Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Дини тәрбия — күркәм гадәт
26.09.2018

Дини тәрбия — күркәм гадәт

Авылыбызда дини йолаларыбыз, гореф-гадәтләребез үтәлеп килә. Элек дингә каршы елларда да әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез ураза тотканнар, намаз укыганнар. Бәйрәм көннәрендә гает намазын укырга, кеше йортында булса да, җыела иделәр. Аллаһыга шөкер, бүгенге көндә авылыбызның күрке булып торган ап-ак мәчетебез, үрнәк алырдай өлкәннәребез бар.
Безне өйрәтүче Галия, Вәсимә, Хәлимә апаларга, олы яшьтә булуларына карамастан, ерак дип тормыйча, Байсар авылыннан килүче Сания, Илсөяр апаларга рәхмәтләребез чиксез. Ир-атлар арасыннан авылыбызда дини йолаларыбызны Роберт Газизов башкара. Дини бәйрәмнәребездә намазлар, коръән укыла. Галия апабыз вәгазьләр сөйли. Авылыбызның кече буынын да дини йолалар белән таныштырып торырга тырышабыз. Ураза бәйрәмендә мәчеткә мәктәп каршында эшләп килүче җәйге лагерьдагы балаларны чакырдык. Алар мәчет белән таныштылар, манарага менделәр, дин турында мәгълүмат алдылар, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Кечкенә экскурсиядән соң бәйрәм табынында тәм-томнар белән сыйландылар.
Якын-тирәдәге авылларда яшәү­челәр белән дә тыгыз элемтәдә торабыз. Дини бәйрәмнәребездә мәчетебезгә Кияс, Байсар, Мүшәк авылларыннан бик күп халык җыела. Корбан бәйрәменә Яган авылыннан Сабит хәзрәт чакырыл­ган иде. Ул көнне ир-атларның мәчеткә гает намазына урамнан тәкбир әйтеп төшүләре авылыбызга ямь өстәде. Сабит хәзрәт коръән укыды, вәгазьләр сөйләде, бергәләп намаз укыдык, корбан чалу тәртибе белән таныштык. Кызыксындырган сорауларыбызга да җавап алдык.

Сабит хәзрәткә чиксез рәх­мәт­лебез. Шулай ук зур рәхмәтләребез Галия апабызга. Мәчетебездә нинди генә чара, бәйрәм булмасын, һәрвакыт аның гаиләсе ярдәме белән оештырыла. Авыл халкына да бәйрәмнәребезне зурлап, йолаларыбызны үтәп яшәүләре өчен зур рәхмәт. Алдагы елларда да Аллаһының ризалыгы белән йолаларны үтәп, бәйрәмнәрне күрергә, яшәргә язсын.

Зөлхиҗҗә Гыйлаҗева, Тауҗамал авылы.