеше кү­ңелен агартырга тиеш, диләр. Язучының вазифасы нидән гый­барәт?

— Язучы ул — тарихчы да, тәрбияче дә… Язучы кулында каләме, күңелдә гаме булганда, язарга, язарга, язарга тиеш. Китап чыгару гына әле ул — язучы вазифасын тулысынча үти дигән сүз түгел, һәр көнне язылган язмалар, чынбарлыкны ачып салу, бүгенге көнне язып калдыру, каләм көче белән яхшылыкка, яктылыкка юл яру — безнең бурыч.

— Сез мәктәпләрдә еш буласыз. Укучылар белән очрашканда күңелегезне әрнеткән күренешләр буламы? Ә иң сөендергәне нәрсә?

— Укучылар белән очрашуларда еш булырга туры килә. Бу очрашулар күңелдә матур тәэсирләр калдыра. Иң сөендергәне – балалар татар шагыйрьләренең шигырьләрен беләләр, яттан сөйлиләр. Араларында китап укучылар да бар. Тик балаларның тел байлыклары бик саега — шул борчый. Бу – китап, газета, журнал укымау бәласе.

— Бүгенге кичәне яңа гына мәк­тәпне тәмамлаган укучылар алып бардылар. Бу нинди максаттан эшләнде?

— Алып баручылар икесе дә үземә бик яхшы таныш, якын кешеләрем. Үзебезнең урам балалары. Рәмис Газизов Алабугада югары белем ала, анда да үзешчән сәнгатьтә катнаша, булачак укытучы. Зәринә мәктәпне бик яхшы тәмамлап, югары белем алу өчен документлар тапшырып кайтты. Татар телен, әдәбият, сәнгать, иҗатны үз иткән бу кызга да уңышлар елмайсын! Икесенең дә тавышлары, сөйләм телләре бик матур! Үземә ошадылар, сайладым, үкенмим. Икенчедән, сәхнәдә буыннар бәйләнеше булырга тиеш. Буыннардан буыннарга тапшырыр сүзебез, иҗатыбыз, мирасыбыз барлыгын яшьләр белергә, тоярга, сизәргә тиеш дип уйлыйм.

— Сәхнәдә оныкларыгыз матур итеп татарча котладылар. Рус мохитендә үсүче оныкларыгыз татар телен онытмасыннар өчен нинди өлеш кертәсез?

— Оныкларыбыз Әгерҗе мәктәп­ләрендә укыйлар. Татарча матур итеп сөйләшә беләләр, аңлыйлар. Һәр җәйдә авылда ял итәләр, безгә булышалар. Кайткан саен аларга өйдә гел татарча сөйләшү шарты куела. Үзләре дә көлә-көлә, бер-берсен төзәтә-төзәтә татарча сөйләшергә тырышалар. Шигырь, иншалар язу өстендә бергәләп эшлибез…

— Сүз байлыгыгыз зур. Моның өчен нәрсәләр эшлисез? Үзегез кайсы язучыларның әсәрләрен яратып укыйсыз? Иң яраткан китабыгыз?

— Минем сүз байлыгым зур, дип әйтмәс идем. Минем дә матур, җайлы, тәңгәл сүзләр эзләгәнем бар. Татар теле – ул бит дәрьяга тиң, аны белеп бетерү мөмкин түгел. Шулай да күп укыйм, эзләнәм. Газета-журналлардан тыш Марсель Галиевның, Туфан Миңнуллинның китаплары эш өстәлемдә тора. Саҗидә Сөләйманова, Клара Булатова шигырьләрен яратам. Авыл тормышы турында язылган әсәрләрне кат-кат укыйм. Һәр китап – кемнеңдер хезмәте, иҗат җимеше. Һәр китапның үзенә генә хас төсмере, тәме бар, укый белеп укырга гына кирәк… Соңгы вакытта Габдулла абый Галиев китапларын укыдым. Бик тормышчан!

— Үткән тормыш юлына борылып, нәтиҗә ясарга вакыт җиткән. Сез язмышыгыздан канәгатьме?

— Борылып карасаң, исең ки­тәр: гомер үткән дә киткән! Ә эш­ләнмәгән эш, язылмаган сүзләр, әйтелмәгән теләкләр, чуалган уйлар, тәгаенләнеп җитмәгән фикерләр бихисап! Бераз кырысрак булса да, язмышыма үпкәләмим. Ходайдан узып булмый. Шулай язган булгандыр. Әмма мин үземне бәхетсез санамыйм. Берничә тапкыр, тезләремне канатып егылсам да, торып басарга көч таптым, алга атладым… Бүгенге көндә балаларым исән–саулар, ирем янәшәмдә, оныклар үсеп килә. Кулда каләм, күңелдә гамь…Тагын ни кирәк соң адәм баласына?!

— Газета укучыларга теләкләрегез.

— Татар телен саклыйк, җәмәгать! ”Яңарыш” газетасы – татарча өйрәнү өчен менә дигән әсбап! Язылыгыз, укыгыз, языгыз! Бер-беребезгә кирәк, терәк булып яшик! Бердәм булганда гына иманыбыз бөтен, телебез исән, үзебез һәм җаныбыз сау булыр! Һәр гаиләгә иминлек, бөтенлек, муллык телим. Иманлы, әдәпле, тәүфыйклы балалар, онык­лар үстерик! Киләчәгебез матур булсын!
— Әңгәмәгез өчен бик зур рәхмәт.

Рилия Закирова.