Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - “Донор йөрәге” акциясенә кушыл
23.05.2019

“Донор йөрәге” акциясенә кушыл

20 апрельдә Удмуртиядә старт алган “Донор йөрәге” республикакүләм акциясендә инде 1120 донор катнашкан. Акциягә М.Т.Калашников исемендәге ИжДТУ студентлары һәм укытучылар да кушылды. Студентлар сырхауханәсендә инде 90лап кеше кабул ителгән.
Кан бирү пунктларына донорлар акция уңаеннан гына түгел, мохтаҗларга ярдәм итү өчен дә килә. Гадәттә, авыр травмалар, тән пешүләр булган пациентларга, шулай ук күп кан югалту белән бәйле операцияләргә мохтаҗ булган пациентларга кан таләп ителә.
Акция барышында “Сәламәтлек елы” волонтерлары барлык донорларга кан тапшыру символын – ал тасма тапшыралар. Теләге булганнар әлеге тасманы махсус бокста калдыралар һәм шул рәвешле акциядә катнашалар.
Якын көннәрдә кан тапшырырга һәм акциядә катнашырга теләге булган һәркем:
— 27 майда (УдДУның 7нче корпусының сәламәтлек саклау пунктында 9:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр),
— 30 майда (Шаркан район хаста-ханәсендә 7:00-11:00 сәгатьтә) кан тапшыра ала.
Әлеге акция 2019 елның 14 июненә кадәр дәвам итәчәк. Бөтендөнья донор көнендә бәйрәм чарасы һәм Киров исемендәге
паркта “Донор йөрәге” инсталляциясен тантаналы ачу көтелә. Республиканың кан бирү станцияләреннән җыелган акциядә катнашучыларның тасмалары бу композициянең бер өлеше булачак. “Донор йөрәге” акциясе – халыкның гомерен саклап калу өчен кан биргән кешеләргә рәхмәт белдерә.