Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Диңгезче булу – горурлык
28.07.2020

Диңгезче булу – горурлык

2020 елда эпидемиологик хәл аркасында, зур чаралар уздырылмады. Шуңа да карамастан, 26 июльдә Ижауда Хәрби диңгез флоты көне билгеләп үтелде.
Бу көнне традиция буенча диңгез флоты ветераннары, хәрби-патриотик оешма вәкилләре, диңгезчеләр Җиңү скверындагы Мәңгелек утка һәм рус-япон сугышында батырлык күрсәткән «Варяг» крейсеры матросы Иван Никифорович Шутовның каберенә чәчәкләр салдылар. Бәйрәм теплоходта дәвам итте. Анда Хәрби диңгез флоты ветераннары Ижау балалар йортында тәрбияләнүчеләр белән очраштылар.
Диңгез пехотасы полковнигы, «Ожгарчи» хәрби-патриотик клубы, төзелеш техникумының кадет сыйныфлары җитәкчесе Алексей Сергеевич Колесников: “9 сыйныфны тәмамлаучыларны үзебезнең уку йортында көтеп калабыз. Без ел саен Бөек Җиңү көне уңаеннан Үзәк мәйданда уза торган парадта катнашабыз. Гаҗәеп матур була! Әлбәттә, бу бик зур әзерлек һәм вакыт таләп итә. Яшереп тормыйм, бездә укучыларның барысы да диңгез флотына эләгә алмый. Ләкин шулай да, теләге зур булган кеше куйган максатларына ирешә ала. Менә бүген мин үземнең элекке укучым Никита Пантелеевны очраттым. Ул төньяк флотта хезмәт итте, группаның командиры иде. Үзе турында сөйләде, мин аны исә сентябрьдә техникумга кунакка чакырдым. “Флотта хезмәт итү җиңелләрдән түгел”, — дип, юкка гына әйтмиләр бит. Кайда гына хезмәт итсәң дә, ул күп көч, энергия сорый. Бездә кызлар да белем алалар. Алар да үзләрен яхшы яктан күрсәтәләр,» — дип сөйләде.
Беренче ранг капитаны Рәшит Тимершин: «Мин Сарапул шәһәрендә үстем. Бик күп җирләрдә булдым. Мәсәлән: Норвегиядә, Англиядә, Франциядә, Алжирда, Туниста, Америкада, Канадада, Кубада… Әлбәттә, күпне күрергә туры килде, ләкин шуны әйтергә кирәк: кайда гына булсам да, туган ягым – Гали, Девятерня авылларын, Сарапулны, Удмуртияне оныт­мадым. Бәлки нәкъ менә туган якка булган мәхәббәт хисе миңа авырлык­ларны, куркуларны җиңәргә булышкандыр да. Ә куркусыз кеше булмый ул! Иң авыры – сагыну. Күз алдына китереп карагыз: 7-9 ай буе диңгездә — бер үк кешеләр, бер үк эшләр, бер үк яшәү рәвеше. Ләкин без бирешмәдек. Туган якка таба кайтырга юл алгач, меңнәрчә чакрым юл узасы булса да, күзләр яшьләнә иде.
Шулай ук, кул астында хезмәт иткән егетләрне өйләренә озатканда күңел тула, елыйсы килә. Хезмәт барышында мин бер матросымны да югалтмадым. Әниләренә улларын сау-сәламәт килеш алып кайтып бирдем. Матросны өйрәткәч, тәрбияләгәч, кире җибәрүе дә авыр була. Ул бит безнең өчен нык­лы терәккә әверелә. Үземнең хезмәтемнән мин бик канәгать”, — дип сөйләп, балаларга киңәшләрен бирде.
Совет офицерлары берлеге рәисе, икенче ранг капитаны Фәнәви Нургалиев диңгезче хезмәтенең авыр да, кызыклы да булуы хакында сөйләде. Әңгәмәнең иң мавыктыргыч өлеше хәнҗәр (кортик) турындагысы иде дисәм дә, артык булмас. Балалар хәнҗәрне тотып караганда, аларның күзләрендә соклану да, кызыксыну да, горурлык та чагылуын күрергә мөмкин иде.
Очрашуда катнашучыларны шәһәр башлыгы җитәкчесе урынбасары Дмитрий Чистяков та тәбрикләде. Һәр баланы кочаклап, хәлләрен белешүе, җылы итеп аралашуы аның бу балалар йортында үз кеше булуы турында да сөйли. Теп­лоходта бәйрәм уңаеннан мондый күңелле дә, файдалы да очрашуны оештыручыларның берсе – “Ижау парклары” оешмасы җитәкчесе Сергей Буторин балаларга М.Горький исемендәге паркта ял итү өчен билетлар бүләк итте. Балалар да буш кул белән килмәгәннәр иде, алар офицерларга үз куллары белән ясаган открыткалар тапшырдылар.
Бераз соңрак әлеге сәяхәткә Ижау башлыгы Олег Бекмеметьев та кушылды. Ул диңгезче офицерларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады: «Чикне саклау – теләсә кайсы дәүләт өчен, бигрәк тә Россия кебек зур дәүләткә кирәкле һәм әһәмиятле. Без «Варяг» крейсерының матросы Иван Шутовның якташыбыз булуы һәм барлык якташларыбызның батырлыклары белән горурланабыз. Бүген без тормыш юлларын диңгез белән бәйләгән кешеләрне тәбриклибез. Рәхмәт сезгә!» — диде. Ул Фәнәви Нургалиев белән капитан-лейтенант Марат Хөснуллинның (әлеге мәктәптә укытучы) Ижаудагы яшь диңгезчеләр мәктәбендәге проблемалар турында сөйләүләрен игътибар белән тыңлап, аларны чишәргә ярдәм итәргә әзер булуын белдерде.
Бәйрәм Ижау буасына сугышчан бурычларын үтәгәндә һәлак булган диңгезчеләр истәлегенә венок төшерү белән тәмамланды.
Сәяхәт тәмамланганнан соң, яшүсмерләр белән аралашып, аларның фикерләре белән дә кызыксындым. “Әлеге очрашудан соң армия сафларында хезмәт итү, кадет сыйныфларында уку теләге тудымы?” — дигән соравыма, егетләр: “Әйе, әлеге техникумга укырга керер идем. Тик анда укырга конкурс аша кабул итәләр. Билгеләрем бик яхшы түгел. Тик мин тырышып укыячакмын”, ”Мин һава десанты гаскәрендә хезмәт итәргә телим”,“Бүгенге очрашу бик ошады. Бик күп кызыклы мәгълүмат алдым,” — дип җавап бирделәр. Арадан берсе генә: “Әлегә белмим. Бу хакта уйламадым,” — дип, битараф кына әйтеп куйды. Хәтта кызлар да хәрби хезмәт белән кызыксынуларын белдерделәр. Димәк, мондый очрашулар эзсез калмый.

Рәмзия ГАББАСОВА.