Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Динле кеше ике дөнья бәхетенә ирешер
3.09.2020

Динле кеше ике дөнья бәхетенә ирешер

Ислам террорга каршы

Соңгы елларда дөнья күләмендә «Ислам терроры» дигән ялгыш бер төшенчә барлыкка килде. Әйе, бу ялгыш төшенчә, чөнки Исламда террорга урын юк. Террорчылык ул — Ислам дине түгел, ә аерым бер төркем кешеләрнең башкаларны үтереп һәм имгәтеп, җәмгыять эчендә курку тудыру һәм бу куркуны кулланып, төрле вәхши сәяси максатларга ирешү.

Экстремистлык һәм террорчылыкны еш кына төрле идеологик һәм сәяси доктриналар, шул исәптән дин белән дә бәйләп акларга тырышалар. Ислам ди­нендә террорчылыкка урын юк. Әмма мөселманнар арасында экс­тремистлар бар. Алар үзләрен чын Ислам тарафдарлары дип атыйлар. Экстремистлыкны кабул итмәгән традицион Ислам динен тоту­чы мөселманнарны кяферлектә гаеплиләр. Шуларны күреп, Ислам дине белән таныш булмаган кешеләрдә динебез турында ялгыш фикер туа. “Мөселманнар – экстремистлар һәм террорчылар”, — дип әйтүчеләр дә бар. Террорчылар гаепсез кешеләрнең тормышларына һөҗүм итәләр. Ә Ислам диненең төп максаты – җәмгыятебездә тынычлык һәм тәртип урнаштыру. Мөһим булган кагыйдәләрнең берсе – кеше гомеренең кадерен белү, аны сак­лау. Кеше үтерү шәригатебез буенча зур гөнаһларның берсе булып тора. Коръәндә бу турыда:

«Әгәр берәү кеше үтермәгән яки җир өстендә бозыклык кылмаган кешене үтерсә, бөтен кешеләрне үтергән кебек булыр, бер кешене үлемнән коткарса, бөтен кешеләрне үлемнән коткарган кебек булыр…»“Маидә” сүрәсе, 32нче аять.

Ди­мәк, үлем җәзасы билгеле бер җинаять эшләгән кешеләргә суд карары белән генә билгеләнергә мөмкин. Башка очракларда кеше­ләрне үтерү зур гөнаһ санала. Террорчылар исә бөтенләй гаепсез, тыныч кешеләргә каршы коралларын күтәрәләр. Бу эшкә Исламда бернинди дә аклау юк. Киресенчә, бу — иң зур хәрәм гамәл. Үзләрен чын мөселман дип санаган экстремистлар Коръәндә һәм хәдисләрдә килә торган дә­лил­ләрне укымыйлармыни?! Укыйлар. Тик үзләренә кирәк булган җирләрен генә. Барыбыз да беләбез, Коръән иңгән вакытта (1400 ел элек) еш кына төрле кабиләләр арасында сугышлар булган. Һәм шуңа күрә Гарәбстанда Ислам дине тарала башлагач та, мөшрикләр мөсел­маннарга каршы еш кына һөҗүм белән килә торган булганнар. Һәм мөселманнар аларга каршы корал күтәрергә мәҗбүр булалар. Әлбәттә, моның турында Коръән аятьләре иңмичә калмый. Аллаһы Тәгалә мөселманнарга үз диннәрен һәм җаннарын саклап калу өчен корал кулланырга рөхсәт итә. Террорчылар нәкъ шушы аятьләрне үзләрен аклар өчен кулланалар. Тәфсирен һәм иңү сәбәбен аңлатмыйча, Коръәннән аерым-аерым аятьләрне “тартып” алалар. Мәсәлән, “Бәкарә” сүрәсенең 191нче аяте. Анда болай дип әйтелгән: “Кяферләрне кайда очратсагыз да, шунда үтерегез. Алар сезне куган җирдән сез дә аларны куыгыз. Чөнки алар өчен кяферлек сезнең кулыгыздан әҗәлгә караганда күпкә яманрак. Һәм алар белән Хәрәм мәчетендә сугышмагыз. Алар сезнең белән шунда сугышканчыга хәтле. Инде алар шунда сугышса, үтерегез аларны. Кяферләргә шундый җәза”. Инде шушы аятьне генә укысак, бездә дә кяферләрне үтерергә рөхсәт бар икән дигән фикер туарга мөмкин (ә экстремистлар террорчылыкны кабул итмәгән мөселманнарны кяферләр дип атыйлар!). Әмма әгәр дә “Бәкарә” сүрәсенең сугыш турында иңгән аятьләрен тулысынча укысак, бу беренче фикеребезнең тулысынча ялгыш икәне аңлашыла. “Бәкарә” сүрәсенең 190нчы аятендә: “Аллаһ юлында сугышыгыз, сезгә каршы сугышканнар белән. Әмма чиктән чыкмагыз. Аллаһ, әлбәттә, чиктән чыгучыларны сөйми”, — дип әйтелә. Инде шушы аятьне укыганнан соң, киләсе 191нче аятьтә Аллаһы Тәгаләнең кемнәр белән сугышырга рөхсәт иткәне аңлашыла – фәкать һөҗүм иткән дошманнарга каршы гына.
Әнә шулай экстремистлар изге аять, хәдисләрдән үзләренә кирәкле сүзләрне генә алалар да, аларга каршы булган дәлилләргә күз йомалар. Тик бу сүзләрнең каян килеп чыкканын да, чын асылын да өйрәнмиләр. Исламның да чын асылын аңларга теләмиләр. Чөнки аларның төп максатлары – сугыш. Җәмгыятьтәге тәртипне какшату. Ә безнең максат – кешеләргә Ислам динен матур иттереп аңлату, таныту булырга тиеш. Сугыш, террорчылык актлары ул – фетнә. Ә чынлыкта мөселманнар бернинди фетнәләрдә дә катнашырга тиеш түгелләр. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): “Әгәр кешенең өе булса, өендә калсын, җире булса, җирендә мәшгуль булсын, әгәр өе дә, җире дә булмаса, ә коралы булса, аның белән кешене дә үтерә алмаслык итеп, аны яраклылыктан чыгарсын һәм соңыннан фетнәдән ераккарак качсын”, — ди. Димәк, кеше фетнәдән качарга һәм әгәр анда сугыш коралы булса, аны бозарга тиеш була.
Террорчылык — үз-үзеңә кул салу дигән сүз икәнен дә оныт­мыйк. Чөнки шәһитләр баш­ка­ларның гомеренә генә һөҗүм итеп калмыйлар, ә үз-үзләрен дә шартлатып үтерәләр. Кайсы гына динне алсаң да, үз-үзеңә кул салу – зур гөнаһ. Ислам динендә дә нәкъ шулай. Аллаһы Тәгалә “Бәкарә” сүрәсенең 29нчы аятендә: “…Үз-үзегезгә кул салмагыз (үтермәгез)”, — ди. Аны Аллаһы Тәгалә гафу итми. Чөнки бөтен гөнаһлардан да тәүбә итәргә була. Әмма үлгәннән соң тәүбәләр кабул булмый инде. Шулай итеп, үз-үзен үтергән кешенең тәүбәсе юк һәм ахирәттәге газабы да — иң зур җәзаларның берсе. Кеше үзен нинди ысул белән үтергән булса, ахирәттә шуны бертуктаусыз кабатлап торачак һәм җан бирү җәзасын мәңге кичерәчәк. Аллаһ үзе сакласа иде шундыйлардан.
Ислам диненең террорчылык­ка карашын күрсәтер өчен Пәй­гамбәребез (с.г.в.с.)нең тагын бер хәдисен китерәсем килә. “Телен­нән һәм кулларыннан баш­калар зыян күрмәгән ке­ше генә – чын мөселман”. Бу хә­дис­тән дә динебезнең тынычлык дине икәне аңлашыла. Ягъни хак мөселман башкаларга зыян ки­термәс. Ә кемнәр башкаларга зыян китерәләр, алар үзләрен мөселман дип атарга лаеклы түгел. Мөселманнар яхшылыкка өндәп, үзләре дә үрнәк булырга тиеш.
Сугыш һәр буынга, бу дөньяда яшәгән һәр халыкка кагылырга мөмкин. Тик мондый вакытта да Ислам безне кешелекле булып калырга өнди. Берен­че хәлифәләрдән булган Әбү Бәкер­нең (Аллаһ аннан разый булсын) үз сугышчыларына әйткән сүз­ләрен генә мисал итеп алыйк: “Хыянәт итмәгез һәм үч­ле булмагыз. Балаларны, хатын-кызларны һәм картларны үтермәгез. Зыян салмагыз. Җимеш бирә торган агач­ларны кисмәгез. Дөяләрне, сарыкларны, сыерларны ризыктан башка нәрсә өчен үтермәгез. Үз хөҗрәләрендә (монах бүлмәсе) дога кылучыларны күрсәгез, аларны тынычлыкта калдырыгыз, үз­ләрен нәрсәгә багышлаганнар, шуны эшләсеннәр өчен”. Коръән аятьләрендә дә сугышка кагылышлы әйтелгән тыюлар нәкъ шушы инде. Террорчыларның гамәл­ләренә күз салсак, аларның бөтен эше шушы тыюларны бозу гына.
Бу дөньяда бары тик явызлык кына таратучы радикаллар бе­лән Исламның нинди уртаклыгы булырга мөмкин? Әлбәттә, юк. Динебездә мондый фанатизм тыелган. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) динебездә фанатиклар барлыкка килүе турында алдан ук кисәтеп куйган: “Минем өммәтемдә Коръән укучы халык пәйда булачак. Ләкин аларның Аллаһ китабын укулары, сезнеке белән чагыштырганда бернигә дә тормаячак. Аларның тоткан уразалары, сезнеке белән чагыштырганда бернигә дә тормаячак. Алар Коръәнне үзләре яклы дип уйларлар, ләкин ул аларга каршы булачак. Алар Ислам диненнән бик ерак булачаклар”.
Бүгенге көндә җәмгыятебез милләтчелек, дини экстремизм, ксенофобия кебек авырулардан дәвалауга мохтаҗ. Моңа дару – традицион Ислам. Нәкъ менә динебездә барлык кешеләргә карата булган мәрхәмәтлелек нигезләре салынган. Анда сугышка, көчләүгә, коралларга һәм террорга урын юк. Коръәндә:

“Дин­гә көчләү юк, ләкин өндәү һәм өйрәтү бар. Ясалма, ялган, батыл диннән Аллаһ төзегән хак дин ачык аерылды”Бәкара сүрәсе, 256нчы аять

Шулай ук Аллаһы Тәгалә безгә: «Ий кешеләр! Ошбу Коръән Раббыгыз­дан килгән хак сүзләрдер, туры юл вә гадел хөкемнәрдер, теләгән кеше Коръән белән гамәл кылып мөэмин булсын, вә теләгән кеше Коръән белән гамәл кылмасын да кяфер булсын!” (“Кәһаф” сүрәсе, 29нчы аять). Чөнки динне сайлау — һәркемнең үз хокукы. Беркемгә дә Ислам динен көчләп тагарга хакыбыз юк. Динле кеше ике дөнья бәхетенә ирешер, имансызларга Аллаһ үзе җәзасын бирер.
Иң кызганычы, террорчылар кулыннан иң күп зыян күрүчеләр – хак мөселманнар. Сугыш бара торган мөселман илләрендә дә иң күбе гаепсез мөселманнар һәлак була һәм террорчыларның вәхши гамәлләре дә Ислам диненә кара тап төшерә. Төрле милләтләр һәм диннәр арасында низагларны китереп чыгармас өчен нишләргә соң? Без террорчылыкка каршы ничек көрәшә алабыз? Җавабы гади: иң элек, үзгәрешләрне үзең­нән башла. Һәркем белән елмаеп исәнләш, күңелеңнән генә булса да аңа матур теләкләр телә. Шулвакыт тирә-яктагы дөнья яктырыр, аз булса да яхшырыр.

Илмир хәзрәт Касимов, Удмуртиянең төньяк районнары имам-мөхтәсибе.