Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Денис Удалов: «Удмуртия чүплеккә батты»
24.01.2019

Денис Удалов: «Удмуртия чүплеккә батты»

Агымдагы елның 1 гыйнварыннан көнкүреш калдыклары белән эш итү буенча яңа система кертелде. Бу һәркемдә зур сораулар тудырды. Ә бит чүп чиләген йортның чүп үткәргеченә яки урамдагы махсус контейнерга бушатканда, әлеге чүпнең кая китүе турында уйланмыйбыз да. Шул ук вакытта еллар дәверендә торак пунктлардан чыгарылган чүп-чар намуссыз чүп чыгаручылар тарафыннан якын-тирәдәге урман, басуларга түгелеп барган. Ел башыннан үз эшчәнлеген башлаган система турында Удмуртиянең табигать ресурслары һәм әйләнә-тирә мохитне саклау министры Денис Удалов үз фикерен җиткерде: “Каты көнкүреш калдыклары белән эш итү реформасына кадәр Удмуртиядә 75% торак пунктта тиешле дәрәҗәдә чүп чыгарылмый иде. Бу табигатькә һәм кешелеккә коточкыч зыян китерде. 2018 елның 1 августына 394 гектар мәйданны тәшкил иткән 481 ташландык чүплек исәпкә алынды. Кыскасы, Удмуртия чүплеккә батты. Чүплекләр – тычкан, кумаклар үрчү урыны. Удмуртиядә тычкан өянәге чире таралу күрсәткечләре башка төбәкләрнекеннән 37 тапкырга артып киткән. Чүплекләрдә янгын чыгу куркынычы да зур. Туфрак һәм сулыкларның пычрануына да нәкъ чүплекләр сәбәпче”, — ди җитәкче.

Сорау-җавап

— Фатир минем исемгә язылган, ләкин анда беркем дә яшәми. Мин каты көнкүреш калдыклары өчен түләргә тиешме?
Тәҗрибә күрсәткәнчә, беркем дә теркәлмәгән фатирларның 90%да, чынлыкта, кем дә булса яши һәм чүп түгә. Шуңа күрә федераль законнарда бу искә алынган.
Әгәр фатир (шәхси йорт) сезнең исемгә язылган, тик анда яшәмисез икән, түләү кәгазе барыбер сезнең исемгә килә, ә сез, үз чиратыгызда, фатирда яшәүчегә түләү кәгазен бирәсез. Әгәр бу фатирда беркем дә яшәмәгәнлекне дәлилли алсагыз, яңадан исәпләү уздырылырга мөмкин.

— Мин шәхси йортта теркәлгәнмен һәм шунда үзем генә яшим. Йортта балам һәм ике оныгым теркәлгәннәр. Ләкин алар биредә яшәмиләр. Бер оныгым армиядә хезмәт итә. Миңа чүп-чар өчен ничек түләргә?

— Ай саен фатир хуҗасына теркәлгән кеше саны исәбе белән түләү кәгазьләре килә. Фатирда теркәлгән, тик анда яшәмәүче кешеләр өчен түләмәү максатыннан, Удмуртиянең “Энергосбыт Плюс” филиалына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Читтә яшәүчеләрнең кайда булулары, вакытлыча теркәлү урыннары күрсәтелгән документлар белән берлектә түләүләрне яңадан исәпләүне сорап гариза язу мөһим. Шулай ук җәй көне бакчадагы йортларында яшәүчеләр, стационарда дәваланучылар яки ял йортында озак вакыт булучылар (дәлилли торган тиешле документлары булган очракта) түләүләрне яңадан исәпләтә алалар. Бу әти-әнисенең йортында теркәлгән, тик читтә яшәүче студентларга да кагыла. Моның өчен вакытлыча теркәлү урыны күрсәтелгән документларны күрсәтү мөһим. Читтә яшәү турындагы документларны 6 айга бер кабатлау зарур.

— Табигатькә, кешелеккә зур зыян китерүче куркыныч көнкүреш калдыклары яңа кагыйдәләр буенча кайда җыелачак?

– Киләчәктә куркыныч көнкүреш калдыкларын җыю хезмәтен күп фатирлы йортларның идарә компанияләре башкарачак.
Бүген Ижауда батарей, градусник, энергия саклаучы лампалар кебек калдыкларны түбәндәге адресларда урнашкан контейнерларга ташларга мөмкин:
— Skoda автосалоны янында (Холмогоров ур., 9нчы йорт);
— Орджоникидзе урамы, 32нче йорт;
— “Азбука ремонта” сәүдә үзәге янында;
— “Дело знаем” (Удмуртская урамы, 255а);
— “СтройПорт” сәүдә үзәге (Киров урамы, 146нчы йорт, 2 кат).

Өстәмә сораулар буенча 97-07-93 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә.