Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Дисбе ясауның — үз тәртибе
10.04.2020

Дисбе ясауның — үз тәртибе

Тормышта нинди генә үзгәрешләр булса да, замананы гаеплибез. Бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр уфтанырга, зарланырга яраталар. Алар белән очрашып, исәнлек-саулык сорасаң, күбесенең җавабы бер: “Хәлне сорама инде син, “китәргә” вакыт җиткән”, — диләр. Урамга чыгып, халык арасында йөрерлек хәлең бар икән, Ходайга шөкер дияргә кирәк. Мин моны үзебезнең гаилә тәҗрибәсеннән чыгып әйтәм. Чөнки әниебез урын өстендә 6 ел да 4 ай ятты.
Мондый авырлыкны үз күзләре белән күргән, хәзерге вакытта туган авылыбыз Кичкетаңда яшәүче Вәсилә апа Вәлиева өлкән яшьтә булса да, йөрергә тырышып кына калмыйча, тегү, бәйләү эшләре белән мавыга. Таякка таянып булса да: “Өйдә генә ятсам, оешам”, — дип, күршеләренең хәлен белергә керә. Аның бик яратып, үзенең күңел җылысын биреп эшли торган, хәзерге вакытта халык арасында онытылган тагын бер шөгыле бар. Ул дисбе, элеккечә әйткәндә, Мәрьям Ана гөле үстерә. Быел да гыйнвар аенда тәрәзә төбе саен ямь-яшел булып үсеп утыралар иде инде. Ә җәйге коры көннәр башланса, чүлмәкләре белән урамга алып чыга, һава бозылса, кирегә өйгә алып керә. Менә шулай итеп ул алардан “зур уңыш” ала. Өлгереп җиткән җимешләр караңгы төскә керә, узган җәй яңгырлы булганлыктан, җимешләрнең күбесе аксыл төстә калганнар. Шулай булса да, ул аларны бик матур итеп тезеп, утыз өчле һәм йөзле дисбеләрне тезгән. Әзер дисбеләрне юып, киптереп, пыяла банкаларга салып, капкачлап куйган. Ә юмыйча гына куйсаң, җимешләр эчендәге орлыкларны көя күбәләге ваклый икән. Апабыз хөрмә җимеше төшеннән дә дисбеләр ясый. Ул төшләр каты булганлыктан, уртасын тишәргә улы Флүр ярдәм итә. Бу изгелеге өчен энебезгә зур рәхмәт.
Күп еллар дәвамында дисбеләрне апабыз бик күп кешеләргә бүләк итте. Намазда булган, дисбенең кирәклеген аңлаган кешеләр бу бүләккә бик сөенәләр. Зур көч куеп әзерләгән бүләкләре өчен Вәсилә апабызга зур рәхмәт. Аңа Аллаһы Тәгалә биргән гомерен сәламәтлек белән үткәрү насыйп булсын.

Асия Әхмәтова, Ижау шәһәре.